Икесе дә ялгыша

Җыелышта берәү үзенең начальнигын тырышып-тырышып мактый икән. Аңа:

– Син аны мактыйсың-мактыйсың да, ул сине гел сүгә бит, яманлый, – дигәннәр.

Теге кеше:

– Ихтимал, без икебез дә ялгышабыздыр, – дигән.

 

Мөхәммәт Мәһдиев

«Безнең мирас». — №5. — 112 б.

Фото:  pixabay

Комментарий язарга