Журнал «Безнең мирас»

Икейөзле булмак

Кешеләргә ярар өчен, кешенең алдында бертөрле, артында икенче төрле сөйләп йөрүчене икейөзле диләр. Мондый кешеләр, адәмнәргә яхшы күренеп, берәр фaйдa итәр өчен яки берәүне алдау өчен, мондый яман сыйфатка кереп йөрерләр. Бу - бик начар вә ярамас эштер. Кешегә ярарга теләгән кеше, кешенең хәтере өчен бу кеше мине яратсын дип, күп ялган сүзләргә вә булмаган нәрсәләрне алдарга өйрәнер һәм ул кешедә булмаган яхшы сыйфатларны бар дип сөйләр. Мондый кеше күп вакыт начар кешеләргә дә ярар өчен, яман кешеләрнең яман сыйфатларын да яхшы дип сөйләр вә бәгъзе вакыт үзе дә аларга ярар өчен яман эшләрне кылыр. Шулай итеп, әхлагы бозылыр, яман холыкларга өйрәнер. Мондый кешеләргә шәригатьтә монафикъ диярләр. Бу кешенең һичбер сүзенә ышану, игътибар итү дөрес булмас. Чөнки ул һичвакыт чын күңеленнән сөйләми, бәлки, сиңа ярар өчен вә сине алдап файдаланыр өчен генә сөйләр. Андый кешенең мактавына да һич алданмагыз. Чөнки ул, сине яхшы күрүче булса, сине алдыңда мактамый, артыңда мактар иде. Әмма ул синең дошманың янына барса, аңа ярар өчен, сине әллә нинди явыз сүзләр илә хурлар, яманлар. Яхшы кеше һичвакыт кешене алдында мактамас, мондый икейөзлеләрдән берсе, хәзрәти Гали разый Аллаһы ганһе янына барып, аны бик югары күтәреп мактый башлагач, хәзрәти Гали: «Мин синең мактавыңнан түбән дәрәҗәдә булсам да, әлхәмдүлиллә, синең күңелеңдә булганыңнан күп югарымын», - диде.



Сез, балалар, мондый яман сыйфатлы кешегә һич игътибар кылмаганыгыз кеби, үзегез дә мондый начар сыйфатта йөрүдән бик саклана күрегез! Яхшы булсагыз, кешегә ялганнар илә ярарга тырышмасагыз да, сезнең яхшылыгыгыз дөньяга фаш булыр. Кешеләргә ярау вә кешеләргә яхшы күренү, әлбәттә, гүзәл эштер. Ләкин, кешегә ярар өчен, кешенең ярамаган эшләренә дә: «Әйе, шулай кирәк, бик яхшы итеп син...», — дип, яманлыкны мактау - яманлыкны кылудан да яманрак хәрәм эштер. Яхшы күренер өчен яхшы фигыльләрдә йөрү - иң яхшы эштер. Күркәм холыкта булган кеше кешенең гаебен әйтсә дә, гакыллы кеше аны яман күрмәс. Бәлки, нәсыйхәт итүче, изгелектә йөрүче дип, аның тугры әйтүенә шатланып, ул яман фигыльне ташларга тырышыр. Кешене яманлыктан тыю - яхшылыкны кылудан да яхшырактыр.



К.Бикколый, Г.Госмани «Әхлак» (9. Мораилек (Икейөзле булмак)


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру