Журнал «Безнең мирас»

Игълан: яшь егет кәләш эзли

Яшь егет кәләш эзли...


Гыйффәтле, инсафлы чибәр генә бер кызга өйләнмәкче булам...


Үзем сугыш башланганнан бирле аракы эчмим... Тәмәкене дә бик сирәк (тартасым килгәндә генә) тартам. Яшем октябрь башы белән 64кә чыга. Күзләрем яхшы күрә, урт тешләрем нык, ипи йомшагын чәйгә җебетмичә дә ашый алам.


Кыз тарафына шартлар:


1) яше 17дән узмаган булсын (өч кенә көн узган булса да ярамый);


2) байлыгы шарт түгел, акчасы һәм нәрсәләре күп булса, фәкыйрь булса да ярый;


3) яше 17дән узмаган булса, карчык булса да ярый;


4) замана модасына ярамый торган булсын, аягына кыш көннәрендә ак сарык йоныннан киез ката, җәй көне
оек белән башмак яхуд милли чабата киеп йөри торган булсын, башыннан бөркәнчеге (сигез чирекле франсуз яулык) төшмәсен;


5) көндәшләре белән кычкырышмый торган сабырлы, вәкарьле бәндә булсын.



Татар бае.


"Ялт-йолт" журналы. - 1916. - №116. - Б. 10-11.


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру