Беренче матбугат ифтары

3 июнь, Рамазан аеның соңгы көнендә редакциябездә даими авторларыбызны ифтар мәҗлесенә җыйдык. Мәҗлестә «Безнең мирас» журналының вафат булган авторлары, язучы, галимнәр (Фирдәвес Гарипова, Рифкать Әхмәтҗанов, Флүн Мусин, Миркасыйм Госманов, Мәсгуть Гайнетдин һ.б.) рухына багышлап Коръән укылды, аларның иҗаты, мирасы турында фикерләр әйтелде.

Шул ук көнне Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән авторларыбызның каберләрен дә зиярәт кылган идек.

Комментарий язарга