Иделнең борынгы үзәнлеге

Халыкка, милләткә дөньяда яшәү, үзенең киләчәген булдыру өчен иң кирәкле шартларның берсе – тору урыны, яшәү ареалы hәм аның уңышлы көн күрү өчен ярак­лыгы. Борынгы нугай-кыпчак бабаларыбыз заманыннан аермалы буларак,Евразия киңлекләрендә генә түгел, хәтта Җир шарында да яңа территория, яңа илләр үзләштерү мөмкинлеге күптән беткән. Бу эшләрне бүгенге техник-икътисади чаралар, хәтта хәрби көчләр белән дә гамәлгә ашыру мөмкин түгел.

Татарстан халкы, ата-бабаларыбыздан табигый мирас булып калган уңай климатлы hәм бай табигатьле Идел-Йорт өчен Тәңрегә чиксез рәхмәттә булып, әйләнә-тирә мохитнең кадерен белеп яшәргә тиеш. Идел бассейнында, елганың урта агымында урнашкан мәйданның әле дә тиешле әhәмият бирелмәгән байлыгы бик күп. Шуларның берсе – эчә торган су. Җир асты катламында уннарча миллион еллар дәверендә җыелып, бүгенгәчә сакланып килгән су резервларының бәяләп бетергесез кадерле чыганаклары бар.

Ни кызганыч, бабаларыбыздан калган бөек мирас – җир өстендәге елга, күл сулары инде үзләренең табигый көчләре белән яңадан чистара алмаслык итеп бозылды, пычранып бетте. Чират җир асты суларына да килеп җитте.

Соңгы 50-60 ел эчендә техник прогресс, шәhәрләрнең зураюы, химия сәнәгатенең котырып үсеше, авыл хуҗалыгында минерал ашламалар, пестицидлар, гербицидлар hәм башка агулы матдәләр куллану нәтиҗәсендә елга суларының, шул исәптән Иделнең дә агулы, шакшы суга әйләнүе эчәргә яраклы җир асты суларының киләчәк тормыш өчен әhәмиятен күтәрә.

Футуролог галимнәр күзаллавынча, киләсе гасырларда булачак халыкара сугыш­лар­ның төп сәбәбе – эчәргә ярак­лы табигый су өчен рәхимсез көрәш булуы ихтимал.

Казан халкы hәм республикабызның башка шәhәр-авылларында яшәү­че кешеләргә эчә торган су чыга­нак­ларының иң ышанычлысы – Идел ел­гасының җир катламы астында күмелеп калган борынгы үзәнлегендә, аның 50-100 метр тирәнлектә сакланган «Яшел Үзән», «Столбище», «Су кыры» («Сокуры») hәм «Лаеш» атамалы сусаклагычлары, фән телендә әйткәндә – «подземные водоносные горизонты». Ул үзәнлек бүгенге Иделнең, Куйбышев сусаклагычының сул як ярлары белән янәшә, 10-20 чакрым арада, якынча Яшел Үзән – Дәрвишләр бистәсе – Столбище – Су кыры – Лаеш тирәләреннән уза.

Геолог галимнәр аңлатуынча, борынгы үзәнлек (палеодолина) моннан 10 миллион еллар элек – соңгы бөек бозлавык заманында барлыкка килә hәм Скандинавиядән, Кола ярым­утравыннан боз составында килгән ком-гравий катламнары белән тулып, елганың иске юлын кабатлаган хәлдә, җир асты горизонтларындагы сусаклагыч булып кала.

Салкын сугыш кызган 1970-1980 нче елларда, Идел буе шәhәрләренең эчә торган су чыганакларын атом коралы фаҗигасеннән саклап калу чараларын эзләгәндә, Урта Идел гидрологик экспедициясе Казан тирәсендәге югарыда әйтелгән җир асты суы чыганакларының тәүлегенә 300 мең куб.м күләмендә искиткеч югары сыйфатлы, эчәргә яраклы су бирә алачагын ачыклый.

Шуннан чыгып, 1990 нчы елларда җирле хөкүмәтнең җаваплы министрлыгы җир асты су чыганакларын пычранудан саклау, аларны киләчәктә Казан халкы өчен эчә торган суның төп чыганагы итү турында берсеннән-берсе гүзәл карарлар, нәзакәтле боерыклар кабул итте. Кызганыч ки, алар берсе дә үтәлмәде, инде онытылып та беттеләр. Алай гына да түгел, бу зонада искеләре өстенә, җир асты сулары өчен тагын да зыянлырак, гаять тә куркынычрак сәнәгать оешмалары төзелде hәм алар хәзер дә «хуҗаларына» зур табыш китереп бик «уңышлы» эшләп килә.

Мари Иле, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш районнары һәм Казан тирәсендәге чишмәләр, күлләр, hичшиксез, шул борынгы җир асты сулары белән бәйле булып, аларның катлаулы бер гидрологик система тәшкил итүләре күптән ачыкланган. Шунысы кызгыныч, бу күл һәм чишмәләргә дә безнең бүгенге мөнәсәбәт искиткеч начар, бик түбән дәрәҗәдә.

Хәзерге көндә Казан шәhәрен үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы өчен төп чыганак булып Куйбышев сусаклагычы тора. Ул суга сәнәгать пычраклары (диоксин, фенол, авыр металлар, хлор, хлорорганик матдәләр, фосфатлар, h.б.), авыл хуҗалыгында кулланылган агулар (органик hәм минерал ашламалар, гербицидлар, пестицидлар), Идел бассейнындагы барлык авыл-шәhәрләр­нең коммуналь хуҗалыкларыннан кал­ган шакшы суларны чистарту корылмаларының «тырыш хезмәте» – барысы да җыела. Өстәвенә, ачык су бассейнына бүген-иртәгә нинди яңа агулар үтеп керәсен анык кына әйтү дә мөмкин түгел.

Соңгы 6-7 елда бу матдәләр турында ачык язу тыелды, аларның ашамлыкларда hәм суда барлыгы темасы «дәүләт сере»нә әйләнде. Азыктагы hәм эчә торган судагы әлеге матдәләрнең кеше организмына рөхсәт ителгән микъдары Россиядә 0,000035 мг/л, ә АКШта hәм Халыкара норма буенча 0,00000003 мг/л. Бу 1000 мәртәбә азрак дигән сүз. Өстәвенә, санитария нормалары буенча, Европа илләрендә эчә торган су сыйфатын 100дән артык, ә Россиядә исә нибары 50ләп күрсәткечтә генә тикшерү каралган. Дәүләт үз кулы белән раслаган шул «льготный» нормативны тикшереп билгеләү өчен генә дә Казанда тиешле лаборатория җиhазлары юк. Бу мәсьәлә белән кызыксынган гражданнарга Роспотребнадзор түрәләре шулкадәр буталчык, югары химик-биологик белемле кеше дә аңламаслык кинаяле, тайгак җаваплар биреп утыралар.

Куйбышев сусаклагычындагы берсеннән-берсе зарарлы агулы химик матдәләрнең шәhәр су чистарткыч корылмаларында тиешле югарылыкта чис­тартылуы хәтта теоретик яктан да каралмаган, аның технология буенча да, икътисади яктан да мөмкин түгеллеге белгечләр тарафыннан инде күптән ачыкланган…

Соңгы 40-50 елда тереклек дөньясы өчен коточкыч агу булып танылып, америкалылар тарафыннан Вьетнам сугышында кулланылган диоксин группасы матдәләре, җентекләбрәк өйрәнелгәннән соң, «химик СПИД» кушаматы алдылар. Диоксин агуының зәгыйфь, җитешмәгән балалар тууына, онкология, яман шеш авыруларына зур сәбәпче булуыннан тыш, кешенең иң нәзберек урыны булган баш мие сыйфаты – интеллект, абстракт уйлау, анализлау, фикерләү hәм нәтиҗә чыгару сәләтен юк итүе билгеле.

Узган ярты гасыр эчендә 150 миллионга якын кеше яшәгән Россиядә дөньяда танылырлык, Бертран Рассел, Карл Ясперс, Мартин Хайдеггер кебек Европа, Америка фикер ияләре белән янәшә куярлык дәрәҗәле бер генә философ-фикер иясе дә күренмәве, Нобель премиясе лауреатларының чагыштырма саны әйтергә дә оят дәрәҗәдә аз булуы шуңа бәйле. Соңгы 100 елда Махатма Ганди, Уолт Уитмен, Лев Толстой кебек гигантларның да тиңдәшләре үсеп җитешмәве бер дә шатлыклы хәл түгел. Бу – кешелекнең ялгыш юлга кереп баруы турында Галәм-табигатьнең борчулы кисәтү хәбәре булуы бик мөмкин.

Кискен мәсьәләне хәл итү өчен Иделнең борынгы үзәнлегендә булган сусаклагычлар нигезендә эчә торган су заводы төзергә кирәк. Дөньяның алдынгы, мәдәни дәүләтләре үрнәге күрсәткәнчә, милләтнең генофондын саклап калу өчен бүген башка чара юк. Андый завод Ашхабадта 1990 нчы еллардан бирле эшли. Тәүлеккә hәр кешегә җитәрлек 4 литр эчә торган суны завод халыкка бушлай бирә. Заводның өч тәүлектә эшләп чыгарган суы бөтен шәһәр халкын тәэмин итәргә җитә, атнаның калган өч көнендә завод шул ук чиста су нигезендә сәүдә өчен башка эчемлекләр ясап сата. Шулай итеп бөтен чыгымнарын каплап, табышлы гына эш алып бара. Андый заводлар Россиянең дә байтак шәhәрләрендә, шул исәптән Петербург һәм Мәскәүдә дә бар. Әмма аларда су, Ашхабадтан аермалы буларак, халыкка акчага сатыла.

Бүген кибетләрдә сатыла торган полиэтилен (полиэтилентерефталат) шешәләрдәге вак «фирмалар» җитештергән су сыйфаты белән дә, күләме белән дә шәhәрдәге чиста су проблемасын хәл итми. Зур табыш китерү сәбәпле 50-60тан артып киткән бу «фирмалар» элементар санитария нормаларын бозмыйча эшли дә алмый, тикшерүче җитди дәүләт органнары өчен «шәхси салым»га тоткарсыз, күндәм «савым сыерлар» булып хезмәт итә.

Казанда узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле халык контроле астында эшләячәк эчә торган су заводы төзү өчен ачык акционерлык җәмгыятен оештыручы теләктәшләр төркеме эшләп килә. Иделнең борынгы үзәнлегендә булган бай мирас – җир асты суларын шәһәр халкына җиткерү өчен дәүләтнең катнашуы, хөкүмәтнең бюджет hәм административ ресурслар белән булышуы кирәк.

00 3

10

Комментарий язарга