«Идел»дә Каюм Кулаткы мәкаләләре

Матбугат белгече Исмәгыйль Рәмиев «Идел» газетасы хакында менә ниләр яза: «1907 нче елның сентябрендә Әстерханда чыга башлады. Бу гәзит үзе турында: «Әдәби, икътисади, сәяси, милли төрекчә гәзитәдер. Хаҗитарханда җомга һәм шимбә көннәрендә чыгадыр. Елга – 4 сум, берәмләп – 5 тиен», – ди. Милли  буржуазный гәзитәләрнең берсе, башка гәзит-журналлар белән бик күп репликага кермәсә дә, ике тәкә бер казанга сыймый, дигәндәй, «Борһан тәрәккый» белән бертуктаусыз бәрелешеп тордылар. Әстерханда нәшер ителгән гәзитәләр арасында иң дәвамлысы, тәртипле чыгарылганы һәм күбрәк таралганы шушы гәзит булды. Урта кулда, дүрт битлек булып, атнага 2-3 номер чыкты. Беренче, дүртенче битләре игълан белән тулы булып, татар гәзитәләре арасында, «Бәян әл-хак»тан кала, игъланга бай гәзитләрнең берсе шушы гәзит исәпләнде. Моның нәшриятыннан төрле календарь, справочниклар, әдәби әсәрләр дә чыккалады. Хәрефләре матур гына, техникасы уртача гына булып, басылуы Әстерханда Г.Гомәров вә уртаклары тиҗарәтханә матбагасында. Гәзит 1914 нче ел, 27 нче гыйнварда туктала. Мөхәррире Гомәров, администрациянең карары белән, Әстерханнан сөрелә. Башта җаваплы мөхәррире – Заһидулла Шәрифуллин, нашире – Габдерахман мулла Гомәров. 1911 нче ел, 19 апрельдән башлап мөхәррирлеге дә Гомәров исеменә күчә. Язышучылары – Сәгыйть Рәмиев, К.Кулаткы, Г.Басыйри һәм башкалар» [1].

«Идел» газетасы хезмәткәрләре. Икенче рәт, уртада баш мөхәррир Г.Гомәри. 1910 ел

«Идел» газетасында дөнья, Русия хәбәрләре белән бергә, Хаҗитархан шәһәре, аның тирә-ягында яшәүче төрки халыкларның, азәрбайҗан белән нугайларның  һәм, әлбәттә, татарларның милли яшәеше яктыртыла. Мәгариф, уку-укыту, милли бәйрәмнәр, әдәбият, концерт-театрлар, кәсеп-сәүдә эшләре, хәйрия  җәмгыятьләре һәм вак бурыч ширкәтләре эшчәнлеге, бакчачылык турында языла, бу өлкәләрдәге кимчелекләр тәнкыйтьләнә, уңышлар исә хуплана. Хәтта татар, мөселман байлары берләшеп, Әстерханда милли банк ачу мәсьәләләре дә тикшерелә.

Игътибарыгызга «Идел» газетасының иң актив авторларыннан берсе булган журналист Каюм Кулаткының ике мәкаләсен (1913. – №584. – 3 сент.; 1913. – №600. – 5 нояб.) тәкъдим итәбез.

Әстерхан мөселманнарында сәүдәгәрлек

Хәзерге гасырда милләт вә кавемнәрнең алга китүләре, милләт вә кавемнәрнең шан вә шәрәфләрен саклый алулары ялгыз байлык вә мал аркасында гына мөмкиндер. Малсыз фәкыйрь вә икътисади җәһәттән җиңелгән милләт исә үзенең барлыгын, мәмләкәт вә падишаһлыклар үзләренең бәйсезлекләрен саклый алмыйлар. Инсан тормышы су илә һавага никадәр мохтаҗ булса, милләт вә кавемнәрнең алга китүләре, хокук миллия вә хокук диния вә хокук сәясияләре саклану өчен дә байлык вә акчага шулкадәр ихтыяҗ бардыр. Байлык вә акча хәзерге гасырда дөньяның иманы саналадыр. Имансыз адәмнәр ахирәттә изгелек күрмәдекләре кеби, фәкыйрь вә икътисади бөлгенлеккә дучар булган милләтләр дә дөньяда һичбер рәхәт күрә алмыйлар. Милләт вә кавемнәрне, хөкүмәт вә мәмләкәтләрне алга җибәргән нәрсә байлык илә акча булган шикелле, аларны аяктан еккан, хурлык вә түбәнлеккә төшергән нәрсә дә – фәкыйрьлек вә икътисади бөлгенлектер. Болар һәркемгә мәгълүм булган хакыйкатьләрдер. Әхвәл галәмнән вә тарихтан хәбәрдар адәмнәр, байлык илә акчаның милләтләрнең алга китүләрендә, мәмләкәтләрнең көч вә куәт хасил итүләрендә никадәр зур роль уйнадыкларын белеп вә күреп торалар. Шулай булгач, бу хакта озын сүз сөйләмәкне дә артык, дип беләбез. Һәм Әстерхан мөселманнарының хәзерге сәүдәгәрлекләре хакында гына бер-ике сүз язып китәбез.

Әстерхан мөселманнары сәүдәгәрлек бабында Волга буендагы башка шәһәрләрдә булган мөселманнарга нисбәттә күп артта вә киредән иделәр. Әстерхан мөселманнарының сәүдәгәрлеге тире-яры, иске-москы кием-салым вә бераз нугай бакчаларында җитешкән яшелчәләр сатудан үтми иде. Яһүди вә әрмәннәрне баеткан балык сәүдәсе, ширкәт ясап яки хосусый адәмнәр тарафыннан вак пароход вә баркаслар йөртү Әстерхан мөселманнарына насыйп түгел иде. Кием-салым магазиннары, мануфактур вә аптекарский магазиннар, сәгать, келәм вә палас магазиннары – һәммәсе яһүди вә әрмәннәр кулында иде. Өй әсбаплары вә мебель магазиннары да читләр кулында булып килде. Кыскасы, бөтен сәүдә читләр кулында булып, без ялгыз читләргә акча ташуны гына белә идек. Хәтта бүрек, кәләпүш вә читек-кәвеш сәүдәсе күбрәк читләр кулында иде. Ләкин заманнар үтте. Халыкның куәте аз гына булса да ачылды. Һәрбер кимчелегебезне күзебезгә картина шикелле күрсәтеп килгән гәзитә вә журналларыбыз, безнең болай читләрне баетып, үзебезне фәкыйрьләндереп тору ярамаганлыгын бер түгел, йөз түгел, мең, бәлки миллион мәртәбә яздылар. Укыдык вә укыганнарыбызның йөздән берсе генә булса да колакларыбызга кереп калды.

Менә шулай итеп, сәүдәгәрлектә энә буе кадәр генә булса да алга атлый башладык. Арабыздан Шәйхетдин әфәнде дигән берәү чыгып, «Исламия» вә «Тукаев» исемендә ике кечкенә пароход йөртә башлады. Нугай бакчаларында җитешкән җимешләребез, «Иванов», «Максимов» дигән пароходлар өстендә йөрүдән тукталып, «Исламия», «Тукаев» исемле пароходлар өстендә йөри башладылар. Бу – безнең өчен бик зур шатлык. Бу безнең сәүдәгәрлектә аз гына булса да алга китә башлаганлыгыбызны күрсәтәдер. Әле киләсе навигация вакытында Шәйхетдин әфәнде, Кызан, Каргалык вә Майлы Күл шикелле мөселман авылларына йөри торган янә бер-ике пароход арендага алу ниятендә йөри, дип ишетәбез. Алла «Акмулла» вә «Мәрҗани» исемле пароходларны да күрергә насыйп итсен. Фәкать мондый зур вә файдалы эшләр ширкәт берлә эшләнсә, тагын да файдалырак булыр иде төсле күренә.

Безнең сәүдәгәрлектә аз гына булса да алга киткәнлегебезне күрсәтү өчен, фельдшер Исмәгыйль Таһирзадә вә зыялы Һади Кәримовлар тарафыннан ачылган ике аптекарский магазинны да язарга туры киләдер. Чөнки Әстерхан мөселманнарыннан бу көнгә кадәр аптекарский магазин ачучы түгел, ачарга уйлап кына караган кеше дә булмагандыр. Бары исемнәре әйтелгән ике әфәнде исә, халыкның ихтыяҗын аңлап, икесе бердән ике аптекарский магазин ачып җибәрделәр. Бу ике әфәнденең медицина вә аптека гыйлемен белүләрен дә игътибарга алсак, мөселманнар өчен әллә никадәр күп матди вә мәгънәви файда китерәчәк хәерле эшнең мөселманнар кулына керүенә һәркем куанырлыктыр. Алла бу ике әфәнденең эшләренә уңыш биреп, үзләренә дә озын гомер бирсен, дибез.

Мөселманнардан ике-өч кеше берегеп, мануфактура сәүдәсе ачучылар да булды. Кондитерский вә пекарнялар да мөселманнар тарафыннан ачылып торадыр. Димәк, Әстерхан мөселманнарында сәүдәгәрлек әүвәлгегә караганда шактый тәрәккый иткәнлеге күренәдер. Әмма, шулай булса да, сәүдәгәрлегебез башка милләтләрнең вә күршеләребезнең сәүдәгәрлегенә нисбәттә әле бик артта. Шулай булгач, моңарга разый булмыйча, ширкәтләр ясап, мөселманнар өчен файдалы булган һәммә сәүдәләрне кулыбызга алырга тырышыйк.

Татарча театр һәм музыка кичәсе

Ошбу үткән Корбан бәйрәменең икенче көнендә, 27 нче октябрьдә Хаҗитарханыбызның «Зимний» театрында татарча театр, җыр һәм музыка кичәсе булган иде. Театр бүлемендә сәхнәгә берәр пәрдәлек «Игълан бәласе» [2] илә азәрбайҗан шивәсендә «Дурсунәли вә баллы бады» [3] исемле көлке әсәрләр куелган иде. театр сөюче артистларыбыз рольләрен гүзәл башкардылар. Аеруча «Игълан бәласе»ндәге Сәлимҗан Чулкаев ролен уйнаган Саратовский әфәнде илә «Баллы бады»дагы Дурсунәли ролен уйнаган Мөхәррәмзадә вә Җәгъфәр ролен алган Нугаев әфәнделәр рольләрен аеруча оста башкардылар. Саратовский әфәнде, Хаҗитархан театр сөючеләре арасында сәхнәдә яңа гына күренгән кеше булып, җирле артистларыбыз тормышы эчендә ачык күренерлек мөһим зур бер көчтер. Ул ролендә чакта үзен тәмам онытып, нинди каһарманны уйнаса – шул каһарманның үзе булып китеп уйный икән. Бу сыйфат артист өчен бик кирәк сыйфат һәм шул сыйфатлы артистны карау тамашачы, җәмәгать өчен дә күңелле вә тәэсирле буладыр.

Шуның өчен, Саратовский әфәндене шәһәребезнең театр сөючеләребез арасында күреп, самими күңелебездән алкышлыйбыз. Һәм аны тагы яхшырак пьесаларда, үз тормышыбызның каһарманнары ролендә күрергә телибез. Мөхәррәмзадә, Нугаев, Гыйсметдин, Рузә ханымнарга да, өсләренә алган
хезмәтләрен – рольләрен гүзәл башкарганнары өчен, җәмәгать исеменнән рәхмәт укыйбыз.

Кичәнең мөһим һәм халык өчен яңа һәм күңелле өлеше – музыка, шигырь вә җыр бүлемнәре булды. Бу бүлемдә музыка сөюче яшьләребез тарафыннан мандолина вә скрипка илә татарның борынгы вә яңа көйләре уйналды. Боларны тыңлаудан халык гаять мәмнүн калып, яшьләребезне бертуктамый алкышлап тордылар. Хөснетдин әфәнде Кәримов яшь балалардан хор тәшкил итеп, алар «Аппагым», «Алмагач» көйләрен гаять матур итеп җырлап күргәзделәр. Хөснетдин әфәнде Кәримовка, матур көйләребезне матур итеп башкарганы өчен, халкыбыз күп рәхмәтләр укып, бик күп алкышладылар һәм Хөснетдин әфәнде бу рәхмәт вә алкышларны бик шатланып алды. Аның җыр вә көйләренең матурлыкларын күргәзү юлындагы бу хидмәтләренә дәвам телибез.

Тагын матур тавышлы вә татар һәм хаҗитарханлы нугай көйләрен матур җырлый белгән, затына ихтирам вә мәхәббәтебезне казанган кешебез Нугаев әфәнде булды. Нугаев әфәнде шагыйребез Дәрдемәнднең «Бүзләрем маналмадым» дигән матур шигырен бигрәк тә матур итеп, гаҗәеп бер матур көй белән җырлады. Тыңлап туя алмадык. Тагын ишетәсебез, тагы бик күп тыңлыйсыбыз килә. Афәрин, Нугаев!

Кичәнең программасындагы әдәбият номерларыннан халыкның дикъкатен җәлеп иткәне Сәгыйть Рәмиев шигырьләреннән «Таң вакыты» дигән шигырен уку булды. Моны югарыда исеме әйтелгән Саратовский әфәнде укыды һәм бу шигырь электрик яктылыгы илә таң ату, кояш чыгу манзараларын күргәзелеп укылды. Укучы әфәнде борынгы татар киемнәрен киенгән ак сакаллы бер карт кыяфәтендә иде. Шигырь вә манзара бик матур булып чыкты. Тамашачыларның калебләрендә тирән бер хис вә озак бер уй калдырды. «Таң вакыты»ның тәкърар укылуын үтенделәр.

Җыр вә уку бүлемен язганда Кәрим әфәнде Яналиевның җиде яшьлек кенә кызының – Зөһрә туташның алты-җиде йөздән артык җәмәгать алдында сәхнәгә чыгып, Тукаев әфәнденең «Бәйрәм бүген» шигыре илә «Эш» исемле шигырен укуын язмый китү ярамыйдыр. Бу кечкенә туташның шулкадәр халык алдында бер дә ялгышмый, аптырамый шигырьнең вә зан, вә матурлыкларын китереп укып чыга алуы тамашачыларны гаҗәпләндерде һәм халыкны гадәттән тыш шатландырып, кечкенә генә артык бер күңеллелек бирде. Кичә бик күңелле вә бик уңышлы бер кичә булып чыкты. Җәмәгать гаять мәмнүн вә разый калды. Шимас [4], Сәгыйть Рәмиев, Хөснетдин Кәримов әфәнделәргә, җәмәгать эчендә берәү, өстенә мәдхия шигырьләре язылган ленталар тәкъдим вә ихтирам белдереп һәм мәхәббәт итте. Димәк, Хаҗитархан мөселманнары, үзләренең милли театр вә күңел ачар кичәләрен ясаучы кешеләрне тәкъдир итә башладылар. Без дә моның кебек күңелле вә бик файлалы кичәләрне ясаучы әфәнделәргә җәмәгать исеменнән рәхмәт укыйбыз.

_______________________________

  1. Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты: альбом (1905–1925). – Казан: Гажур, 1926.

2. «Кияү эзләү, яхуд Игълан бәласе» – русчадан тәрҗемә ителгән 1 пәрдәлек көлке.

3. «Дурсунәли вә баллы бады» – С.Ганизадәнең 1 пәрдәлек комедия-водевиле.

4.  Шимас – Әстерхан мөселманнарының хәйрия җәмгыяте рәисе Фатих Шимас.

Комментарий язарга