Журнал «Безнең мирас»

Идел болгарларына ислам дине кайчан һәм ничек үтеп керә?

Борынгы болгар бабаларыбызда ислам диненең таралу тарихын өйрәнү өчен тарихчылар кулында берничә төрле чыганак бар.


Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) хикмәтле таягы


Аларның беренчесе халык авыз иҗаты әсәрләренә карый. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүне Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләре белән бәйләүче сюжет татар фольклорында еш очрый.


Риваятьләрнең берсендә, легендар Айдар хан идарәсе вакытында Болгар җиренә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сәхабәләре – Зөбәир бине Талкә, Зөбәир бине Җәдга һәм Габдерахман килеп киткәннәр, дип сөйләнә. Ерак якларга китәр алдыннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга, башыннан салып, үзенең чалмасын, таягын һәм кара савытын тапшыра, имеш. Бу сәхабәләр Айдар ханның ислам динен кабул итүендә хәлиткеч роль уйнаганнар булып чыга.


Көмеш догалык. 1869 елда Спас өязендә табылган.

...Ул вакытта Айдар ханның Туйбикә исемле егерме яшьлек кызы озак вакытлар инде беркем дә дәвалый алмый торган начар авырудан интеккән, имеш. Сәхабәләр, ханга ярдәм итәргә теләп, кызны авыруыннан ничек коткарырга кирәклеген беләбез, дип мөрәҗәгать итәләр. Ханның ризалыгын алгач, алар Мөхәммәд (с.г.в.) бүләк иткән таякны җиргә кадап куялар. Габдерахман дога кылганнан соң, бу урында су пәйда була, ә аннары күз алдында ук каен агачы үсеп чыга. Каен ботакларыннан себерке җыялар һәм бу себерке белән авыру кызны мунчага алып барып чабалар. Туйбикә тиздән тулысынча терелеп бетә. Могҗиза өчен рәхмәт йөзеннән Айдар хан үз кызын Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер сәхабәсенә – Коръәнне яттан белүче Зөбәир бине Талкәгә кияүгә бирә. Алар егерме биш ел бергә яшиләр. Зөбәир бине Талкә, вафатыннан соң, Болгар шәһәрендәге Кече манара янында барлыкка килгән Изгеләр зиратына җирләнә, имеш. Сүз уңаеннан: нәкъ менә шушы урында соңгы елларда сәхабәләр истәлегенә багышланган таш стела куелды, элекке урыныннан күчерелеп, «Габдерахман коесы» яңартылды. Димәк, риваять яшәвен дәвам итә әле.


Күрәсең, шуңа охшаш риваятьләрне күз алдында тотып, XVI-XVII гасырларда яшәгән төрек язучысы Чокрыкчызадә үзенең «Алты бармак» исемле китабында Азов буе болгарларының Фарух бине Гамру Хизами исемле ниндидер легендар хакимнең ислам диненә табынуы турында хикәят урнаштырган. Аның яңа динне кабул итүе 629 елга ук карый, имеш. Кайбер галимнәребез, мәсәлән, профессор Г.Дәүләтшин бу хәбәрнең реаль нигезе булырга мөмкин дип саный.


Әмма Болгар илендә ислам дине таралу пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) заманында ук башлана дигән фикер объектив чыганаклар белән расланмый. 630-660 нчы еллар тирәсендә, ягъни Кубрат хан идарә иткән чорда Бөек Болгар дәүләтенең халкы ислам динен тотмаган. Алардан соң калган зиратларда бары тик мәҗүси йолалар буенча күмелгән кеше сөякләре генә табыла. VII гасырның 60 нчы елларында Кубрат хан дәүләте таркалганнан соң, Урта Иделгә күчеп килүчеләрнең беренче дулкыны булып саналган болгарлар да үлгән кешеләрне мәҗүсиләр йоласы буенча җирләгәннәр.


Тагын бер риваять. Аны 1135 һәм 1150 нче елларда Болгар иленә сәяхәт кылган Андалусия (Көньяк Испания) гарәбе Әбү Хәмид әл-Гарнати болгар казые Йакуб ибн Ногманның «Болгар тарихы» исемле кулъязма китабыннан күчереп алган. Анда болай диелә: «Галим кеше аларда беләр дип атала, шуңа күрә илне дә «Беләр» (Биләр. – Ф.Х.) дип атаганнар, аның мәгънәсе – «галим кеше». Бу сүзне гарәпләштергәннәр дә, «Болгар» дип әйтә башлаганнар. Эш шунда ки, берзаман аларга мөселман сәүдәгәрләре төркеменнән, Бохарадан бер кеше килә, ә ул тыйб гыйлемен (медицинаны) яхшы белүче дин әһеле, факих була. Болгар патшасының хатыны, патша үзе дә дәвалап булмаслык куркыныч авыру белән авырып китәләр. Аларны үзләрендә кабул ителгән төрле дарулар белән дәвалап карыйлар, ләкин авырулары һаман көчәя генә бара, инде үләрләр дип курка башлыйлар хәтта. Һәм шулвакыт теге Бохара мөселманы әйтә: «Әгәр дә мин сезне дәвалый башласам һәм сез терелсәгез, минем динемне кабул итәрсезме?» Икесе дә: «Әйе», – дип җавап бирәләр. Ул аларны дәвалый, алар, терелеп, ислам динен кабул итәләр һәм ислам динен илнең барча халкы кабул итә».


Бу риваять дөреслеккә якынрак тора: ни генә булмасын, болгарлар яңа динне Багдад шигыйларыннан түгел, Урта Азия хәнәфиләреннән кабул иткәннәр. Риваятьтә сөйләнелә торган вакыйгаларның Алмыш хан заманына кадәрге чорга караганлыгы да шик тудырмый.


Язма чыганаклар: «Болгарларның күпчелеге ислам динендә»


Ышанычлы язма чыганаклар аз, әмма ул чыганакларда безне кызыксындыра торган сорауларга якынча булса да җавап бирерлек кыйммәтле мәгълүмат тупланган. Тарих фәнендә расланган факт: Мөхәммәд (с.г.в.) исән вакытта уңышлы гына башланып киткән яңа дин тарату кампаниясе, аның вафатыннан соң, Гарәбстан ярымутравыннан читкә чыга. Йөз ел дәвамында, дөрес, бераз «тәнәфесләр» белән, көнбатышта Испания, Марокко һәм Мавританиядән башлап, көнчыгышта Пакыстан, Һиндстан һәм Бангладешка кадәр сузылган, төньякта исә Урта, Кара, Каспий һәм Арал диңгезләре, көньякта Африка Сахарасы һәм Һинд океаны диңгезләре белән чикләнгән зур биләмәләр һәм шул җирләрдә яши торган халыклар Багдад хәлифәте хакимияте астына эләгәләр.


VII гасыр урталарында ук исламның Көнчыгыш Европага, хәзерге Россия җирләренә үтеп керүе башлана. Дагыстан территориясендә Халифәтнең төп көндәше – Хәзәр каһанлыгы. Гарәп-Хәзәр сугышлары йөз елга якын дәвам итә (642-737). Бу сугышлар тарихы әл-Балазури, әл-Йакуби, әт-Табари, әл-Куфи, Ибн әл-Асир кебек гарәп һәм фарсы тарихчыларының хезмәтләрендә бәян ителә. Билгеле булганча, 737 елда Хәзәр дәүләте җиңелә, полководец һәм булачак хәлиф Мәрван ибн Мөхәммәд хәзәрләр белән солых килешүе төзи. Шартнамә буенча Хәзәр каһаны, аның яраннары һәм кул астындагы халыклар, шул исәптән болгарларның да бер өлеше җиңүчеләр динен кабул итәргә мәҗбүр ителәләр. Шулай да галимнәрнең күбесе, бу чорда исламның таралу даирәсе каһан һәм аның якыннары белән генә чикләнгән, болгарлар үзләренең традицион тәңречелек карашларыннан ваз кичмәгәннәр дигән фикерне алга сөрәләр. Әмма тарихта шунысы да билгеле: IX гасыр башларында Хәзәр каһаны Обадия яһүдиләр динен кабул иткәч, аның бу гамәле белән килешмәгән болгарлар баш күтәрәләр, илдә чуалышлар башлана. Баш күтәрүчеләрнең бер өлеше – ислам динен тотучылар Урта Иделгә күчеп китәргә мәҗбүр була.


Безнең кулда тагын бер кызыклы чыганак – 903-912 нче елларда танылган фарсы географы һәм тарихчысы Ибн Рөстә тарафыннан язылган «Әл-алак ән-Нәфисә» («Кадерле кыйммәтләр») дигән зур энциклопедик хезмәтнең җиденче томында теркәлгән хәбәр. Игътибарыбызны мондый юллар җәлеп итә: «Болгарларның күпчелеге ислам динен тота, авылларында мәчетләре һәм имамнары-мөәзиннәре белән башлангыч мәктәпләр бар <...> Аларның киемнәре мөселманнарныкына охшаган, зиратлары да мөселманнарныкы кебек». Академик И.Ю.Крачковский Ибн Рөстәнең бу хезмәте 903-912 нче елларда язылган дип исбат итте. Соңгы елларда, ул 922 ел вакыйгаларыннан соң язылмадымы икән, дип уйлаучылар бар. Шулай булган очракта да, Болгар мөселманнары турында мәгълүмат Ибн Рөстәнең китап язу чорында гына барлыкка килмәгәндер дип уйларга кирәк. Бу мәгълүматлар, И.Ю.Крачковский язганча, һичшиксез, IX гасыр азагы чынбарлыгын чагылдыра.


Биләрдә Җәмигъ мәчет нигезе

Исегезгә төшерәбез: әле XIX гасырның 80 нче елларында ук танылган дин галиме һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани болгарларны Алмыш хан (Җәгъфәр ибн Абдаллаһ) заманында түгел, ә Габбаси хәлифәләре Әл-Мә’мүн (813-833) һәм ӘлВасыйк (842-847) идарәсе чорында, ягъни IX гасырның беренче яртысында ук исламлаштыра башлыйлар, дип язып чыккан иде. Шушы ук фикерне соңыннан, әле Советлар хакимияте чорында ук, күренекле археолог һәм тарихчы профессор Альфред Халиков яклап чыкты. Ул үзенең хезмәтләрендә хәлиф Мә’мүн заманында Хәзәр каһанлыгы белән инде VIII гасырда ук мөселманлашкан Урта Азия арасында тыгыз хәрби-сәяси һәм сәүдә-икътисади элемтәләр урнашкан булуына басым ясады. Хәзәр дәүләтендә яшәгән болгарларга ислам дине нәкъ менә Урта Азиядән, төгәлрәге, Хәрәзем өлкәсеннән үтеп кергән булырга тиеш дип фаразлый әлеге галим.


Археологлар нәрсә ди?


Чыганакларыбызның өченче төркеме – археология һәм нумизматика материаллары. 1956 елда Бөек Новгородның Нерев дип аталган бер өлешендә археологик казу эшләре алып барганда Шәрык илләреннән китерелгән көмеш тәңкәләр хәзинәсе табыла. Хәзинәдәге тәңкәләр арасыннан бер ягына Җәгъфәр бине Абдаллаһ исеме язылган дирһәм галимнәрнең игътибарын җәлеп итә. Ул елларда шәрык нумизматикасы белән актив шөгыльләнүче Мәскәү дәүләт тарих музее гыйльми хезмәткәре Светлана Алексеевна Янина Җәгъфәр бине Абдаллаһ – Идел буе Болгары хакиме Алмыш ханның мөселманча исеме, ә тәңкәнең исә дирһәмнең кире ягында күрсәтелгән Аббас хәлифәсе әл-Муктафи (902-908) идарә иткән чорда сугылган булуын кире какмаслык дәлилләр белән исбатлады. Димәк, илтабар Алмыш тарихи 922 елга кадәр егерме ел элек үк инде ислам динендә булган икән. Светлана Янинаның бу ачышын бүгенге нумизматлар да инкяр итми, чөнки ул яңадан-яңа табышлар белән раслана тора.


Археологларның ачышлары исә болгарларның Хәзәр каһанлыгында яшәү чорына, ягъни тагын да борынгырак чорга карый. Каһанлык халкының шактый өлеше, чыннан да, ислам динен тоткан дигән фикерне Дон елгасы бассейнында ачылган IX гасыр мөселман зиратларын казып тикшергән археологлар 1980 нче елларда раслады. Мөселман каберлекләренең датасын ачыклау җиңел түгел, чөнки мәетләрне бит киендереп күммәгәннәр, каберләрдә, мүҗүсилек чорындагы кебек, даталары төгәл билгеле бизәнү әйберләре дә, эш һәм сугыш кораллары да юк. Элегрәк археологлар мондый каберләрне Алтын Урда чорыныкы дип уйлыйлар иде. Стратиграфик күзәтүләр – кайбер каберләрнең X-XI гасыр корылмалары белән җимертелгән булуын – мондый зиратларның IX (VIII?) гасырда барлыкка килүен исбатладылар. Хәзерге вакытта Хәзәр каһанлыгы территориясендә, нигездә, Азов буйларында, ягъни соңрак Урта Иделгә күчеп утырган болгарлар тупланган урыннарда дистәгә якын мөселман каберлекләре турында мәгълүматлар бар.


Хәзәр илендә мөселман сәүдәгәрләре, һөнәрчеләр, Урта Азиянең төрле өлкәләреннән килгән башка төркем вәкилләре күп була. Аларның археологик эзләре Урта Азия шәһәрләрендә сугылган тәңкәләр, тандыр тибындагы мичләре булган торак урыннар, керамик эшләнмәләр, башка әйберләр рәвешендә сакланып калганнар. Хәзәрләрнең шул чордагы башкаласы Итилдә, гарәп тарихчысы Ибн Хәүкәл язмаларына караганда, утызга якын мәхәллә мәчете булган, шәһәрнең үзәк мәйданында биек манаралы Җәмигъ мәчете балкып торган.


Археологлар тарафыннан расланган тагын бер фактны исәпкә алырга кирәк: Идел буе Болгарына хәлифә Мөкътәдир илчелеге килгәнче үк Урта Азия сәүдәгәрләре Болгар базарларында сәүдә иткән, алар белән һөнәрчеләр дә, ислам дине вәгазьчеләре дә килгән. Нәтиҗәдә, Болгар дәүләте мәдәни яктан, академик Ю.В.Готье язганча (әлбәттә, бераз арттырып, әмма асылда дөрес), «Шәрыкның чын колониясе»нә әверелә башлый. Бу исә болгарларның ислам диненә күчү процессын җиңеләйтә генә.


Борынгы болгар бабаларыбызның 922 елга кадәр исламга омтылып үткән юллары шулардан тора.


Татар тарихында 922 ел вакыйгалары нидән гыйбарәт?


Идел Болгары дәүләт буларак IX гасыр ахырларында-X гасыр башларында формалаша. Биредә башлыча төрки телле болгар, сувар, барсил (берсула), бәрәнҗәр, искил һәм күрше фин-угыр кабиләләре – башлыча мәҗүсиләр һәм мөселманнар яши. Болгар патшасының хыялы шул кабиләләрне, алар белән идарә итүне җиңелләштерү өчен, бер халык итеп туплау һәм үз дәүләтен халыкара күләмдә таныту була. Моның иң кулай юлы илдә күп аллалы мәҗүсилекне бетереп, ислам динен рәсми рәвештә кабул итү икәнен Җәгъфәр бине Абдаллаһ (Алмыш) яхшы аңлый. Һәм ул, шул максаттан чыгып, 921 елда Багдад хәлифәсе Мөкътәдиргә хат белән мөрәҗәгать итә. Хатында ул хәлифәдән болгарларны дингә өйрәтүче, ислам диненең кануннарын аңлатып бирүче факихлар, алар өчен мәчет төзеп бирүче осталар җибәрүен сорый, дошман патшалардан саклану өчен кальга (крепость) салуда ярдәм итүен үтенә.


Багдад хәлифәсе ризалыгын бирә, һәм шул ук 921 елның 21 июнендә Багдадтан ерак Болгарга зур гына илчелек чыгып китә. Багдад илчелегенең җитәкчесе итеп Сәүсән ар-Расси, сәркатибе итеп, «хәлифәнең Болгар патшасына язган хатын уку, аңа бүләк итеп җибәрелгән әйберләрне тапшыру һәм мөселман хокукы белгечләре, укытучылар өстеннән күзәтчелек итеп тору өчен», Әхмәд ибн Фадлан билгеләнә. Ул юлда күргән нәрсәләрне, Болгардагы очрашуларны – барысын да түкми-чәчми үзенең көндәлегенә теркәп бара.


Болгар иленә алар 922 елның 17 май көнендә килеп җитәләр. Хәзер сүзне Ибн Фадланга бирик:


«Хәлифәнең хатын укыганны ишетсеннәр өчен, ул, Болгар патшасы, үз иленең патшаларын (кабилә башлыкларын, бәкләрен. – Ф.Х.), гаскәр башлыкларын һәм хөрмәткә лаек башка кешеләрен җыйганчы, без үзебез өчен корылган чатырларда якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрдә (торып) калдык. Пәнҗешәмбе көне килеп җиткәч (922 елның 21 мае. – Ф.Х.) һәм алар җыелгач, без үзебез белән алган ике чигелгән байракны җәеп җибәрдек, аны, Болгар патшасын, кара киемнәргә киендердек һәм чалма кидердек. Мин хәлифәнең хатын чыгардым һәм аңа: «Хат укыганда утырып тору рөхсәт ителми», – дидем. Һәм ул аякларына торып басты, үз дәүләтенең шунда булган күренекле, хөрмәткә лаек кешеләре дә торып бастылар. Мин укый башладым һәм хатның башын укыдым. Һәм: «Сиңа тынычлык булсын! Һәм, чыннан да, мин сиңа (мөрәҗәгать итеп) Аллаһыны данлыйм, Аннан башка бүтән бөек көч юк», – дигән сүзләргә җиткәч, мин: «Мөселманнарның хөкемдарына тынычлык теләп җавап бир!» – дидем. Һәм ул җавап бирде, шунда булган кешеләр дә барысы бергәләп җавап бирделәр. Без хатны укып бетергәч, алар: «Аллаһу әкбәр!» – сүзен кычкырып әйттеләр. Җир яңгырап торды.


Аннан соң мин вәзир Хәмид ибн әл-Габбасның хатын укыдым, Болгар патшасы бу вакытта басып торды. Аннан соң мин аңа утырырга куштым һәм ул Нәзир әл-Харәминең хатын укыганда утырып торды. Хат укуны тәмамлагач, аның, Болгар патшасының, иярченнәре аңа күп итеп дирһәмнәр чәчтеләр. Аннан соң мин хуш исле нәрсәләрдән аның һәм аның хатыны өчен тәгаенләнгән киемнәрдән, энҗеләрдән торган бүләкләрне чыгардым. Аннан соң мин аның хатынын кешеләр барында бүләкләдем, ә ул аның (Болгар патшасы) белән янәшә утыра иде. Һәм бу – аларның йоласы һәм аларның гадәте. Һәм мин аны бүләкләгәндә хатын-кызлар аңа дирһәмнәр чәчтеләр, һәм без чыгып киттек».


Шуның белән Багдад илчелеге алдына куелган төп бурыч үтәлә: Болгар Ислам дөньясының иң төньягында урнашкан дәүләт буларак рәсми рәвештә таныла.


21 май тантаналарыннан соң илчелек вәкилләренә Болгар иле, аның табигате, халкы белән киңрәк танышу өчен мөмкинлекләр тудырыла. Ибн Фадлан язмаларында болгарларның гореф-гадәтләре, төрле йолалары турында кызыклы мәгълүматлар табарга була: «Мин аларның этләр улавын яхшыга юраганнарын күрдем, алар моңа бик шатланалар һәм муллык, бәхет һәм иминлек елы киләчәге турында сөйлиләр... Әгәр дә алар берәр кешедә акыл, белем һәм эшлеклелек сыйфатлары күрсәләр, ул безнең Тәңребезгә хезмәт итәргә лаек дип, аны тоталар да муенына бау салалар һәм җил-кояш астында кисәкләргә таралып беткәнчегә кадәр агачка асып куялар... Ирләр һәм хатыннар елгага юынырга төшәләр һәм шәрә килеш бергә юыналар, бер-берсеннән яшеренмиләр һәм һичбер хәлдә дә зина кылмыйлар...»


Әхмәд ибн Фадланның шәхсән үзе тарафыннан бәрәнҗәрләр кабиләсеннән Талут атлы бары тик бер кешене мөселман диненә күндерүе (сүз уңаеннан: бу кабилә кешеләренең инде агач бүрәнәләрдән салынган мәчете дә була); Җәгъфәр ханның: «Минем сүздән чыккан кешене кылычтан үткәрәчәкмен», – дигән сүзләреннән соң мөселманлыкка күчкән Сувар бәге; Болгар патшасының Хәзәр каһаныннан бәйлелектә, улы һәм кызының тоткынлыкта торуы турындагы хәбәрләре тарихчы галимнәр өчен кыйммәтле документаль чыганак булып торалар. Коръәнне, ислам хокукы (шәригать) кануннарын тирәнтен белгән Ибн Фадлан, болгарларда әле мәҗүсилек заманыннан ук калган мирас бүлешү тәртибен өйрәнгәннән соң («болгарлардан берәр кеше вафат булса, аның варисы булып уллары түгел, ә ир туганы кала»), аларга мирасның нәрсә икәнлеген аңлата һәм аның, ислам кануннары буенча, улларына күчәргә тиешлеген дәлилли.


Биләрдә иң борынгы Җәмигъ мәчет. С.Айдаров реконструкциясе

Илчелек әгъзалары имамнарга һәм мөәзиннәргә ислам диненең кайбер катлаулы нигезләрен аңлатырга, җәйге көн кыскалыгы аркасында килеп чыккан намаз вакыты белән бәйле бәхәсләрне чишәргә дә ярдәм итәләр.


Ибн Фадлан китабында Болгар дәүләте белән күрше халыклар арасында урнашкан сәүдә мөнәсәбәтләре турында да бай мәгълүмат табарга мөмкин.


Идел болгарлары мәдәниятле халык булган


Идел Болгарында ислам дине кабул ителү ил һәм халык тормышында җитди үзгәрешләргә китерә. Болгар иле, урта гасырлар цивилизациясенең иң атаклы һәм бай бер өлеше сыйфатында, гарәп-фарсы географларының, урыс елъязмачыларының, Европа сәяхәтчеләренең һәм сәүдәгәрләренең игътибар үзәгендә тора. Бу бик яхшы аңлашыла, чөнки иң төньякта урнашкан мөселман дәүләте тиз арада халыкара сәүдә үзәге буларак таныла башлый.


Эреле-ваклы шәһәрләре булу һәр цивилизациянең төп билгеләреннән санала. Урта Идел һәм Кама буйларында археологлар тарафыннан ачыкланган болгар калаларының саны 170кә җитә. Аларның өч дистәдән артыгы – чын шәһәр калдыклары. Болгар шәһәрләре ерактан ук балкып торучы мәчет манаралары, кызыл кирпечтән салынган җәмәгать биналары – мунчалары, төрбәләре белән Шәрык дөньясының мөселман шәһәрләренә охшап торган.


Урта гасырлар цивилизациясенең икътисади нигезен шәһәр һөнәрчелеге тәшкил итә. Тимерчеләр һәм бакырчылар, ювелирлар һәм күнчеләр, пыяла ясаучылар һәм кирпеч сугучылар, чүлмәкчеләр һәм башка һөнәр ияләре җитештергән югары сыйфатлы тауарлар дөнья базарында дан тоткан. Биләрдә тимер коючылар бистәсенең – бер гектар, чүлмәкчеләр бистәсенең өч гектар җир биләп торуы, XI гасырда ук инде тәрәзә пыялалары ясый башлау, төсле һәм кара металл эшкәртүдә, ювелирлык эшендә күптөрле катлаулы ысуллар куллану һәм башка шундый фактлар болгар һөнәрчелегенең үз вакыты өчен гаять югары дәрәҗәдә торуын раслыйлар.


Идел болгарлары мәдәниятле халык булган. Бу өлкәдәге казанышлар – урта гасырлар цивилизациясенең үзенчәлекле күренеше. Сөяктән нәфис итеп ясалган язу каләмнәре, кара савытлары, асылташлар белән бизәлгән китап тышлыгы, гарәпчә язулы йозаклар, шахмат фигуралары – шул цивилизациянең археологиядә чагылыш тапкан бик кечкенә бер өлеше.


Мәчет-мәдрәсәләрдә ислам нигезләрен генә өйрәнеп калмыйча, хисап, табигать белемнәре, шул исәптән география, астрономия һәм дә тарих, медицина буенча башлангыч мәгълүматлар алганнар. Сәләтле яшьләрне Бохара, Сәмәрканд, Нишапур, Балх, Багдад һәм Шәрыкның башка шәһәрләренә җибәреп укытканнар. Шул яшьләр арасыннан үсеп чыккан Әбү Хәмид ибн Идрис әл-Болгари, Борһанетдин ибн Йосыф әл-Болгари, Сөләйман ибн Дауд әс-Саксини әс-Суари, Таҗетдин ибн Хөсәен әл-Болгари кебек атаклы галимнәр дин һәм хокук белеме, медицина, фәлсәфә буенча күләмле хезмәтләр язып калдырганнар.


Монголларга кадәрге Болгар чоры әдәбиятының безнең көннәргәчә килеп җиткән җәүһәре – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабы – элгәре цивилизациябезнең чын көзгесе. Мондый әсәрне иҗат итү өчен шартлар урта гасырлар чорының бөтен яктан да югары үскән җәмгыятендә генә булырга мөмкин.


Табигый ки, матди һәм рухи культураның барлык өлкәләрендә диярлек шундый югарылыкка ирешкән Болгар дәүләте үз кабыгына гына бикләнеп яши алмаган. Язма чыганакларга мөрәҗәгать итеп, Болгарстанның Азия-Европа мөнәсәбәтләре системасындагы урынын аныкларга мөмкин. Исеме билгесез венгр тарихчысы язмаларында Биләр кешеләренең Дунай якларына китеп, анда Пешт шәһәренә нигез салулары, дәүләт хакимиятендә финанс эшләре белән җитәкчелек итүләре турында кызыклы мәгълүматлар бар. Скандинавия сагаларында «Вулгария» Гардариканың – «Шәһәрләр иле»нең бер өлеше буларак телгә алына. XII гасырда яшәгән фарсы тарихчысы Бәйхаки китабында болгар әмире Ибраһимның Хөрәсән патшасына Сәбзевар һәм Хөсрәүҗәрд шәһәрләрендә мәчетләр төзү өчен акча һәм бай гына бүләкләр җибәрүе турында язылган.


Бу темага караган материаллар археологиядә дә күп. Алар арасында VIII-X гасырларда сугылган көмеш дирһәм хәзинәләре, Урта Азиядән (Үргәнеч, Сәмәрканд, Мерв), Ираннан (Кашан, Рей), Һиндстаннан, Сүриядән, Византиядән китерелгән кыйммәтле савыт-саба, муенса төймәләре, бизәнү әйберләре ясаганда кулланыла торган лазурит, сердолик, гранат, тау хрустале кебек асылташлар һәм башка табылдыклар бар. Биләрне һәм Мөрән шәһәрлеген казыганда килеп чыккан төсле витраж пыялалары, лампалар, савыт-сабалар Грузиядә, Әрмәнстанда, Азәрбайҗанда эшләнгәннәр. Херсон һәм Таврия остаханәләрендә ясалган амфоралар да еш очрый.


Болгар дәүләтенең Көнбатыш Европа, Балтыйк буе һәм Скандинавия илләре белән багланышлары да археологиядә чагылыш тапкан. Табылдыклар исемлегендә
Алманиядә, Даниядә, Чехиядә сугылган акчалар бар. X-XI гасырларда ясалган франк кылычлары болгарларга варяглар аша килеп кергән. Болгар шәһәрләрендә табылган әйберләр арасында Лотарингиядә, Аквитаниядә эшләнгән бакыр-көмеш савытлар бар. Швециядә, Норвегиядә, Финляндиядә, Даниядә, Польшада, Венгриядә һәм Балтыйк буе дәүләтләрендә Х гасырда сугылган болгар акчалары табылган.


Күргәнебезчә, ислам динен кабул итү чорында формалаша башлаган халыкара багланышлар болгарларда икътисадның һәм мәдәниятнең үсешенә уңай тәэсир ясаган.


Фаяз Хуҗин


"Безнең мирас". - 2022. - №5. - 12-19 б. 

Теги: Фаяз Хуҗин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру