Журнал «Безнең мирас»

Хушлашу сүзе (нәсер)

Утыз яшендә тол калып,
биш баласын аякка бастыра
алган Заһидә әбием рухына


Әй, сөлге-сөлгекәй, гомер юлдашым минем, әйдә әле сөйләшик, тавыш- өнсез генә бер сөйләшик. Үпкәләмә инде миңа, Сабантуй колгасына яшь килен бүләге итеп сине элмәдем мин, бәйгедә җиңгән атларның ялларына да сине бәйләмәдем. Матуррак сөлгеләрем бар иде шул... Матурлык китә икән ул, сөлгеләр булып тарала икән.


Әй, сөлге-сөлгекәй, гомер юлларын бергә кичтек, шатлыкны да, авырлыкны да бергә кичердек. Сугыш елларында, балаларым ачтан үлмәсен, дип, бар булган мал-мөлкәтне ризыкка алыштырганда да мин сине бирмәдем, балаларым кебек кадерле булгансың, ахры... Әй, сөлге-сөлгекәй, ап-агым минем, сине гомер буе каралтмый сакладым мин. Баксам, син минем йөз аклыгымны саклагансың икән...


Әй, сөлге-сөлгекәй, инде менә саубуллашыр вакыт та җитә бугай. Чү, җилфердәмә, тавыш-өнсез генә саубуллашыйк. Кешеләргә йөз аклыгымны илт син, сөмсере коелганнарның да йөзләрен яктырт. Сабантуй колгасына да, ат ялына да элмәдем – менә хәзер кешеләрнең күңеленә сине күбәләкләтеп бәйләп куям...


САНДЫККА – САГЫШКА САЛДЫГЫЗ…


Калды ич, калды ич Казан сөлгесе.


Җиз кыңгырау зеңгелдәгән туй атлары дугасында җилфер-җилфер килә кәләш сөлгесе. Сабан туена бирнә җыючылар куанычы – колганың иң очында – килен сөлгесе.


Җилкәсенә тәкә күтәргән батыр муенында очлары җиргә тигән яшь килен сөлгесе.


Калды ич, үткәннәрдә калды ич...


Казан сөлгесе!


Бәлки, син мәхәббәт җырыдыр? Үкенечле, ләкин үзең төсле ак, якты мәхәббәт җырыдыр?


Апасыннан матур сеңлесе...


Казан сөлгесе!


Сине муеныма салам. Өнсез калып, бик озак басып торам. Юк, мин Сабантуй батыры түгел, һәм син бүләккә алынмаган, яшь киленнеке дә түгел. Син – әбиемнеке. Ул күптән юк инде, хәтерләмим дә мин әбиемне. Ә менә син тукылган станны хәтерлим әле. Күрше Сөендек авылында, әниемнең апасы Тәзкирәттәйдә саклана иде ул. Озын төнле кышлар җиткәч, мин малайны, эрләнгән йон йомгаклары белән бергә чанага салып, кунакка озата торганнар иде.


Өстемдәге саламнарны кага-кага, мине өйгә кертәләр. Кече яктагы бозлы тәрәз каршында әби кебек бөкрәеп утырган стан, шыгырдап, сәлам биргән шикелле була. Озак еллар эшләүдән шомарып кучкылланган станны никтер карт кешегә охшата идем. Өстәл, урындыклар һәрвакыт өйдә, ә бу кыш җиткәч кенә сәндерәдән төшә, гүя кыш чыгарга кызына кунакка килә. Апа, күз бәйләнү белән, җиделе лампага ут элдерә (кышкы төннәрдә электр уты еш кына сүнә иде) һәм стан каршысына килеп утыра. Шулчагында, җылысы бөркелгән мичкә арканы терәп, тавыш-өнсез генә күзәт тә күзәт инде аларны. Стенада күләгәләре бергә кушыла да тибрәлә, калкына башлый. Шүрене уңга-сулга йөрткән куллар, әле күтәрелгән баш, бөкрәеп торган стан күләгәләре һәммәсе бербөтенгә әверелә дә, кулы белән миңа ишарәли-ишарәли, нидер сөйләгән карчык сурәтенә керә.


– Палас тукытырга килде, рәхмәт яугыры... Элгәре зaмана булса, чүпләм сөлге дә тукып бирер идем үзеңә...


...Атна-ун көннән кайтыр юлга чыгам. Арыш саламы түшәлгән чанага утырып, паласка кырын ятып кайтам. Атымның дугасына нигәдер чүпләм сөлге эләсем килә һәм, чанасын биреп, мине тау шудырган күрше авыл кызын нигәдер янәшәмә утыртып кайтасым килә. Казан сөлгесе! Калды ич, калды ич...


Синнән башка Сабантуй буламыни?! Һәм бездән, малайлардан, башка да булмый ул. Әтиләргә ияреп, Сабан туена бирнә җыеп йөргәндә, аргы очтан бирге очка ишетелерлек итеп без генә кычкыра алабыз:


– Килен сөлгесе! Килен сөл-ге-се-е!..


Әфсен шикелле сүз ул. Әнә, Зәкиҗан бабайларның капкасы бүген елмаеп ачыла. Иң яшь килен – аларда. Мәйсәрә апа оялып кына капкадан чыкты да колганың иң очына озын-озын сөлгене күбәләкләтеп бәйләп куйды.


Ассалап тукылган озын Казан сөлгесе!


Без, малайлар, көрәштә җиңсәк тә, йә йомырка, йә прәннек инде. Мондый матур сөлге калмый иде безгә.


Калды ич, күңелләрдә калды ич...


Бүләкнең иң зурын Сабан туена бирнә җыйганда ук алганбыз лабаса: күңелләргә күбәләкләтеп бәйләп куйганнар.


Казан сөлгесе!


Сабантуйларга сирәк кайтыла. Кайтсам да, мәйдан үзәгендәге колга очында мин сине күрмәдем. Анда кызыл әләм җилферди иде.


Талчыккан батыр да шыбыр тиргә баткан йөзен сиңа сөртмәде, тәкәне җилкәсенә күтәреп мәйдан әйләнгәндә, син аның муенына уралып җилфердәмәдең, чөнки сине бирмәделәр аңа.


– Килен сөлгесе, килен сөл-ге-се-е!


Күңелемдә малай чагым кычкырып такмаклый. Күңелемдә капкалар елап ачыла...


Сабантуй бирнәсенә хәзер бирмиләр шул Казан сөлгесен. Бәлки, бу халкымның иң зур югалтуларыннан берседер.


Алдымда хат.


«Йолалар онытыла инде. Яшь киленнең байлыгы, эшкә осталыгы кибеттән алынган келәм, челтәр, кием-салым белән үлчәнә хәзер..."


Әминә Сөнгатуллина.
Яшел Үзән районы, Татар Танае авылы».


Казан сөлгесе!


Малайлар, колгага үрмәләп, сине алып төшәләр иде.


Кызыл әләмне берәү дә менеп алмады. Җилфердәп, җәйне уздырды ул, кышка керде. Сабантуй колгасында, кояштан-җилдән уңып, аксыл төскә кергән әләм – авылның капитуляциясе...


Казан сөлгесе!


Бәлки, син язмыштыр...


Менә тагын бер хат.


«... Әни безнең кулак гаиләсендә килен булган. Шуның өчен гаепләнеп, 1930 елның февраль аенда өстендәге киеме, кулындагы алты айлык баласы белән Архангел өлкәсенең Вологда шәһәренә сөрелгән. Ул аннан 1935 елда ялгыз башы (баласы үлгән) ач-ялангач качып кайткан. Яшәренә – куышы, ашарына ризыгы булмаган, кулак хатыны дип, эш бирмәгәннәр. 1937 елда, шундый авырлыкта яшәгәндә, безнең әти – бик авыру кеше – аны хатынлыкка алган. Бик ярлы булган ул, өе җимерелеп беткән. Бәлки, бу сөлге әтинең бердәнбер байлыгы булгандыр. Мин белгәндә, әни бу сөлгене бик кадерләп тота иде. Кунакка килгән мулла-абыстайларга гына сөртенергә бирә иде. «Сөлгене сандык төбенә салмагыз, саргая...» – ди торган иде ул...


Зөлфирә Кунакова.
Оренбург өлкәсенең Сакмар районы, Үрге Чебенле авылы.


Калды ич, сандыкларда гына калды ич...


Казан сөлгесе!


Бәлки, син халкымның йөз аклыгыдыр...


Ак яулык бөркәнгән әбиләре, балаларын һәм оныкларын җыеп, сандыкларын ача. Күз нурларын кушып тукыган сөлгеләрен истәлеккә өләшә.


– Төсем итеп саклагыз, балакайлар, төсем итеп саклагыз Казан сөлгесен!


Казан сөлгесе!


Бәлки, көннәрдән беркөнне син җырда гына калырсың.


Апасыннан матур сеңлесе.


Калды ич, калды ич Казан сөлгесе.


Кайда син, матур сеңел?


Ашык әле, матурлыгыңны сөлгеләреңә чигеп калдырырга ашык әле.


Ләис Зөлкарнәй


Безнең мирас. - 2018. - №1. - 90-92 б. 

Теги: Ләис Зөлкарнәй Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру