Хөснул Вәлиуллин (1914-1993)

Өлкән буын вәкилләре берсе артыннан берсе дөнья куя. Бүген Хөснул Вәлиуллинны озату мәрасимендә булдым. Табутта чәчләре агарган ябык кына бер карт ята. Аның инде бу дөнья белән эше беткән, аны менә хәзер мәңгелек юлына алып чыгып китәчәкләр. Ул Саба авылыннан иде, минем анам Зифа туган яктан. Тыйнак кешеләргә ихтирамым бик зур. Хөснулла Вәлиуллин «Самат» операсын һәм бик күп санда яхшы җырлар язган кеше. Ләкин ул беркайчан да үзенең композитор булуы белән масаймады. Хәзер генә ул чиле-пешле берәр җыр сыман нәрсә әмәлләп чыгарган борын асты кибеп җитмәгән малайлар газеталарда «композитор-фәлән» дип үзен беренче планга куярга оялмый.

Менә шул талантлы кешебезнең фәхри каравылында булып, Композиторлар йортыннан соңгы мәкаменә озатып кайттым. Без аның белән дус идек.

Яткан туфрагың йомшак булсын, якташ!

1993, 25 сентябрь

Истәлек Гомәр Бәширов көндәлегеннән алынды.

 

Комментарий язарга