Журнал «Безнең мирас»

Һаваларда оча ике аккош...

Ибраһим Салахов 1957 елны, реабилитациядән соң, Казанда Зифа Басыйрова белән очраша. Зифа ханым Гений Измайловичның соңгы көннәре турында мондый  хатирәләрен җиткерә: «1942 елның көзендә мине Эчке эшләр халык комиссариатына чакырдылар. Котым очты. Нишлисең, бардым. Җаным уч төбендә. Мине чакырган кеше, ишектән керүгә исәнләшеп нитеп тормады, бик коры гына: «Сез Гений Измайлович Республиканецны беләсезме?» – диде. «Ничек белмәскә, ул минем ирем. Ул кайда, биш ел аның турында бернәрсә дә белмим», – дидем. «Ярый, хәзер күрешерсез», – диде. Өнемме, төшемме? Аптырап калдым. Мине, машинага утыртып, Арча кырындагы психбольницага алып килделәр. Бер палатаның ишеген ачып, эчкә керергә куштылар. Янымдагы кешеләр белән бергә кердем. Бер генә карават. Анда баштанаяк одеалга уранган бер кеше ята. Врач килеп одеалны ачты да:


– Гений, торыгыз, хатыныгыз килде, – диде. Караваттагы кеше, тартып алып, тагын уранды.


– Торыгыз!


– Комачауламагыз, зинһар, мин Владимир Ильич белән сөйләшәм.


Тавыш таныш, Гений тавышы... Йөгереп барып, одеалны тартып алып, кочакламакчы идем, ул мине этеп җибәрде...


Фәйзелхак Ислаев


Тулысынча журналыбызның 2 нче (февраль) саныннан укыгыз. 


Фото: pixabay


"Безнең мирас" журналын башкалабыз Казандагы "Книги-Китаплар" кибетеннән (Бауман ур., 29/11), "ТАТМЕДИА" бинасының китап кибетеннән (Декабристлар ур., 2), республикабыз киоскларыннан сатып алырга мөмкин. 


Журналыбызга онлайн сылтама аша язылу мөмкинлеге дә бар: podpiska.pochta.ru


Язылу буенча сорауларыгыз туса, редакциягә мөрәҗәгать итә аласыз: (843) 222-09-83 (1791), (843) 222-09-83 (1792)


Теги: Фәйзелхак Ислаев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру