«Хатынны өч нәрсә картайта»

Сәгыйть Кашшап атлы бер адәмне күргәч, Сәйдәш:

— Нигә кашың җимерек? Әллә авырыйсыңмы? — дип сораган.

— Авырмыйм ла, — дигән Сәгыйть. — Хатын әрли. Иртә гауга, кич гауга. Саласың, ди.

— Сәгыйть, синең яшь балаң бармы әле?

— Бар.

— Җылакмы?

— Җылак.

— Алайса, син хатыныңа чи усак утыны алып кайтып аудар.

— Нигә?

— Хатынны өч нәрсә картайта: исерек ир, җылак бала, чи утын! Картайган хатын күп сөйләшә алмый ул!

 

(Нияз Акмал авызыннан. 1988, 2 июнь)

Рабит Батулла

Фото: pixabay  

Комментарий язарга