Шагыйрь Хатыйп Касыймның тууына 90 ел

Шагыйрь, 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Касыйм (Хатыйп Касыйм улы Исрафилов) 1932 елның 15 ноябрендә Татарстанның Түбән Кама районындагы Болгар авылында туган.

1990 елда ул, инженерлык эшен калдырып, Түбән Камада чыга торган «Туган як» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә күчә. 1991 елда «Ак чишмә» исемле беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга.

«Кичке моң» (2001), «Мин җирдә калам» (2004), «Ак болытка орынам» (2006) дигән китаплар авторы.

Хатыйп Касыйм 2009 елда вафат булды.

Комментарий язарга