«Хәмдия» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

 

Хәмдия
(Татар халык көе, М.Фәйзи сүзләре)

Тәрәзәләрдән ай караган,
Түшләренә мәрҗән кадаган.

Кушымта:
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә сүз әйтмәгез –
Зиһене таралган чагы.

Яр гынай булып яралмаган,
Җаннар көйдерер өчен яралган.
Кушымта.

Су буйларына чыклар төшкән,
Иртә үк тә генәй суга кем төшкән?!
Кушымта.

Синең ләй миңа буласың юк,
Мәхәббәтем сиңа ник төшкән?!

Кушымта:
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә үпкәләмим –
Зиһене таралган чагы.

Мирхәйдәр Фәйзи 1923 елда үзенең өченче музыкаль әсәрен – «Ак калфак» драмасын яза. Композитор Җәүдәт Фәйзи «Халык җәүһәрләре» җыентыгында: «Кайбер иптәшләр бу драмада «Хәмдия» көенең тарихы язылган дип уйлыйлар. Бу дөрес түгел. М.Фәйзи бервакытта да әсәрләрендә көйләрнең чын тарихларын язуны максат итеп куймаган. Көйләр аның әсәрләренә музыкальлекне көчәйтер өчен зарури компонент буларак кергәннәр», – ди.

 

Драматург Мирхәйдәр Фәйзи. Орск, 1910 ел

Хәмдия – «Ак калфак» драмасының героинясе. Ул – аксөяк мирзаның иркә һәм чибәр кызы. Хәмдия үзенә атап җыр чыгаруларын тели:

– Аһ, «Тәфтиләү»ләр, «Ашказар»лар, «Мәдинәкәй»ләр кебек минем дә үз көем булса!.. Мин исемемә көй чыгаручы егетне мәңге иркәләр идем. Аһ, никадәр телим үз атыма бер көй булуын, – ди.

Җыр чыгаручы кем генә булса да, ничә яшьтә булса да, аңа кияүгә чыгарга вәгъдә бирә. Күңеле белән җырны күзе төшеп йөргән мирза улы Шаһтимер чыгарыр дип уйлый. Ләкин җырны көтүче егет Бакый чыгара.

Көтүчене түбән катлау дип санаган аксөяк кыз, бу җырны ишеткәч, гарьләнә. Шундый гүзәл җырны гади көтүче егет чыгарганга ышанасы да килми. Бакыйдан көнләшеп йөргән Шаһтимер көтүче егетне пычак белән чәнчеп үтерә. Бакыйның үлгәнен күргәч, кыз акылыннан язар хәлгә килә. Аның мәхәббәтен кабул итәргә әзер була инде ул. Әмма… «Ак калфак»та да, «Галиябану»дагы кебек, мәхәббәт язмышы аянычлы тәмамлана.

Драма сәхнәгә куелганга кадәр «Хәмдия» исемен йөрткән җыр булмаган. «Ак калфак»тагы «Хәмдия» көе халыкка күптән билгеле булган «Шакир солдат» көенең бераз үзгәртелгән варианты икән.

Композитор Җ.Фәйзинең «Халык җәүһәрләре» китабыннан бер өзек: «Карт музыкант Мөхәммәт Яушевның әйтүенә караганда, «Шакир солдат» революциягә кадәр төрле инструментларда уйнала торган көй булган. Аны «Сәйяр» драма труппасы каршындагы милли оркестр да еш башкарган. 1924 елда Казанда «Ак калфак» драмасы сәхнәдә куелганда, Бакый белән Хәмдия мәхәббәтләре әнә шул «Шакир солдат» көенә җырланган икән. Соңыннан гына ул «Хәмдия» исеме белән йөри башлаган».

«Шакир солдат» җыры егерменче елларда «Талга басып» исеме белән дә билгеле була.

Талга басып, тал тибрәтеп,
Сайрый сары сандугач.
Җырлау түгел, җыларсың да,
Өзелеп-өзелеп сагынгач,

— дигән кушымта белән җырлаганга аны шулай атаганнар булса кирәк.

Әлеге җыр Илһам Шакиров, Рафаэль Ильясов, Салават Фәтхетдинов, Идрис Газиев, Азат Нургалиев, Мубай һ.б. репертуарында (текст һәр җырчыда беркадәр үзгә) бар.

(Сәхифә «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы материаллары нигезендә әзерләнде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.)

 

Безнең мирас. — 2021. — №7. — 110-111 б.

Комментарий язарга