Журнал «Безнең мирас»

Халык җырчысы

«Бер гүзәлен сагынам чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз, торналар», «Керфегеңә тамармын мин» һәм башка җырлар – халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов башкаруында тамашачы күңеленә, хәтеренә кереп калган җырлар. Аларны тыңлаганда җырчыны искә алабыз. Әйе, күп кенә җырларны популярлаштырган, халык мәхәббәтен казанган җырчыларны башкарган әсәрләре дә гомерле итә, алар халык хәтерендә башкарган җыр-моңнары белән яши. 2012 елда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Габдулла Рәхимкуловны искә алу кичәсе уздырылган иде. Фойеда җырчыга багышланган күргәзмә дә оештырылды. Габдулла Рәхимкуловның Самарада яшәүче оныгы Айрат белән дә шунда таныштык. Әлеге кичәне оештырып йөрүче егет шул чакта күргәзмәдә кулланырга дип бабасының кайбер фоторәсемнәрен дә тапшырды. Алар хәзер музей архивында саклана. Җырчының бакыйлыкка күчүенә быел октябрь аенда 25 ел булды. Аның тормыш һәм иҗат елларын искә алыйк...


Габдулла Мөхәммәтгалим улы Рәхимкулов

Габдулла Мөхәммәтгалим улы Рәхимкулов 1926 елның 18 маенда Татарстанның Чүпрәле районындагы Кече Шәйморза авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әтисе авылда 23 ел буе колхоз рәисе булып эшли. Кечкенәдән җырларга яраткан Габдулла мәктәптә укыганда төрле үзешчән сәнгать чараларында актив катнаша.


1943 елда унҗиде яшендә ул армиягә алына, Одесса-Харьков юнәлешендәге фронтта ил чигендә хезмәт итә. 1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда хәрби җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый, 70-80 кешедән торган бу танылган ансамбльдә солист буларак та чыгыш ясый. Җиде ел хезмәт иткәннән соң, ул Магнитогорск шәһәренә кайта һәм, училище тәмамлап, тау токымнарын шартлатучы горняк-мастер таныклыгын ала һәм шахтада эшли башлый. Габдулла Рәхимкулов биредәге татар җыр һәм драма түгәрәгенә языла, аңа йөрүчеләр катнашында төрле концертлар оештырыла. Ул елларда күренекле җырчы Рәшит Ваһаповның Магнитогорскида берничә мәртәбә концерты була. Шунда Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкуловның җырлавын ишетеп: «Синең урының – профессиональ эстрадада!» – дип, Казанга чакыра...


Шулай итеп, ул 1954 елда Казанга кайта, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорына кабул ителә. Габдулла Рәхимкулов тора-бара хорда солист буларак та чыгыш ясый башлый, аның иң беренче башкарган җыры – татар халык җыры «Сарман» була. Җырлап бетергәч, тамашачы, Габдулла Рәхимкуловны көчле алкышлап, аны каткат сәхнәгә чакыра. Ул җыр хәтта үзенә кызыклы кушамат булып тагылып та кала. Сәхнәдәшләре аны, эшкә килгәч: «Безнең «Сарманский» килде. Кәефләр ничек, «Сарманский»? – дип шаяртып каршы ала торган булганнар.


Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән гастрольдә. Уңнан бишенче – Г.Рәхимкулов. Казакъстан. 1955 ел

Габдулла Рәхимкулов Татарстан радиосында да җырлар яздыра башлый. Шул чакта Гөлсем Сөләйманова, аны ишетеп: «Энем, син бигрәк моңлы җырлыйсың инде, әллә үзең башкорт баласымы? Киләчәктә дә шулай җырла. Кеше сүзен тыңлама, тавышыңны бозма. Синең күкрәгең бик киң, сулышың тирән...» – ди.


Әле кайчан гына тормышның төрле михнәтләрен кичергән эшче егеткә, чын профессиональ җырчы булып танылганчы, сәнгать юлында күп киртәләрне үтәргә туры килә. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның Габдулла Рәхимкулов турында язган истәлегеннән бер өзек моңа мисал булып торадыр: «1955 ел. Режиссер Сәет ага Булатов, Габдулла белән мине радиокомитетка чакырып, болай ди: «Егетләр, мин бер радиоспектакль әзерлим, шунда сезнең җырлавыгыз кирәк». Без инде ишек төбендә дер калтырап торабыз. Сәет аганың кыяфәте дер калтырата торган иде шул. Радиоспектакль булды, җырладык. Менә шуннан соң Габдулла Рәхимкуловның авазы халык колагына керде дә инде...»


Измайлов паркы. Мәскәү. 1969 ел

1961 елда ул Алма-Атага «Казахконцерт» оешмасына эшләргә чакыру ала, анда бер ел эшләү аралыгында тамашачы аны яратып өлгерә, концертлар гел тулы заллар белән үтә. Язмыш аны янә Казанга кайтара, 1962 елда аның уңышларын читтән күзәткән Филармония директоры Х.Ә.Калинина Габдулла Рәхимкуловны Татар филармониясенә чакыра, бу вакытта Рәшит Ваһапов авырып китү сәбәпле, аңа алмашка тиз арада җырчы табарга кирәк була. Шулай итеп, ул эстрада бүлегендә эшли башлый, тора-бара үзенең концерт төркемен оештыра.


Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләү чорында, танылган җырчылар Р.Тимерханова, Җ.Сәлахова, Д.Сираҗетдинова, Ф.Сөләйманова һәм башка җырчылар белән бер бригадада эшләп, Габдулла Рәхимкулов озак еллар халкыбызга хезмәт итә. Ул сәхнәдәшләренә дә, үз иҗатына да бик таләпчән карый, яңа җырлар өйрәнә, онытыла башлаган көйләрне табып, аны үз репертуарына кертә. Көне-төне җыр өйрәнеп торырга әзер иде, дип искә алалар Габдулла Рәхимкулов хакында сәхнәдәшләре. Мәсәлән, халык арасында бик популяр булып киткән «Зәңгәр төймә» дигән җырның язылуы да аның катнашында була. Фәйзи Садыйков репетиция вакытында әлеге җырның көен уйнап җибәрә, ул аны кайдандыр ишетеп отып алган була, авторын белми, сүзләре дә юк булып чыга. Габдулла Рәхимкулов, тиз арада телефон будкасыннан Гөлшат Зәйнашевага шалтыратып, шул көйне көйләп бирә һәм шуңа сүзләр кирәк булуы турында әйтә. Күп тә үтми, шагыйрьгә сүзләрен язып китереп, әлеге җыр дөньяга чыга. Яраткан композиторыбыз Сара Садыйкова да күп җырларын нәкъ аның тавышына туры китереп язган. Җырчы аларны иң беренче булып сәхнәләрдән башкара, бу җырлар халык күңелендә иң матур аһәңнәр булып яңгырап яши. Сара Садыйкова аңа, үз итеп – «Апушым», Габдулла Рәхимкулов исә аңа «Сарушым» дип дәшә торган була.


Габдулла Рәхимкуловка 1972 елда «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Аның концерт бригадасы республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында бик күп концертлар бирә. Халык соравы буенча, хәтта бер авылда гына да икешәр-өчешәр концерт куярга туры килә аңа. Җырчының тавышы, республикабыздан тыш, илебезнең төрле сәхнәләрендә яңгырый. Илнең кайсы почмагында гына булмасын – Урта Азиядәме, Себер киңлекләре яки Урал таулары артында урнашкан шәһәр һәм авыллардамы – татар һәм төрки халыклар яшәгән барлык җирләрдә дә аны үз итеп, шатланып каршы алалар.


Рәсемдә (уңнан сулга): Әлфия Авзалова, Борис Андреев, Габдулла Рәхимкулов. «Сәнгать бәйрәме». 1975 ел

1979 елда лаеклы ялга чыкса да, Габдулла Рәхимкулов әле тагын унбиш ел буе үзенең концерт төркеме белән республика буйлап чыгышлар ясый. Халык мәхәббәтен казанган җырчыга «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем 1996 елның 21 февралендә генә бирелә. Халкына күпме хезмәт куйган, трактор арбаларында авылдан-авылга йөреп, салкын клубларда чыгыш ясап милләттәшләребезгә моң өләшкән җырчы, гомеренең ахырында гына рәсми рәвештә бу исемгә лаек була, гәрчә, аны яраткан тамашачысы күптән шулай атап йөрткән булса да.


Габдулла Рәхимкулов 1997 елның 8 октябрендә язучыларның Г.Тукай клубында соңгы тапкыр чыгыш ясый – Әхәт Сафиуллинның юбилей кичәсендә җырлый. Ул икенче көнне кинәт вафат була һәм туган төбәгендә – Чүпрәле районының Кече Шәйморза авылында җирләнә. Гомеренең ахырына кадәр халкына хезмәт иткән җырчының исеме яраткан тамашачылары күңелендә, сәхнәдәшләренең истәлекләрендә, җырларында яши. Рухы шат, урыны оҗмахта булса иде.


Сәхнәдәшләре җырчы турында


Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина:


«Габдулла абый Рәхимкулов белән мин 1980 нче еллар башында таныштым. Ул вакытта музыка училищесын бетереп, Җыр һәм бию ансамбленә эшкә килдем. Ә Габдулла абыйның исә, пенсиягә чыгып, иҗат эшчәнлеген дәвам иткән чаклары иде. Габдулла абый мине еш кына үзенең концертларына чакыра, юлда йөргәндә аталарча кайгыртуы, яратып «кызым» дип эндәшүе әле дә хәтеремдә. Миңа, атасыз үскән балага, «кызым» сүзен ишетүе гаҗәеп рәхәт иде. Фатирларга кергәндә дә үзе белән алып керә иде. «Безнең Зөһрә ит ярата, йомырка, бәрәңге белән генә котыла алмассыз», – дип, фатир хуҗаларын көлдерә иде. Сүз уңаеннан, шуны гына әйтим әле: элек кунакханәләргә керү юк иде, авылларда фатирларга урнаша идек. Иҗатымда тәүге роль уйнаучыларның берсе Габдулла абый Рәхимкулов булды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. «Әкрен генә, кычкырмыйча җырла, моңга өстенлек бир, кызым, шулай булганда гына җырың кеше күңеленә барып җитәр», – дип киңәшләрен бирә иде ул. Гастрольдә төрле кызык хәлләр була иде. Гомумән, Габдулла абый җор телле, күңелле кеше булды. Ул концертны шундый җыр белән башлый иде: «Килмәс идем бу якларга, сез дусларым булмаса», – дигән сүзләр бар иде анда. Концерт беткәч, без, әлеге җырның сүзләрен үзгәртеп, үзара: «Килмәс идек бу якларга, акча кирәк булмаса», – дип көлешә торган идек. Әлбәттә инде, аның акчасы да кирәк, дуслар белән дә күрешәсе килгән чаклар булгандыр.


Тагын бер кызык хәлне искә аласы килә. Яшел Үзән районында бер авылда булды бу хәл. Авылның исемен хәтерләмим, салкын клуб, җылыткыч куйганнар. Шул җылыткычка басып, Габдулла абый сәхнәгә чыгарга әзерләнә. Берзаман гримерныйга көек исе чыкты. Габдулла абый бернәрсә сизмичә безгә эндәшә: «Алло, кем яна анда?!.» Карасак, Габдулла абыйның көрән кримплен чалбары эрегән. Шул көе, тамашачыга сиздермичә, күрсәтмичә генә җырлап керде. Кергәч: «Җырлавым җырлау булмады, гел чалбар турында гына уйладым», – дип көлдергән иде.


Тагын Габдулла абыйның хатыны Гамилә апа белән бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре исемдә калган. Алар бер-берсенә «милыем» дип эндәшәләр иде. Бик матур яшәделәр. Кызы Тәнзиләне искә алмаган көне булмагандыр. Габдулла абыйның иң якын иҗатташ дусларының берсе баянчы, композитор Сафьян Ибраһимов булды. Сафьян Ибраһимовның бик күп җырларын ул беренче булып башкарды. Сафьян абыйдан башка гастрольләргә чыкканын хәтерләмим. Аннары ул халык җырларына бик зур өстенлек бирде һәм бездән дә шуны таләп итте. Азат белән бергә аны бик еш искә алабыз, сагынып сөйлибез. Шундый кешелекле, олы йөрәкле иде ул безнең Габдулла абый Рәхимкулов. Урыны җәннәт түрләрендә булсын».


Бер төркем сәхнә ветераннары. К.Тинчурин театры бинасы. 1993 ел

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин:


«Габдулла абый белән төрле концертларда бергә чыгыш ясарга туры килде. Заманында Спорт сараенда Республика көнен билгеләп үткәндә, Татарстан турында җырны башкаргач: «Шәп җырладың!» – дип әйткәне истә калган. Мәскәүдә Мулланур Вахитовның 100 еллыгы уңаеннан 1985 елда узган зур концертта да бик күп артистлар белән бергә чыгыш ясадык, Габдулла абый шунда: «Энекәш, болай ялгыз йөрмә инде, өйлән син», – диде. Күп тә үтми, шунда булачак иптәшем Кадрия белән танышып та киттем. Аннары Габдулла абый талантлы яшьләрне гел мактап, үсендереп җибәрә иде. Мин бер концертта «Кичке авыл көен» җырлагач, ул миңа: «Синең тавышың шәп, тавышыңа халык җырлары бата, шулай дәвам ит, мин дә халык җырларыннан башладым, «Шахта», «Сарман», «Дөм-дөм» кебек озын, моңлы көйләрне өйрән», – диде. Уфада узган концертта, Фәридә апа Кудашеваның да: «Синең тавышың моңлы, халык җырларын күңелеңнән төшермә», – дип әйткәне истә калган. Гомумән, халык бәгырендә урын алган шундый җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясавым, аларның уй-теләкләрен ишетүем белән бик бәхетле мин».


Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин:


«Безнең буын кешеләренең яшьлеге Габдулла абый Рәхимкулов кебек моңлы җырчыларыбызның иҗаты чәчәк аткан чорга туры килде. Бигрәк тә авыл халкы аны бик үз итте, яратты. Җырлавы ягыннан ул – самородок. Беркем дә моны инкяр итми. Ул баянчыларга бик игътибарлы, аларны якын итеп, яратып сөйли иде. Рәис Сафиуллин, Рафаэль Курамшин, Рамил Курамшин, Фәйзи абый Садыйков, Фәрит Хатыйпов, Данис Хафизовлар аның белән бергә эшләделәр. Кыска гына вакыт инструменталь ансамбльгә дә кушылып җырлады. Башлыча аның бөтен язмалары да баяннар белән булды. Сара Садыйкованың «Кайтыгыз, торналар» җырын ул алып чыкты: Рамил Курамшин, Габдулла абый һәм Сара апа белән бер тапкыр репетиция ясыйлар да, аны радиога барып яздыралар. Тәүге тапкыр башкарылган җыр булса да, ул тыңлаучыга әллә кайчан язылып, шомарып беткән җыр кебек тоела. Күренекле композитор Рөстәм Яхин аңа бервакыт «Үзең аңла» дигән җырның нотасын язып бирә, Габдулла абый аны гастрольдә чакта көйләп йөри, әлбәттә, нота белеме юк, әмма баянчысы ярдәмендә тиз өйрәнә. Аны өйрәнгәндә Габдулла абый: «Үзем җырлыйм, үзем елыйм», – ди, ул аның күңеленә шулкадәр тәэсир итә, күрәсең, йөрәге аша үткәреп, бөтен күңелен биреп җырлый. Рөстәм Яхинга тыңлаткач, композитор: «Чын халык көе ясагансың икән бу җырдан», – дип, шулчакта аңа соклануын белдерә».


Рәсемдә Г.Рәхимкулов (сулдан беренче), Данис Хафизов (уңнан беренче), алдагы рәттә сулдан – Мансур Шиһапов, Лена Шагыйрьҗан

Татарстанның халык артисты, баянчы Кирам Сатиев:


«Без аның белән соңгы тапкыр 1997 елның 1 октябрендә Арча районының Урта Бирәзәбаш авылындагы мәчеттә (ул бер үк вакытта мәдәният йорты да булып тора иде) концерт бирдек. Бу Габдулла абыйның сольный концерты иде. Дөрес, ул моннан соң да Язучылар берлеге йортында җырлаган, ләкин үз концерты түгел иде. Әле тагын да эшләргә исәбе бар иде аның, тик көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Сөекле җырчыбызның, «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исеме бирелү уңаеннан, концерт афишасын да миңа ясатырга туры килгән иде, тик, ни кызганыч, ул афишалар белән эшләргә язмаган икән. Вафатына бер ел тулу алдыннан Габдулла Рәхимкуловны искә алырга туган авылына – каберенә бардым. Җәсәде Казаннан ике йөз чакрым чамасы ераклыкта ятса да, ул безгә якын, бүген дә безнең арада күк...» 


Алсу Хәкимова


"Безнең мирас". - 2022. - №11. - Б. 100-105. 

Теги: Алсу Хәкимова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру