Журнал «Безнең мирас»

Халык белән бергә

2020 елның 22 гыйнварында «Татарстан яшьләре» газетасының чыга башлавына 100 ел тулды. Быел, белгәнебезчә, республикабыз оешуга да бер гасыр. Менә шушы ике дата ниндидер символик мәгънәгә ия сыман. Ни генә булмасын, шушы бер гасыр вакыт эчендә газета халкыбыз тормышында (республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә) искиткеч зур роль уйнады, дип әйтә алабыз.


Газетаның чыга башлау датасына гына игътибар итик. 1920 елның башы. Илдә Гражданнар сугышы бара, тиздән Идел буена меңнәрчә корбаннар китерәчәк ачлык башланырга тора. Менә шушы чорда да хөкүмәт татар телендә яшьләр газетасы чыгара башларга карар кыла. Ул, нигездә, яшьләргә багышланганлыктан, РКСМның, ягъни комсомолның Казан губерна башкарма комитеты органы буларак нәшер ителә башлый һәм «Кызыл яшьләр» дип атала. Газетаның тәүге санында ук урын алган татар яшьләренә мөрәҗәгатьтә мондый юллар бар: «Хөрмәтле Кызыл яшьләр! Без, бүгеннән башлап, үзебезнең газетабызны чыгара башлыйбыз. Аның максатлары һәм бурычлары исемендә үк күренә. Безнең газета яшьләр өчен, димәк, ул яшьләр исеменнән сөйләячәк, алар турында кайгыртачак...»


Чыннан да, шул елларның рухын белергә теләсәң, газета төпләмәләрен генә актарырга кирәк. Аларда без Гражданнар сугышында яшь сугышчыларның батырлыгын да, колхозлашу чорын да, беренче бишьеллыкларны да, наданлыкка каршы көрәшне дә, комсомол яшьләр тормышын да бик ачык күрәбез. Утызынчы еллар уртасыннан башлап, илгә зур дәһшәт киләчәген сизгәндәй, хәрби-патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә башлый. Бу чорда редакциядә танылган әдипләр Һади Такташ, Фатих Кәрим, Габдрахман Минский эшли. Фатих Хөсни, Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Ибраһим Гази, Шәрәф Мөдәррис кебек яшь язучыларның беренче әсәрләре нәкъ менә шушы газета битләрендә дөнья күрә.


Газета тормышы ил тормышыннан аерылгысыз булган, дип, юкка гына әйтмәдек. Утызынчы еллар ахырындагы сәяси репрессияләр биредә эшләүчеләргә дә кагыла. Әйтик, кайбер редакторлар нибары ике-өч ай гына эшләп калганнар, елына дүртәр-бишәр редактор алышынган.


Бөек Ватан сугышы башлангач, мәгълүм сәбәпләр аркасында, газета чыгудан туктый.


Редакция хезмәткәрләренең һәм актив авторларның күбесе, сугышка китеп, фронт газеталарында эшлиләр. Һәм яшьләр газетасы 1949 елда гына, «Яшь сталинчы» исеме астында, яңадан чыгуын дәвам иттерә. Бу чорда аның битләрендә яшьләрнең һәм комсомолларның сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуда актив катнашулары, беренче комсомол-яшьләр бригадалары хакындагы язмаларны укый алабыз. Газета битләренә, әкренләп, нефтьчеләр тормышы, соңрак КамАЗ, Түбән Кама нефть химиясе комбинаты төзелешләре килеп керә, яшьләрнең һәм язучы-шагыйрьләрнең иҗаты киң яктыртыла.


1956 елдан бирле, басма «Татарстан яшьләре» исеме белән чыга. Нәкъ менә шушы исем белән нәшер ителә башлагач, газетаның тиражы да нык артты, ул, яшьләрнең генә түгел, урта буынның да, өлкәннәрнең дә яраткан газетасына әйләнде. Моның сәбәпләре байтак. Кайберләрен генә санап китик.


Әйтик, газетабыз, чыга башлавының беренче елларыннан ук, әдәбият-сәнгатькә зур игътибар биргән, язучыларны актив пропагандалаган. Нәкъ менә 60-80 нче елларда газета редакциясе каршында әдәби берләшмә эшләп килгән һәм анда бүгенге күп кенә халык язучылары да чыныгу алган.


«Газета, коллектив агитатор һәм пропагандист кына түгел, ә коллектив оештыручы да», – дигән гыйбарә бар. «Татарстан яшьләре»нең тиражы 80-90 нчы елларда 200 мең данәгә җитүдә нәкъ менә ул оештырган «Каз өмәләре», «Озын толым», җыр конкурсларының да тәэсире зур булгандыр. Бүген инде андый чаралар оештыру шактый авырлашты, әмма берсен – милли көрәш буенча «Татарстан яшьләре» призларына 16-18 яшьлек үсмерләр арасында республика турниры» үткәрүне аерым әйтеп китәргә кирәктер. 1973 елдан бирле узучы әлеге бәйге бик күп яшьләргә зур спортка юл ачты, байтак егетләргә соңрак тормышта да югары үрләр яуларга булышты.


Заманалар ничек кенә авыр булмасын, газета редакциясе бүген дә җиңүчеләргә үз бүләкләрен, футболка, календарь тапшыра, алар хакында газета битләрендә язып чыга. Чыннан да, көрәшчеләр арасында да, тамашачылар арасында да бу турнирның абруе зур.


Әгәр язмамда газетаның баш мөхәррирләре хакында әйтмәсәм, гөнаһ булыр иде. Чыннан да, барысы да илгә-көнгә билгеле шәхесләр. Алданрак билгеләп үткәнемчә, дәһшәтле 30 нчы еллар ахырында аларның кайберләре редактор булып 2-3 ай гына эшләп калган, әмма без андыйларны да онытырга тиеш түгел. Әйтик, 1959 елда, газета редакторы булып, аннары танылган дәүләт эшлеклесе – ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары, соңрак ТР Фәннәр академиясе президенты вазыйфасын башкарган Мансур Хәсән улы Хәсәнов эшләп алган. Бездә нибары 8 ай эшләп, аннан соң фән юлына кереп киткән, зур постлар биләгән, әмма газета тормышында барыбер якты эз калдырган. Кырыктан артык редактор арасында Ибраһим Гази, Гали Хуҗи, Ислам Беляев, Барлас Камалов кебек әдипләр дә бар. Янәдән иң зур тираж җыйган сиксәненче елларга кайтсак, ул чорда биредә Харрас Әюп, Рәфыйкъ Юныс, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөдәррис Вәлиев, Госман Гомәр, Рашат Низами, Газинур Морат кебек язучы-шагыйрьләр хезмәт куйган.


Шулай да тагын бер мөхәрриребезне – Исмәгыйль Сәлман улы Шәрәфиевне аерып әйтәсе килә. Искиткеч кешелекле, талантлы, зур оештыру сәләтенә ия шәхес иде ул (урыны җәннәттә булсын!). Аның редакциядә азмы-күпме эшләгән һәр хезмәткәрне фатирлы итү өчен күпме тырышканын үзе генә белгәндер. Бүген матбугат чаралары да, редакторлар да бик күп, әмма андыен табып булмастыр, мөгаен.


Газета-журналлар күп дигәннән, бүгенге мөхәррирләрнең байтагы – нәкъ менә «Татарстан яшьләре»ндә канат ныгытып киткән кешеләр. Болай дигәндә мин «Ватаным Татарстан»ны 16 ел җитәкләгән Миңназыйм Сәфәровны, басманың бүгенге җитәкчесе Гөлнара Сабированы, «Ирек мәйданы» гәҗитенең баш мөхәррире Раиф Усмановны, ГТРК «Татарстан» җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдиновны, «Сираҗи сүзе»н оештыручы Искәндәр Сираҗины, бүгенге көндә берүзе 2-3 исемдәге гәҗит чыгаручы Лилия Сөнгатуллинаны һәм башкаларны күздә тотам. Чөнки «Татарстан яшьләре» гомер-гомергә яшь журналистлар өчен өйрәнү мәктәбе булды һәм хәзер дә шулай булып кала бирә.


Газетаның рубрикаларына гына игътибар итсәк тә, тематиканың бик киң икәнлеген күрербез. «Җиде көн», «Юмор-сатира», «Хәтер-хатирә», «Яшәеш», «Көн кадагы», «Атнакич кунагы», «Сердәш», «Тормыш дулкыннары», «Бакчачы почмагы» – һәр рубрика үзе хакында үзе сөйли. Тагын шунысы да бар: газетаның даими язышып торучы авторлары бар. Күп кенә басмалар, бигрәк тә район газеталары авторларның күзгә күренеп кимүе хакында зарланганда, бездә, киресенчә, аларның саны даими арта бара. Иң кызыгы шунда: араларында элеккеге журналистлар һәм укытучылар гына түгел, ә төрле һөнәр ияләре, хәтта академиклар, Россия Дәүләт Думасы депутатлары булуы да куандыра. Әгәр бүген кемдер – тарихчымы ул, язучымы, студентмы – республика, ил тарихын ныклап өйрәнергә теләсә, «Татарстан яшьләре» төпләмәләренә генә мөрәҗәгать итсен. Алардан, кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар аша, безгә тарих үзе бага.


Атлас Гафиятов, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре

Теги: Атлас Гафиятов Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру