Журнал «Безнең мирас»

Халкыбыз мирасын пропагандалаучы әдип

https://www.youtube.com/watch?v=gDlsYM7KDFY

Быелга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге билгеле булды. Барлыгы премиягә 9 кеше дәгъва кыла. Алар арасында язучылар, рәссамнар һәм актриса бар. Бүген  сүзебез “Кояшны кочкан малай», Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары авторы Ләбиб Лерон турында.  Һәр елның 26 апреле татар халкының рухи тормышында гаять зур урын алып торган тантаналы көн булып хәтергә кереп кала. Бу көнне без әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкыган, үзенең иҗаты белән  милләтебезне гасырлар буена рухландырырлык, уйландырырлык кыйммәтле мирас калдырган күренекле шагыйребез – Габдулла Тукайны искә алабыз. Һәм инде татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә аеруча зур уңышка ирешкән шәхесләрне Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләүнең  дә шушы датага туры китерелүен символик вакыйга буларак кабул итәбез. Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия карары нигезендә, быелгы 2021 елда әлеге премиягә тәкъдим ителүчеләр исемлегендә Ләбиб Лерон да бар.


Язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон  иҗат итмичә яши алмый, без дә аңа дәвамлы иҗат итүен телибез.


Чыганак: trt-tv.ru

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру