Журнал «Безнең мирас»

Артист Хәлил Әбҗәлиловның тууына 125 ел

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1958), СССРның халык артисты (1957) Хәлил Гали улы Әбҗәлилов 1896 елның 29 сентябрендә Оренбург губернасының Шарлык өязендәге Мостафа авылында туа. Шагыйрь М.Җәлилнең туганнан туган абыйсы.


1918 елда Х.Әбҗәлилов «Ширкәт» труппасында уйный башлый. Гражданнар сугышы елларында фронт театр бригадаларында эшли. 1920-1922 нче елларда – Хивә һәм Бохара татар театрларында, 1923-1924 нче елларда Әстерхан дәүләт татар театрында иҗат итә.


1924-1928 нче елларда Бохара дәүләт киностудиясе (хәзер – «Үзбәкфильм») фильмнарында уйный. «Үлем манарасы астында» (Корбашы-атаман), «Рәвәт чүл бүреләре» (1928, Абдулнәби бай ролендә), «Икенче хатын», «Кемдә хакимият», «Махау авырулылар» фильмнарында рольләр башкара. Титрларда ул Х.Джалилов дип языла.


Х.Әбҗәлилов 1963 елның 18 мартында Казан шәһәрендә вафат була.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру