XIX гасыр хәлегъ документы

Безнең кулда саклана торган бу кулъязма документ XIX гасыр азагына карый. Ул 17,5х22 см үлчәмле кәгазьгә нәсех ысулы белән гарәп хәрефләрендә язылган 16 юлдан гыйбарәт. Әлеге документ – «аерылышу кәгазе», ягъни ир ягы, хатын ягы бер-берсенә карата бернинди дәгъва булмавын шаһитлар алдында белдерә һәм дүрт як та имза сала: ир үзе, хатын, хатынның әтисе һәм шаһитлар.

Билгеле булганча, 1828 елдан башлап парларның аерылышу факты метрикә кенәгәләрендә теркәлә башлый. Шулай итеп, метрикә кенәгәләре язылышу һәм аерылышу вакыйгасын раслый торган төп чыганакка әйләнә. Имамнар татар телендә, кайбер очракларда рус телендә дә таныклыклар, кенәгәдән күчерелмәләр дә биргәннәр. Бу документларның исемнәре төрлечә булган: метрикә таныклыгы, күчерелмә, копия, шәһадәтнамә һәм кайбер очракларда иске традиция буенча «хәлегънамә» (аерылышу акты) дип тә атаганнар. Метрикә кенәгәләрен алып бару, аларга нигезләп таныклыклар бирү Диния нәзарәте тарафыннан даими күзәтелгән. Ләкин барыбер параллель рәвештә чын хәлегънамәләр дә язылган икән. Тарихчы Җәүдәт әфәнде Миңнуллин, мисал өчен, үз хезмәтендә шундый 8 документны тикшерә. Шуларның бишесе – берьяклы документ, өчесе – икеяклы акт үрнәкләре.

Без тикшергән документ – икеяклы хәлегънамә үрнәге. Ул татарда гаилә-никах мөнәсәбәтләренең кайбер якларын конкретлаштырырга мөмкинлек бирә. Без бит хатын-кызның бернинди хокукы булмаган, өч тапкыр «талак» сүзен ишеткән дә атасы өенә кайтып китәргә мәҗбүр булган дип уйларга өйрәнгәнбез. Чынлыкта ислам кануннары хатын ягын хаклый икән, документтан күрәбез: мәһәр тулысынча кайтарыла! Аерылышуга сылтау итеп «өлфәт мәхәббәт» юклыгы китерелсә дә, чын сәбәп уртак сабый булмауда; ниндидер сырхаулар аркасында, Бибишәрифә балага уза алмаган. Икенче хатынга өйләнгән Исхакның балалары була.

Шунысы игътибарга лаек: документта искә алынган Йосыф улы Исхакның, Хәлиулла улы Гибадулланың, Биктимер улы Бикмөхәммәднең нәсел-нәсәбе бүген дә Татарстанның Сарман районындагы Карашай-Саклау авылында яшәвен дәвам итә.

 

Хәлегъ документы. XIX гасыр

Текстның хәзерге язуга күчермәсе

(1) 1884 нче елда априлнең 12 нче көнендә Өфе губернасы Минзәлә өязе Нөркәй

(2) вулусы Иске Саклау (Татарстан Республикасы Сарман районындагы Карашай-Саклау авылы) аулында ясаклы (дәүләт файдасына салым түләүче социаль катлам) Исхак Йосыф углы (соңыннан Габделгани кызы Бәдигылҗамалга өйләнәчәк, балалары Мотыйгулла (1897-1900), Хәкимулла (1890-1943), Мөхлисулла) шушы вулусның

(3) Теләнче Тамак (Татарстан Республикасының Тукай районы) аулының типтәр (татарлар арасында бер социаль катлам) Гыйзбулла Госсаметдин углының кызы Бибишәрифә илән

(4) арамызда өлфәт мәхәббәт (ике яктан да мәхәббәт) юклы сәбәбле хәлегъ итгелде (аерып җибәрелде). Хәлегъ бирелте: бер җон түшәк дәхи (тагын) бер җон

(5) ясдык вә һәм мәһәр муассилларга (әйберләре) вә һәм мануфакларны (мануфактура) вә һәм кисваи (кием) вә сиккинаи (көмеш акча) хакларындан аергай

(6) вә фәхелелмәк (өстенлек) шарты илән хәлегъ кылдым. Мән мәхлүгем Бибишәрифә Гыйзбулла кызы хәләл җәмәгатем

(7) Исхак Йосыф углы илән арамызда өлфәт вә мәхәббәт юклыг сәбәбле хәлегъ әйтүб, хәлегъ бирелгәй

(8) бер җон түшәк вә һәм бер ясдык вә һәм мәһәр могаҗәлләрендән гайре мануфакларындан вә кисваи,

(9) вә мугайанәт сиккиләремездән ибрәә шарт илән һичкемнең икрааһ вә иҗбар зарар (үпкәләмичә, зарар китермичә)

(10) гакылым дөрес хәлендә хәлегъ кыйлмакны кабул итдем. Растлыкны шаһидәеннәр хозурында

(11) махсус тамгам (тамга) салдым. Мән Габдейосыф углы хатыным Бибишәрифә Гыйзбулла

(12) кызының хәлегъ улуның кабул итүб мәзкүр шартлар илән шаһидәеннәр хозурында хәлег

(13) кылдым (тамга). Шаһидлар Гыйбадулла Хәлиулла углы ошбу мәҗлестә улуб кулым куям.

(14) Бикмөхәммәд Биктимер углы ушбу мәҗлестә улуб тамгам (тамга) салдым.

(15) Мән Гыйзбулла Госсаметдин углы кызым Шәрифәнең җәмәгате илән хәлегъ мәҗлесендә сәгыйр улуб кызым ризалыкмагын

(16) ир киявем Исхакда низагыбыз калмай вә бу шаһидлар хозурында тамгам салдым.

 

Кереш мәкалә һәм текстларны журналга Назыйм Мәхмүтов әзерләде.

«Безнең мирас». — 2021. — №10. — 14-15 б. 

Комментарий язарга