Хәйрулла паёгы

Хәйрулланы больницага китереп салдылар. Ул бик каты ыңгырашып ятты. Янына әледән-әле сестра килеп тора. Йә укол кадый, йә дару эчерә… Ә авыру һаман ыңгыраша: «Ах, үләм, үләм!» – ди.

Беркөн Хәйрулла үзен-үзе белеш­термәс хәлгә килде. Кинәт өстеннән юрганын ачып җибәрде дә торып утырды. Тирә-якны күзәтеп чыкты. Бер түшәмгә, бер кулларына күз төшерде.

– Ничә көн ятам мин монда? – дип сорады ул аннан палатадагылардан. Аңа үз-үзен белештермичә өч көн ятканлыгын әйттеләр. Шуннан соң ул, әкрен генә сузылып, тумбочка тартмасын ачты һәм кинәт гаҗәпләнгән сыман:

– Интересный икән монда тәртип! – дип куйды.

Шул арада сестра килеп җитте.

– Менә сиңа мә! – диде ул, Хәй­рулланы күреп. – Кичә: «Үләм, үләм», — дип яткан кеше бүген танымаслык булган, алыштырып киткәннәрмени… Димәк, кризис үткән. Болай булгач, тиздән савыгырсыз…

Хәйрулла, күзләрен йома төшеп, йөзен чытты:

– Савыгырсың… сездә…

Сестра гаҗәпләнде:

– Нигә алай дисез?

Хәйрулла тагын тумбочкага карап алды.

– Мин бит ничә көн ашамадым. Ә тумбочканы ачып карасам – бушлык. Валчык та юк, ичмасам!

– Димәк, аппетитыгыз да ачылган. Бу инде терелеп өйгә кайтырга бер генә адым калган дигән сүз…

– Шул шул, – диде Хәйрулла, – сезгә безне тизрәк озатырга гына кирәк. Ә калганы чёрт с ним!

– Туктагыз әле, – диде сестра, тагы да гаҗәпләнә төшеп, – мин сезне аңлап җиткермим бугай…

Хәйрулла бу юлы да кашларын маңгай өстенә күтәрде:

– Мин, – диде ул сестрага, – өч көн ашамадым…

– Хәлегез шундый иде шул. Тиздән төшке аш бирелер, туйганчы ашарсыз…

– Анысын мин үзем дә беләм…

– Эш нәрсәдә соң?

Хәйрулла сүзен дәвам итте:

– Мин өч көн ашамадыммы? Өч көнлек паёгым калдымы?..

– Әллә сез узган көннәр өчен сорыйсызмы? – диде сестра, шаккатып.

–Нигә сорамаска, – диде Хәйрулла. – Миңа ул власть тарафыннан куелган паёк бит. Раз так, син аны давай миңа сполна!

Сестра Хәйруллага узган көннәр өчен аш бирелмәвен аңлатырга тырышып карады. Ләкин Хәйрулла үзенекен такылдый бирде:

– Миңа паёк бирелгәнме? Бирел­гән. Мин аны ашарга тиешме? Тиеш!

Сестра аңа узган көннәр өчен паёкны бирергә мөмкин булмавын аңлатып маташкан арада, палатадагы бер авыру иптәш, үз тумбочкасын ачып, тулы ике пакет алды да Хәйрулла янына килде.

– Борчылмагыз, иптәш, – диде ул, – менә биредә бер дистә йомырка, бер кило сохари җыелган икән. Мин барыбер бүген чыгам. Ә сез – авыру кеше. Ашагыз, тазарыгыз…

Аннары бер сәер елмаю белән өстәде:

– Сезнекедәй авырудан самый файдалы дарулар инде болар.

Хәйрулланың йөзе ачылып китте. Ул бүләкләрне алып рәхмәт әйтте дә бер сохарины кетер-кетер кимерә башлады.

Аргы почмактан бер бала күтәрелде. Ул да бер төргәк алып килде.

– Менә, абый, өйдән пәрәмәч китергәннәр иде. Докторлар миңа әлегә ярамый, диделәр. Бәлки, сез ашарсыз.

Хәйрулла төргәкне ачып карамыйча гына тумбочкага тыгып куйды.

– Ә без аны врачлар күзеннән ераг­рак яшерик!

Шуннан соң ул, баягы пакетның берсен ачып, йомыркаларны тумбочка өстенә тезде дә санап чыкты, аннары бер стакан алып килде, аңа берьюлы өч йомырка сытты. Стаканны күз турысына күтәреп карады да:

– Кара, дүрт йомырка сытсаң, полный стакан була икән, ике йөз грамм, значит, – диде.

– Ә син тагын берәрне кәкет, – диде кемдер.

– Бу юлы өчесе дә җитеп торыр, мин бит әле авыру кеше, – диде Хәйрулла һәм, стаканга тоз салып, кашык сабы бе­лән болгатты да голт-голт итеп эчеп җибәрде. Артыннан пәрәмәч капты.

– Берсәк тамак ялганды, малайлар, – диде ул, корсагын сыйпап.

Озак та үтмәде, төшке аш китер­деләр. Хәйрулла ашарга ашыкмады. Башкалар алдына аш куелгач, үзенең порциясен аларныкы белән чагыштырып карады. Шунда гына аңа берьюлы ике порция бирелгәнлегенә ышанды.

– Что же, болай да ярый, – диде ул. – Ашаган саен икешәр порцы бирсәләр, бурычларын түлиләр, значит. Өч көннән соң без квита. Закон!

Ашап туйгач, Хәйрулла бөтен палатаны яңгыратып кикереп куйды.

– Кунактан чыктыкмыни! – диде аннары авызын сөртә-сөртә.

Көндезге аштан соң авырулар янына туган-тумачалары килә башлады.

Хәйрулланың хатыны палатага кереп тормады. Ул, тәрәзә каршына гына килеп, Хәйрулласын чакырып кул изәде. Хәйрулла, әтәч кебек очынып, тәрәзә төбенә кунаклады. Аннары форточкага башын тыкты да:

– Миңа ашарга китереп йөрмәгез. Биредә курорттагы кебек сыйлыйлар, – диде. Аннары тагы да катырак итеп:

– Карагыз аны, мин авырый дип, тавык суя күрмәгез, үз кулым белән суярмын, – диеп кычкырды.

 

(«Юмор һәм сатира» китабыннан, 1966)

Фото: pixabay

Комментарий язарга