Журнал «Безнең мирас»

Хәйләкәр булудан кечек вакыттан ук саклану тиештер

Хәйлә кылам дип кешене алдау, юк-бар сүзләр илә кешене ышандыру - бик яман вә явыз холыклардандыр. Яман вә ялкау балалар мәктәпкә бармас өчен, яки, барсалар да, сабак укымас өчен «Хәлфә өйдә юк!» яки «Бу көн сабак бирмәде!» дип, өйләренә кайтып, ата-аналарын юк сүзләр илә ышандырырлар. Ата-анасы да, балам алдамый торгандыр, дип инанып, углына ачуланмас. Шулай итеп, мондый яман гадәткә өйрәнгән балалар, бер мәртәбә, ике мәртәбә аталарын яки хәлфәләрен алдап, төрле хәйләләр кылып, алтын кеби газиз гомерен сабак укымый бушка үткәреп, тәмам надан вә холыксыз булып калырлар. Зур булгач та, мондый начар гадәтне ташлый алмый, тагын да зуррак хәйләләргә өйрәнеп, төрле яман эшләр кыла башларлар. Ахырында бу кешенең хәйләкәрлеге галәмгә фаш булып, «Ул хәйләче!», «Ул алдакчы!» дип яман атка калыр. Һәркем аңардан өмет өзәр. Аның эшләгән эшенә, сүзләгән сүзенә инанмаслар, аңа шәфкать вә ярдәм дә кылмаслар. Шул сәбәпле ул, халык арасында үз кадерен үзе югалтып, кадерсез, абруйсыз, надан вә фәкыйрь, эшлексез кеше булып калыр. Гомерен кыен вә мәшәкатьтә үткәрер. Хәйләкәр булудан кечек вакыттан ук саклану тиештер. 


Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


Безнең мирас. - 2014 ел. - №12. - 30 б. 


Фото: pixabay 

Теги: К.Бикколый Г.Госмани Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру