Журнал «Безнең мирас»

Гыйлем ияләре...

Мәгълүм булганча, Татарстан мөсел­маннарының Диния нәзарәте һәр елны аерым бер темага багышлап уздыруны күркәм гадәткә кертеп җибәрде. Узган 2015 ел «Татар дин галимнәре елы» дип игълан ителде һәм шул уңайдан танылган дин әһелләре яшәгән районнарга сәфәрләр оештырылды, имамнар рухына дога кылынды.


Бубыйлар төбәге кадерләүгә лаек


Әгерҗе – Казаннан ерак урнашкан районнарның берсе. Шуңа күрә дә бу якларга сәфәребез төнлә башланды һәм таң атканда инде без бай тарихлы төбәккә аяк бастык. 25 июньдә Әгерҗенең «Нур» мәчетендә халык җыены уздырылды, максатыбыз шул чарада катнашу иде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Казан һәм төрле районнардан килгән имамнар иң әүвәл Иж-Бубый авылында булды.


Татар халкы тарихыннан хәбәр­дар­лар Иж-Бубыйлар мәдрәсәсе, гомумән Бубыйларның кем булуы хакында һичьюгы берничә сүз әйтеп бирә алыр. Шулай да кыскача гына кабат искә төшереп үтү дә артык булмас. Тарихи чыганаклардан мәгълүм булганча, Иж-Бубый авылындагы мәдрәсә 1781 елда эшли башлаган. XIX гасыр ахырында бертуган мәгърифәтче Гобәйдулла һәм Габдулла Бубыйлар әлеге уку йортында реформа ясаган. Мөхлисә Бубый исә хатын-кызлар мәдрәсәсен оештырып җибәрә. Иж-Бубый мәдрәсәсе 1911 елның гыйнварында ябылган, аның мөгаллимнәре эзәрлекләүгә дучар ителгән.


ХIХ гасыр архитектура ядкяре – Габдулла бай Гобәйдуллинның кунак өендә Бубыйлар тормышын чагылдырган тарихи экспонатлар, төрле елларга нисбәтле гарәби кулъязма һәм басма китаплар бар. Хәзерге вакытта бу бина авыл мәчете дә булып тора.


Кунаклар, мәчет намазын укып алгач та, түр якта урнашкан тарихи ядкярләр белән танышты. Имамнар авыл кешеләренең туган яклары хакында горурланып сөйләгәннәрен тын гына тыңлап утырды... Өч бертуган Бубый гаиләләре белән яшәгән ике катлы торак йортта ремонт эшләре бару сәбәпле, экспонатларны биредә кадерләп саклыйлар икән. Алга таба ниятләре – зур, заманча музей оештыру. Бу хакта «Бертуган Бубыйлар» иҗтимагый оешмасы директоры Раиф Гәрәев бәян итте.


Шуннан соң Бубыйлар яшәгән торак йортны карадык. Мөхлисә Бубый укыткан кызлар мәдрәсәсе шул йорт каршында булган икән, әмма ул юкка чыккан.


Хәйрияче Мөхәммәдҗан Әхмәт­җан улы 1895 елда салдырган җа­мигъ мәчетенең матурлыгына, бас­кыч­ларының һәм агач ишекләренең ныклыгына сокланып эчкә уздык. Биредә дә төзекләндерү эшләре бара икән. Алай да хәзрәтләр тарихи мәчетнең таушалган идәненә келәм җәеп намазга басты, дога кылды. Җил-давылларга бирешмәгән борынгы дивар эчендә дога яңгырады: «Динебезне, милләтебезне саклаган, тәрбия кылган, рухыбыз сагында торган бабаларыбызның урын­нарын җәннәт түрләреннән ит­сәң иде... Мәгърифәт нурын тарат­кан Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә һәм башка мөгаллим-мөгал­лимәләрнең, бик күпләргә ярдәм кулы сузган, шушы мәчетне төзеткән Мөхәммәдҗан Әхмәтҗан улы рухларын шатландырсаң иде... Кылган догаларыбыз аларның рух-шәрифләренә барып җитсә иде...»


Җамигъ мәчеттә төзекләндерү эшләре өлешчә башкарылган. Әйтик, түбәсе, тәрәзәләре алыштырылган. 2007 елда – манара, 2014 елда яңа ай куелган. Бу эшләрне авыл аксакалы, 85 яшьлек Җәүдәт абый Хәлиуллин башлап йөргән.
Биредә яшәүчеләр теләгәнчә, Иж-Бубый авылына музей-комплекс дәрәҗәсенә күтәрелергә һәм рухи мирас буларак ныграк кадерләнергә язсын.


Чистави ватаны


Совет заманында Дагыстанның дин әһелләре, мөселманнары ни өчен Татарстанга килеп йөргән соң? Әлбәттә, Әбү Габдерахман Мөхәммәдзакир бине Габделваһһаб әл-Чиставиның (Саснави) каберен зиярат кылып йөргән алар. Олуг татар ишанын безнең дин әһелләре дә зурлый хәзер. Чистай районына сәфәребез чираттагы «Чис­тави укулары»нда катнашу, шәех рухына дога кылу, каберен зиярат итү нияте белән оештырылды. Моннан тыш быелгы укуларда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чиставиның «Хузур» нәшрият йорты тарафыннан татар, урыс, гарәп телләрендә бастырылган «Мөршидләрнең фикерләүләре» китабы тәкъдим ителде.


Гарәп телендәге бу хезмәтнең ике басмасы мәгълүм. Аның берсе 1890 елда татар дин галиме Галимҗан Баруди тарафыннан нәшер ителгән. Икенчесе – шәех әл-Багини басмасы. Камил хәзрәт Сәмигуллинга Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Мөхәммәдов менә шул басманы бүләк итеп биргән дә инде. Шулай итеп китапның дагыс­танлылар саклаган нөсхәсе узган ел Чиставиның ватанында да үз укучыларын тапты.


Китап керешендә түбәндәге мәгълү­мат­лар бар: «Мөхәммәдзакир Казан губернасының Чистай шәһәре мәчетендә ярты гасырга якын имам-хатыйп вазифасын үтәгән. Ул шунда «Кәмалия» мәдрәсәсен тәэмин иткән. Россиянең төрле өлкәләреннән һәм губерналарыннан ислам дине гыйлемен алырга килгән йөзләрчә яшьләргә тормыш итүгә юл күрсәткән. XIX гасырның 80 нче еллары ахырында «Кәмалия»дә якынча 400 шәкерт белем алган. Алар укырга Чистай өязеннән генә түгел, Казан, Уфа, Самара һәм башка җирләрдән дә килгәннәр. Р.Фәхреддин, Ф.Кәрими, Г.Гафуров-Чыгтай, Х.Фәйзи-Чиста­пу­ли кебек мәшһүр кешеләр әлеге мәдрәсәдә белем алганнар. 1882 елда шәех үз акчасына тагын бер мәчет салдыра. Шулай итеп, ул халкыбыз күңелендә мәгърифәтче, галим буларак кына түгел, юмарт мөселман булып та истә калган».


Чистави укуларында катнашкан дин әһелләре, татар галимнәре, мәхәллә халкы татар шәехе Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави 1846-1893 еллларда имамлык иткән «Нур» мәчетендә дә булды. Бу мәчет совет хакимияте елларында да ябылмаган. Иске гарәби язулы китаплардан тыш биредә Чистави чорыннан калган борынгы агач мөнбәр дә саклана. Август аенда ошбу тарихи мәчеттә төзекләндерү эшләре бара иде. Шулай ук аның тирәсендә һәм 1990 елда салынган мәдрәсә ишегалдында балалар өчен махсус спорт мәйданчыгы булдырылган.


Берничә айдан соң бу мәчеттә кабат булырга туры килде. Аллага шөкер, биредә төзекләндерү эшләренең нәти­җәсе күзгә күренеп тора: мәчет тагын да күркәмләнеп, яктырып киткән. 2017 елда Закир хәзрәт 47 ел имам булган мәчетнең 200 еллыгы үткәреләчәк.


Мәрҗани кабере янында елады...


Республикабыз мөфтие Камил хәз­рәт Сәмигуллин КФУның Көн­чы­гышны өйрәнү институты студентларына татар дин галимнәре турында сөйләде. Сүзен ул болай башлады: «Гарәпләр Коръән Хиҗазда иңгән, Истанбулда матур итеп язылган, Каһирәдә гүзәл итеп укылган, Казанда беренче мәртәбә басылган, диләр. Дөрстән дә, 1803 елда нәшер ителгән басма Коръән – «Казан басмасы» белән безнең бабайлар ислам тарихына кергәннәр. Фикъһ – ислам хокукы мәсьәләсенә кагылышлы гарәп китапларында намаз вакыты турында сүз барганда «Болгар шәһәрләрендәге кебек» дип чагыштырулар китерелә. Ягъни, безнең җирлеккә хас үзенчәлек – җәй көннәрендә шәфәкъ кызыллыгы бетмәү искә алына. Ә инде төрле илләрдә киң таралган татар дин галимнәре хезмәтләренә килсәк, аларны бик күп санарга мөмкин булыр иде. Ул хезмәтләрне элеккеге заманнарда да өйрәнгәннәр, хәзерге дөньякүләм танылган ислам уку йортларында да укыталар. Әйтик, без Төркиядә дини гыйлем алганда, «Карабаш тәҗвиде»н һәм татар имамнары язган классик дини китаплар буенча укыдык. Габдрахман Карабашның «Карабаш тәҗвиде» китабы барча төрки халыкка Коръәнне укырга өйрәнергә булышкан рухи мирас».


Чит илләрдә безнең кайбер татар дин галимнәрен башка ил галиме дип беләләр икән. Хәзрәт бу хакта искәртеп, үзе шаһит булган вакыйганы сөйләде: «Казанга Әл-Әзһар халык­ара университетының Фәләстыйн бүлеге җитәкчесе, шәех Исмәгыйль Бүлбүл килгән иде. Ул безгә күп еллар дәвамында бөек Әфган галиме Мәрҗанинең 3 томлык китапларын шәкертләренә өйрәтүе хакында сөйләде. «Әфган галиме» дип әйтүе күңелгә тиде һәм кунакны Мәрҗани мәчетенә, йортына, татар зиратына алып бардык. Ул Мәрҗанинең кабере янында, галимне олылап, елый-елый үзенең шигырьләрен укыды. Бөек галим каберен зиярәт кылу аңар шулкадәр нык тәэсир итте ки, шунда әйтте: «Әгәр дә остазым Мәрҗани кабере янына җирләсәгез, мин Казанга эшләргә килер идем...»


Шулай ук мөфти хәзрәтләре чит илләрдән алып кайткан китаплар белән дә таныштырды: «Гарәбстанга сәфәр кылганда галим Салих Мәһди әс-Самараи белән күрешергә насыйп булды. Ул минем Татарстаннан икәнне белгәч ике томлык гарәпчә китабын бүләк итте. Бу китап Япониягә ислам китергән татар имамы Габдеррәшид Ибраһимов турында. Ул иске татар теленнән гарәпчәгә тәрҗемә ител­гән булган. Әлеге татар имамы дөнья буйлап йөргән һәм исламга дәгъватлаган. Нәкъ менә аның башлангычында Япониядә беренче мәчет төзелгән».


Дин галиме, тәрҗемәче Шәйхе­л­­ис­лам Хәмидинең «Әл-иткан фи тәр­җемәтел Коръән» дигән ике томлык Коръән тәфсире булуы мәгълүм. Хәмидигә хөрмәт йөзеннән, Тукайны аның янына күмгәннәр, дигән фикер дә бар. Ләкин совет чорында Шәйхелислам Хәмидинең кабере юкка чыккан. Сарман районы Яхшыбай авылында Коръәнне татар теленә тәрҗемә кылган Шәйхелислам Әсәдулла улы Хәмиди эшләгән борынгы мәчет бинасы саклана.


Камил хәзрәт Бәйрутта Мөхәм­мәдморад Рәмзинең «Тәлфыйк әл-әхбар вә тәлкыйх әл-әсар фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» китабының бер нөсхәсен табуы хакында да сөйләде. Иске Әлмәт авылыннан булган Рәмзи хәзрәт Мәккәдә гарәп шәкертләренә гыйлем биргән. Галимнәребез хакындагы китабын шунда яшәгәндә яза. Белгәнебезчә, Ризаэддин Фәхреддиновның да моңа охшаш хезмәте бар, ул «Асар» дип атала. Татар дин галимнәренең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында язылган әлеге саллы китапларны укып та без бабаларыбызның ни дәрәҗәдә укымышлы, гыйлемле кешеләр булганын аңлый алабыз.


Мәкаләнең журналдагы исеме: "Гыйлем ияләре илләрне һәм дәверләрне гизә"

Теги: Айзирәк Гәрәева Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру