Журнал «Безнең мирас»

Гыйффәт (гаилә дәресләре)

Гыйффәт – адәмнең нәфес теләгенә ияреп начар эшләргә катышудан үзен саклавыннан гыйбарәт булган бер гүзәл эштер. Намусын, кадерен вә бөтен мәртәбәсен саклап, начар вә кабахәт эшләрдән, гаеп булган эшләрнең һәрберсеннән качып, адәмлек өчен лязим булган тугры юлга кергән адәмнәргә гафиф яисә гыйффәтле диярләр. Гыйффәт – бер мәгънәви җәүһәрдер ки, адәмнәрнең төп кадер вә кыйммәте моның берлә үлчәнер. Хатыннарның үзләренә махсус булган иң гүзәл, иң кадерле зиннәтләре – гыйффәттер. Гыйффәтсез хатын – нурсыз, пычрак, җирәнгеч бер гәүдәдер. Гыйффәтләрен сакларга тырышмаган хатыннар һичбер вакытта мәхәббәт вә илтифатка лаек була алмаслар. Ханымлык мондый хатыннардан ерактыр. Гыйффәтсез хатыннар адәмнәр җәмгыятенең кадерсез, җирәнгеч, ким-хур булган берәр кисәге булып, начарлык берлә хөкем ителмештерләр. Аларга вөҗдан – ләгънәт, дөнья тарлык итәр, Җәнабе Хак та җәза бирер.


Гыйффәтенә кимчелек китергән бер хатын үзендә бетерү мөмкин булмаган бер тап ясаган булып, гөнаһ вә кайгыга төшкән булыр.


Ханым вә кызлар! Сезнең өчен иң зур байлык, иң зур мәртәбә, иң камил фазыйләт – гыйффәттер. Гыйффәтле бер хатын фәкыйрь булса да, мәгънәви кыйммәте бик югарыдыр. Гыйффәтсез булганнар, никадәр бай булсалар да, карамакта янә фәкыйрь вә кадерсездерләр.


Муеннарыгызга таккан алтыннарыгыз, башларыгызга, күкрәкләрегезгә кадаган бриллиантларыгыз, хәтта касса тулы акчаларыгыз берлә дә гыйффәтне сатып алу мөмкин түгелдер. Гыйффәт – бер зур байлыктыр ки, аның бәһасен чикләмәк һич мөмкин түгелдер. Хатыннар матурлык вә сылулыкларына, байлык вә малларына түгел, гыйффәтләренә куанырга тиештер.


Фахрелбәнат Сөләймания


Безнең мирас. — 2016. — №1. — 53 б. 


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру