Журнал «Безнең мирас»

Артистка Гөлсем Камскаяның тууына 120 ел

РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Гөлсем Сәйфулла кызы Камская (Ильясова) 1901 елның 25 мартында Казан шәһәрендә туган.


Г.Камскаяның сәхнә эшчәнлеге 1919 елда башлана. Әүвәл ул Казан, Әстерхан һәм Мәскәү театрларында эшли. 1933 елдан ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы.


Г.Камская башкарган кайбер рольләр: Нәгыймә («Банкрот», Г.Камал), Галчиха («Гаепсездән гаеплеләр», А.Островский), Маһинур («Миңлекамал», М.Әмир), Гөлниса («Шомлы көннәр», Т.Гыйззәт), Сәхилә («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт).


Г.Камская 1975 елның 8 декабрендә вафат булды.

Теги: Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру