Журнал «Безнең мирас»

Газинур Морат нигә акчадан баш тарткан?





 Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат ТАССРның 100 еллыгына багышланган әсәрләр конкурсында ни өчен катнашырга баш тартуын аңлатты. Бу хактагы борчылуларын «Татар-информ» белән бүлеште.


«Мин башта кызыккан идем. Очлап та чыга идем инде. Ләкин иртән торгач та, кич ятканда да шул хакта гына уйлап йөри башладым. Каушап калдым, йокым качты. Мин болай да ике аягым белән казна эшенә береккән бит, ике кулымны да бәйләп куясым килмәде. «Ач тамагым, тыныч колагым» дидем дә, баш тарттым», — дип аңлатты ул.


ТАССРның 100 еллыгына багышланган әсәрләр конкурсында катнашып алты язучы — 500 мең сумлык, 20 язучы 100 мең сумлык, 20 язучы 50 мең сумлык грант отты. ТР Мәдәният министрлыгы сайтына урнаштырылган мәгълүматларга караганда, 100 мең сумлык грант алучылар исемлегендә булса да, Газинур Морат гариза язып конкурста катнашудан баш тарткан.


«Өйдә генә утырып эшли торган профессиональ шагыйрьләр өчен бик кирәк ул грант. Уйладым-уйладым да, баш тартырга булдым. Сәбәбе шул гына. Тәвәккәллегем җитмәде. Алла бирсә, алга таба булыр әле», — диде Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләүче шагыйрь Газинур Морат.




  • Грантлар конкурсында катнашучылар әсәрләрен май аенда тапшырырга тиешләр.

  • Конкурс буенча иҗатчыларга барлыгы унбиш млн. сум грант бирелә. Барлыгы унике номинациядә грантлар тапшырыла. Бу турыда «Интертат» тулырак итеп язып чыкты.




Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру