Журнал «Безнең мирас»

Газинур Морат иҗат кичәсендә дусларын җырлатты һәм биетте

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилеен үткәрү өчен дуслары белән аралашу форматын сайлаган. Кичә татар язучылары каләмдәшләренең юбилеен бәйрәм иттеләр.
Шагыйрьгә кичә үткәрү өчен Тинчурин театры бинасы тәкъдим ителсә дә, ул Тукай клубын сайлаган. Каләмдәше Зиннур Мансуров моны шигъри салоннар традициясе дип билгеләп үтте. Кичә “Газинур Морат дусларын җыя” дип аталган. Тукай клубына залы аншлаг белән тулган иде. Күпчелеге – өлкән буын язучылар. Кичәне Марат Кәбиров алып барды.
Ни өчен шушы бина сайлануын үзенең котлау сүзләрен җиткергәндә ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов аңлатты. “Татарстан Язучылар берлегенең бу бинасы Туфан абыйлар тырышлыгы белән алынган булса да, аның подвалларына төшеп, аның су торбаларын җылытып йөргән егетләр шушы Газинур Моратлар, Ркаил Зәйдуллалар, Ләбиб Лероннар. Алар өчен бу бина бик кадерле”, - диде ул.
Газинур Морат соравы буенча язучылар җырладылар һәм биеделәр. Данил Салихов рәсми котлауларына өстәп, җырлады. Шулай ук, күренекле әдәбият галиме Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Гәрәй Рәхим, Шәмсия Җиһангирова да юбиляр сораган җырларын башкардылар, Галимҗан Гыйльманов биеде, Фатих Котлы бәрмә уен коралында көйләр тезмәсе башкарды.
Газинур Моратның гомерлек дусты Ркаил Зәйдулла, ТР Дәүләт Советы депутаты буларак, ТР Дәүләт Советы медален тапшырды. Шулай ук, шагыйрьнең эш урыныннан – Татарстан китап нәшриятыннан да рәсми һәм шигъри котлаулар яңгырады.
Газинур Морат соңыннан кичә форматыннан канәгать булуын белдерде. Дусларына һәм укучысына рәхмәтләрен җиткерде. Кичә "Туган тел" җыры белән төгәлләнде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/19/197188/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру