Журнал «Безнең мирас»

Милли музейда - ГАЗ-А автомобиле

ГАЗ-А – массакүләм конвейер җыюлы беренче совет җиңел автомобиле. Ул 1932-1936 елларда Горький автомобиль заводында һәм 1933-1935 елларда Мәскәүнең КИМ заводында җитештерелә. 1932 елда Совет хөкүмәте Американың FORD MOTORS компаниясеннән әлеге модельне җитештерүгә документлар һәм җиһазлар сатып ала. Шул ук елның 8 декабрендә беренче ике машина җыела. Завод конвейерыннан барлыгы 41917 машина төшә. 1936 елда конвейерда аны икенче модель – ГАЗ-М1 автомобиле алыштыра.


ГАЗ-А, нигездә, армиядә штаб, санитар яки ведомство автомобиле, шулай ук такси буларак кулланылган. Мондый автомобиль шәхси кулларга бик сирәк кенә эләккән.


Музейга даими сакланышка кергәнче, бу машина озак еллар буе Казан урамнары буйлап йөреп, шәһәрлеләрнең игътибарын җәлеп итә.


1971 елда машина музей бинасына үз йөреше белән килә һәм экспозициядә мәңгелек тукталышка куела. Заманында ул СССРның Авыр сәнәгать халык комиссары Сергей Орджоникидзе тарафыннан Горький автозаводы төзүчесе, якташыбыз А.П.Липинга бүләк ителгән.



Ленар Нәгыймов, ТР Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре

Теги: Ленар Нәгыймов Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру