Гаяз Исхакый сайты ачылды

Бүген тулы көченә Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакый порталы эшли башлады. Техник ачылышы 30 август – Суверенитет көнендә булган булса да, бүгенге көнгә кадәр кайбер хаталарны, кимчелекләрне төзәтү эше дәвам иткән.

Сайтны “Азатлык” Татар яшьләре берлеге эшләткән, ТАССРның 100, Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилейлары уңаеннан “милләтебезгә һәм Җөмһүриятебезгә” бүләк буларак. “Азатлык” рәисе Наил Нәбиуллин фикеренчә,  Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилеен бәйрәм итү көнендә милләт атасы Гаяз Исхакыйның порталы ачылуы бер дә юкка түгел. “Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый, аның тормыш юлы, көрәше һәм иҗаты татар тарихында шактый зур роль уйнады. Милли идеолог буларак Гаяз Исхакый милләтне яшәтү һәм үстерү өчен көрәшне идеологик яктан тәэмин итүгә аеруча игътибар бирә. Милли идеяне ул татарны милләт буларак саклап калуда һәм үстерүдә төп идеологик чыганак дип саный. Көрәшче әдип бу идея ярдәмендә төрле җирләргә таралган татарны берләштерергә һәм шул нигездә гасырлар дәвамында инкыйразга дучар булып килгән милләтебезне әлеге афәттән коткарып калырга мөмкин дигән карашыннан чыгып эш итә. Гаяз Исхакый – татар милләтендә феномен ул. Бар гомерен фәкать татар милләтенә хезмәт итүгә багышланган бу шәхес безгә бай мирасын калдырды.” – ди ул. Татар яшьләре фикеренчә, Гаяз Исхакый порталының ачылуы – милләтебез өчен бик мөһим эш. Бу сайт әдипнең иҗаты, тормыш юлы белән танышудан тыш, ул яшәгән чорның рухын тоярга да, үз кыйблабызны табырга да мөмкинлек бирәчәк.

 

“Гаяз әфәнде милләтебезне үстерүдә, дөньяга танытуда, рухи яктан байлыгын арттыруда, татар әдәбияты һәм публицистикасының сыйфатын үстерүдә гаять зур өлеш кертте. Бүгенге көндә аның эшләре, заманында әйтелгән фикерләре вә сүзләре шактый актуаль булып тора. Шуңа да без, XXI гасырда яшәүче татарлар, Гаяз Исхакыйның эшчәнлеген, әсәрләрен, гомумән, мирасын сакларга һәм халкыбызның киң даирәләренә таныту өстендә эш башкарырга тиешбез дип уйлыйм. Юлбашчыбыз үзенең бөтен аңлы гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган. Гаяз Исхакый вафаты алдыннан язылган мәгънәви васыятендә дә милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бу бурычны гамәлгә ашыру хәзер, ХХI гасыр башында бөтен татар эшенә әверелде. Һичшиксез, Гаяз Исхакый иҗаты, көрәше һәм хыяллары безнең өчен рухи көч чыганагы булып тора.” – ди ул.

 

Әлеге сайтта Гаяз Исхакыйның 43 әдәби әсәре, 300ләп публицистик мәкаләләре, истәлекләр, хатлар, фото-видеоязмалар, аудиокитаплар урнаштырылган. Сайт 4 телдә эшли: татарча, русча, төрекчә һәм инглизчә. Татар теле белән беррәттән, кайбер төрекчә 7 әсәр, русча 6 әсәр тәрҗемәләре бар. Нәбиуллин фикеренчә, сайтта бастырылган күпчелек әсәрләр, публицистика моңа кадәр ирекле рәвештә интернетта куелмаган. Сайт ачылганчы татарча 5-6 әсәр укып була иде, публицистика һәм, мәсәлән, хатлары бөтенләй юк иде. Төп чыганак булып Исхакыйның 15 томлыгы кулланылган (заманында Татарстан китап нәшриятында бастырылган). 3 ай дәвамында “Азатлык” активистлары кулдан кәгазь варианттан электронга әсәрләрне һәм башка материалларны күчерү бн шөгыльләнгән. Эш бик катлаулы иде, ди алар.  Исхакый порталын ешрак яңартып торырга, әле бастырылмаган язмаларны урнаштырырга тырышачакбыз. Алга таба порталны тагын да кызыклырак, тагын да эчтәлеклерәк эшләргә ниятлибез, ди татар яшьләре. Хәзерге вакытта тәрҗемәләр бн шөгыльләнәбез, “Зөләйха” әсәре рус һәм төрек телләренә тәрҗемә ителде, инглизчәгә тәрҗемә эше дәвам итә.

 

 

 

Комментарий язарга