Галимҗан Ибраһимов вафаты (1887-1938)

1927 елдан башлап, көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында, Галимҗан Ибраһимов даими рәвештә Кырымда яшәргә мәҗбүр була; авыруының вакыт үткән саен җитди төс ала баруына карамастан, әдәби һәм гыйльми эшен өзмәскә тырыша. Ләкин иҗат планнарын үтәп чыгарга насыйп булмый, чөнки үз халкына каршы «зур террор» башлап җибәргән тоталитар режим Г.Ибраһимовны да читтә калдырмый: 1937 елның 29 августында ул Ялтадагы торак йортында кулга алынып, авыру хәлендә этап белән Казанга озатыла һәм шәһәрнең Пләтән төрмәсенә ябыла.

Аны, троцкийчы контрреволюцион оешма төзеп, Сталинга, совет-партия җитәкчелегенә каршы һөҗүм әзерләүдә гаеплиләр. Әмма «эш» хөкем-тикшерүләргә кадәр барып җитми, төрмә шартларында тәмам азып соңгы ноктасына җиткән үпкә авыруы (туберкулез һәм плеврит) әдипне 1938 елның 21 гыйнварында төрмә хастаханәсендә дөньядан алып китә. Җирләнүе Казанның Архангел зиратында дип уйланыла. Әдип-галимнең чекистлар тарафыннан төяп алып кителгән бай кулъязма архивы һәм шәхси китапханәсе исә НКВД подвалларында юкка чыга.

Язучының соңгы көннәрен күз алдына китерү өчен, тоткын Зариф Идрисовның истәлекләренә мөрәҗәгать итик: «1937 ел. Көз. Пләтән төрмәсенең хастаханәсе. Без ята торган тар, озынча камераның бер башыннан икенче башына хәтле, мөмкин кадәр тыгызлап, ике яктан тимер караватлар тезелгән, үтеп йөрер өчен ике арада тар гына юл калдырылган. <…> Арабызда хәрби кешеләр дә бар. Шуларның берсе – мин. Барыбыз да каты авырулар. Шуңа карамастан, камерабызга табиблар сирәк керә. <…>Алар кергәндә калын тимер ишек ачыла, алар чыккач, яңадан бикләнә. Һава тынчу, авыр. Төрмә хастаханәсендә генә була торган авыр ис аңкый.

Менә шундый көннәрнең берендә, кичкә каршы, эңгер-меңгер вакытта, калын тимер ишек шалтырап ачылды һәм аннан өстенә куе күк плащ, башына шундый ук төсле фетр эшләпә кигән, кулына таяк тоткан ябык, саргайган йөзле бер кеше хәлсез генә атлап килеп керде дә, башын бераз ия төшеп, бөтен авырулар белән исәнләште:

– Исәнмесез, иптәшләр! – диде.

Сәламен алдык. <…>

Керүче кеше беркадәр вакыт баскан хәлдә калды, урыныннан кузгалмыйча, зур карасу күзләре белән камераны, андагы кешеләрне сөзеп карап чыкты, аннары билгеләнгән караватка таба китте, өстен салмыйча, кулындагы таягын да куймыйча, аңа авыр гына утырды һәм карашын бер ноктага төбәп, тирән уйга батты. Аның тәмам талчыкканлыгы, хәлсезлеге йөзенә чыккан иде.

Бу халәт, төрмәгә эләгүнең беренче минутларындагы күңел кичерешләре таныш иде безгә. Шуңа күрә булса кирәк, иптәшләр аңа бераз тын утырырга, уйланырга, гадәттән тыш бу вакыйганы тиешенчә күңелдән кичерергә мөмкинлек бирде. Ләкин бу кеше монда кергәнче үк инде үз-үзен кулга алган, фаҗиганең котылгысызлыгын аңлаган-төшенгән шикелле иде. Анда ниндидер салкын канлылык, рухи ныклык сизелә иде. <…>

Миннән берничә карават аша озын буйлы, ябык гәүдәле, бик аз сүзле, ярымсукыр бер кеше ята иде. Ул күзләрен күп вакыт ут яктысыннан сөлге белән каплап утыра. Бик аз сүзле, үткен телле, үзенең хәленнән беркайчан да ыңгырашмый. Әллә үзем хәл эчендә яткангамы, әллә ул кешеләр белән аралашырга яратмагангамы, мин бу кешенең кем икәнен белми идем. Хәер, аның да сәламәтлеге начар иде.

Менә шул кеше, яңа керүченең тавышын ишетеп, урыныннан кинәт торды да:

– Кара әле, иптәш Галимҗан түгелме син? – дип сорады һәм, аның җавабын ишетеп, кулындагы сөлгесен ташлады да аңа таба китте. Алар кочаклашып күрештеләр һәм шактый вакыт шул хәлдә калдылар.

Бу кешеләрнең икесен дә мин күңелләрне тетрәткеч шушы минутта гына таныдым. Әле генә безнең камерага кергәне, торышы, күз карашы белән миңа ничектер таныш шикелле тоелганы – Галимҗан Ибраһимов, ә икенчесе – язучы Садри Җәлал иде. <…>

Бу кич Г.Ибраһимов белән С.Җәлал, янәшә утырып, ярымкочаклашкан хәлдә пышылдашып кына озак сөйләштеләр. Бераздан Галимҗан ага, өстен салып, караватка сузылып ятты. Ул яткач та С.Җәлал аның яныннан китмәде».

Тоткын Габделхак Батталовка сүз бирик: «Ул, каты авыру булуына карамастан, өметсезлеккә бирелми, үзенең әрнүләрен, борчылуларын кешеләргә сиздерми, сөйләми, киресенчә, хәтта аларның төшенке күңелләрен күтәрергә теләп, үзенең башыннан үткән кызыклы вакыйгаларны сөйләштергәләп ала иде. <…>

Мин барында Галимҗан агадан бер тапкыр сорау алдылар. Сәламәтлеге бик начар булганлыктан, үз аягы белән чыгып машинага утыра алмый иде. Шуңа күрә тикшерүче Галимҗан ага янына үзе килде һәм аны күршедәге буш палатага алып чыгып китте. Сорау алудан көч-хәл белән генә сөйрәлеп, гаять дәрәҗәдә күңелсезләнеп кайтып керде, караватына егылды һәм бик озак беркем белән дә сөйләшмичә ятты. Тик соңыннан гына белдек: тикшерүче бер төркем алдынгы татар язучыларын гаепләргә, аларны совет хакимиятенә каршы көрәшүче дошманнар итеп расларга теләп протокол төзегән һәм шуңа Галимҗан агадан кул куйдырырга маташкан. Ләкин ул андый ялган кәгазьгә кул куймаган, ә киресенчә, төрле ялганнардан, уйдырмалардан гыйбарәт протокол кораштырырга азапланучы тикшерүченең үзен совет законнарына, партиянең ленинчыл нормаларына бик әшәке рәвештә хыянәт итүдә гаепләгән. <…>

Әсәрләренең китап кибетләреннән җыелып алынуын, яндырылуын белә һәм моңа гаять дәрәҗәдә ачына иде. Шулай да иҗатының кайчан да булса бер яңадан халык кулына кайтачагына бик нык ышанды.

– Дөреслек ачылыр. Ачылмый калмас, – ди торган иде ул.

– Кайчан ачылыр икән соң ул? – дип сорый идек без аңардан.

– Кем белә бит аны. Бәлки, тиз ачылыр, ә бәлки, ун ел, хәтта егерме ел узар, шулай да ачылыр, – дип җавап бирә иде. – Сез моны күрерсез. Менә шулвакыт китапларым яңадан халык кулына кайтыр һәм мине яхшы сүз белән искә алырлар…»

Тоткын Хәйбик Сибгатуллин истәлеге күрсәткәнчә, Галимҗан Ибраһимовны озакламый төрмәнең 1 нче номерлы палатасына күчерәләр. Язучының ишеген бикләп тормыйлар. Бу вакытта ул каты авыру инде, караватында гына ята. Истәлек авторы күренекле әдип янына берничә мәртәбә кереп кыска-кыска гына сөйләшеп алу бәхетенә ирешә. Күрешә алмаган көннәрдә язучының хәлен коридорда кизү торучы санитаркадан сорый. Авыруларга хәл кадәри ярдәм итүче, йомшак сүзле, ягымлы мөнәсәбәтле, 25-26 яшьләрдәге татар кызы була ул. Кызганыч, Хәйбик ага аның исемен дә, фамилиясен дә хәтерләми. Инде хатирәләрнең үзенә күз салыйк:«Беркөнне, гыйнварның икенче яртысында, иптәшләрем белән коридор буйлап узганда, мин аның камерасына тагын яшеренеп кереп калдым. Ләкин бу юлы Г.Ибраһимов урынында юк иде. Идәнне яңа гына юып чыгарганнар, караватын урыныннан кузгатканнар. Тумбочка әрҗәсен чыгарып, ни өчендер аны тумбочка өстенә каплап куйганнар. Аңа кемдер зур-зур гарәп хәрефләре белән нәрсәдер язган. Язучы кешенең куллары калтыранган булса кирәк, диагональ юллар шактый тигезсез. Мин, кызыксынып, язуга күз төшердем. «Утыз еллар әдәбият юлында эшләгән эшләремнең соңгы көннәре болай тәмамланыр дип уйламаган идем. Нишлисең! Тарих үзе тикшерер, дөрес бәһасен бирер», – дип язылган иде анда. <…>

Камерадан бик борчылып, шомлы уйлар белән чыктым: «Галимҗан ага нигә урынында юк?»

Шул ук көнне, җаен туры китереп, әлеге санитаркадан сакланып кына сорадым:

– 1 нче палатадагы авыру кайда?

– Ул бүген иртә белән үлгән, – диде кыз. – Без кергәндә идәндә ята иде. <…>

Иртәгесен санитарканы тагын күрдем:

– Ул кешенең кем икәнен белә идеңме? – дидем.

– Белә идем, – диде кыз. – Әсәрләрен дә укыганым бар иде.

Аның күзләре дә миңа кайгылы тоелды.

– Алайса, сеңлем, син ул фанер тактаны сакларга тырыш. Төрмәдән алып чык. Аның кайчан да булса кирәге булыр.

Кыз җавап бирмәде. Ул аны төрмәдән алып чыктымы, юкмы? Тарих өчен сакланганмы, ул авыр көннәрдә моның әһәмиятен белгәнме? Бу турыда бернәрсә дә әйтә алмыйм».

Галимҗан Ибраһимов, алда әйтелгәнчә, 1938 елның 21 гыйнварында бакыйлыкка күчә. Аның җәсәден җиде көн (27 гыйнваргача) җирләмичә тоталар. Мондый мәсхәрәнең сәбәбе нидә соң? Хастаханә җитәкчесе бик җиңел аңлата (документы сакланган): чөнки… 22 һәм 23 гыйнварлар ял көненә туры килгән икән.

 

Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.

Безнең мирас. — 2016. — №11. — 80-83 б. 


1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/ төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. – Б.699.
2. Галимҗан Ибраһимов: мәкаләләр, истәлек-хатирәләр/ төзүчесе — Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 544 б.
3. Галимджан Ибрагимов: документы и факты; Галимджан Ибрагимов глазами молодых/ автор-составитель М.Х.Ибрагимов.
– Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. – 336 с.

Комментарий язарга