Журнал «Безнең мирас»

Галимҗан Латыйп (1912-1986)

4 ноябрьдә үпкәсе шешүдән һәм инфарктан Галимҗан Латыйп больницада вафат булды. Авырый башлавына да күп вакыт узмаган иде, яше дә 70тән аз гына узган иде, шулай да врачлар алып кала алмадылар.


Шуннан бер көн элек мин врачта булып, алар миңа дүрт-биш көн өйдә торырга, тышка чыкмаска кушканнар иде. Шуның өстенә өйдәгеләр: «Шәһәрдә бик усал грипп хөкем сөрә, температураны
40ка кадәр күтәрә, синең яшеңдә андый гриппны кеше күтәрә алмый, халык күп урында грипп йоктыруың ихтимал», – дип куркыттылар. Шул сәбәпле мин өч көннән бирле өйдә ятам, бер җиргә дә чыкмыйм, табигый, Галимҗанны озатып калырга да бара алмадым.


Безнең буын кешеләре башкаларның кайгы-хәсрәтенә, борчуына игътибарлы, үлем-җитем мәрасименә катнашучы булып тәрбияләнгән. Моңа кадәр мин күренеклерәк язучыларның берсенең дә җеназасына бармыйча калмый торган идем. Менә бүген Галимҗанны озатырга бара алмадым. Гәрчә сәбәбе җитди булса да, үземне гаепле кеше сыман хис итәм. Дачада без аның белән озак еллар күрше булып яшәгән идек бит. Галимҗан берәр ел чамасы элек инфаркт кичергән иде. Ул башта яхшы ук сакланып яшәде. Әмма, күрәсең, соңгы вакытта үзен тәмам тазарып җиткәнгә санагандыр, Аккош күлендә авыр эшләргә тотынган, салкында юка киенеп эшләгән. Шунда ике үпкәсенә дә салкын тигән. Казанга кайткач, шифаханәгә салганнар. Кинәт хәле начарланып киткән. Аны аерым палатага салганнар, хатынын да, врач улын да кертмәгәннәр. Коридорга аның ыңгырашкан, кычкырган тавышы ишетелгән. Әмма барыбер якыннарын кертмәгәннәр. Ята торгач, ул вафат булган. Нинди фаҗига! Дүрт-биш көн элек таза-сау булган кешене улы белән хатыны палатадан мәет хәлендә алып чыгалар.


1986, 6 ноябрь


Истәлек Гомәр Бәширов көндәлегеннән алынды.


Фото: millattashlar.ru

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру