Журнал «Безнең мирас»

Галимнәр арчалыларның ярдәменә мохтаҗ (фотолар)

Кичә Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда Татарстан Республикасы торак пунктларына багышланган энциклопедиянең (“Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия”) 1 нче томы тәкъдим ителде. ТР ФАнең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре тарафыннан башкарылган бу хезмәттә 14 муниципаль район (шул исәптән Арча), 7 шәһәр, 7 шәһәр тибындагы поселок һәм 1057 авыл турында язылган.



“Планнарыбыз зур, әмма күп әйберне аерым коллектив көче белән генә ерып чыга алмыйбыз. Шуңа да күп очракта без төбәкләрдәге энтузиастлар, музей, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар ярдәменә мохтаҗ . Узган ел “Онлайн-энциклопедия “Tatarica 2.0” (http://tatarica.org/ru) проектын башлап җибәрдек. Ике телле бу энциклопедия рус һәм татар телләрендә параллель эшләнә. Аның максаты аерым төбәкләрнең, шул исәптән, Арча районының да тарихи-мәдәни, табигый мирасын пропагандалау, торак пунктлар турында мәгълүматны онлайн-энциклопедиягә урнаштыру. Сездә булган фотолар, документлар, аудио һәм видео материаллар, мәшһүр шәхесләр турындагы мәгълүматлар ярдәмендә районны тагын да киңрәк масштабта таныта алыр идек. Һәр кеше үз мәдәниятен, туган төбәге тарихы белергә, традицияләргә тугры булырга тиеш, дип уйлыйм. Сезнең белән бергәләп эшләсәк иде, онлайн-энциклопедияне тулыландырып, уртак китаплар язсак иде”, – дип сөйләде әлеге очрашуда институт директоры, профессор Искәндәр Гыйләҗев.


Музей хезмәткәрләре дә галимнәрне 275 аудиофайлны үз эченә алган “Арча ягы – данлы төбәк” дискы һәм Мөхәммәт Мәһдиев электрон энциклопедиясе  проекты белән таныштырды.


Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру