Галимә абыстай яки Әби-тәтә күлмәге

Хатын-кызлар элек-электән үзләренең тышкы кыяфәтен кайгырткан, үзенчәлекле итеп бизәнергә, үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә дә ошарга омтылган. Бу омтылышта аларга төрле милли киемнәр, бизәнгечләр, аеруча хатын-кыз күлмәге ярдәмгә килгән.

Үзен ихтирам иткән һәр татар кызы гомеренә бер тапкыр булса да затлы, аның шәхесен тулаем чагылдырган күлмәк тектерергә яки үзе үк тегәргә теләгән. Андый кадерле күлмәкләр бары бәйрәм көннәрендә генә сандыктан алынган, гомер буе зур игътибар белән киелгән һәм буыннан-буынга тапшырылган. Нәтиҗәдә, шактый күп татар хатын-кызының күлмәкләре бүгенге көнгә кадәр яхшы халәттә сакланган. Апас районының Туган якны өйрәнү музеенда урын алган үзенчәлекле бер татар күлмәге дә нәкъ шундыйлардан.

Гомумән, Апас районының Туган якны өйрәнү музее ядкярләргә гаять бай булып чыкты. Әмма әлеге күлмәк тарихы, халәте һәм гүзәллеге белән барлык экспонатлардан аерылып тора, аеруча сәнгать сөючеләрнең игътибарын җәлеп итә. Куе яшел төстәге затлы тукымадан зәвык белән тегелгән татар хатын-кыз милли күлмәге тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә үзенең иясе-хуҗасына карата да кызыксыну уята.

Районның Борнаш авылында гомер кичергән, 108 яшенә җитеп инде бакыйлыкка күчкән Галимә абыстай Булатованың исемен, нинди кеше булганын бу төбәктә белмәгән кеше юктыр ул. Авыл халкы да аңа яратып Әби-тәтә дип эндәшкән. Ул абыстай зиһене, зирәклеге белән авылдашларын таң калдыра торган карчык булган.

«Галимә абыстай авылда кендек кисүче әби иде. Безнең күршедә генә тору сәбәпле, минем кендекне дә нәкъ Әби-тәтә кискән дә инде. Ул шулай ук 103 яшендә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ны яттан көйләп, галим Нурмөхәммәт Хисамовны шаккаттырган кеше дә. Кулъязманың Әби-тәтә варианты «Бөек язмышлы әсәр» китабында чагылыш тапкан. Шунысы да кызык: Галимә абыстай гомере буе Владимир Ильич Ленинны үз күзләре белән күрүе турында сөйли иде. Бу очракның тарихи дәлилләре, кызганыч, әлегә юк», – дип безнең белән хатирәләрен бүлеште «Апас туган якны өйрәнү музее» директоры Рамис Госман улы Ногманов.

Галимә абыстай шәхесе никадәр үзенчәлекле, кызыклы булса, аның музейда бүгенге көнгә кадәр сакланган күлмәге дә безнең игътибарга лаек. Ул 1904-1905 нче елларда махсус тектерелгән һәм Әби-тәтә тарафыннан бәйрәмнәрдә, кунак-төшемнәрдә генә киелә торган булган. Галимә абыстай күлмәгенең иң үзенчәлекле өлеше – аның итәк очлары, ягъни бала итәкләре, чөнки алар кытай күпертмәле чигеш өлгесе белән эшләнгән. Мондый төр күлмәкләрне хәлле, бай татар хатыннары гына киеп йөри торган булган.

Галимә абыстай күлмәгенең күкрәкчәсе

 

Әби-тәтә күлмәгенең орнаменты

Галимә абыстайның әлеге күлмәген җентекләп карап китик. Яшел төс татар милләтендә изге булып саналган, чөнки ул мөселманнар арасында зур ихтирамга ия булган. Яшел төс гармония, тынычлык, табигать белән бергәлекне аңлаткан һәм яшь татар кызлары, олы хатыннар арасында да зур кулланылышта йөргән. Тегүчеләр, гадәттә, яшел төс белән сары төсне килештерергә яраткан. Сары төс татар халкында эволюция кичерә: башта кайгы символы булып саналган сары, вакытлар үтү белән, ут, яктылык, байлыкны аңлата башлый. Әби-тәтәнең күлмәге куе яшел булганлыктан, аның бизәкләре, орнаментлары да ачык төсле җепләр
белән чигелгән. Бу, күлмәккә контраст өстәп, төсләр гармониясен саклап калу нигезендә эшләнелгән дигән фараз бар.

Күлмәкнең бер элементына да игътибар итик: ул – күзләрне шунда ук үзенә җәлеп иткән күкрәкчә яки төшелдерек. Күкрәкчә татар хатын-кыз күлмәгенең аерылгысыз бер өлеше итеп саналган. Аны күлмәкнең күкрәк өлешендәге кисемне каплар өчен кулланганнар. Галимә абыстайның күкрәкчәсе аппликация ысулы белән тегелгән. Сары, күбрәк алтынга охшаш җепләр, күптөрле катламнар җыелмасын тәшкил итә ул.

Татар милли киемнәрендә еш кына чигү белән ясалган орнаментлар очрый. Бу, беренче чиратта, татар осталарының киемнәрне чигү белән бизәвенә бәйле, чөнки аның өчен катлаулы манипуляцияләр таләп ителми. Техник планда нибары энә-җеп, чигү кармагы һәм башка гади җиһазлар гына кирәк булган. Икенчедән, татар хатын-кызлары бу гади җайланмалар ярдәмендә үзләренең осталыгын да күрсәткән, киемнәрен, йорт җиһазларын да бизәгән. Галимә абыстайның күлмәгенә дә чигү ысулы белән ямь өстәлгән. Аның үзенчәлеге – келәмле чигү белән чигелгән бизәкләр дип атарга кирәк. Татарның милли киемнәрендә әлеге техника сирәк очрый торган булган. Келәмле чигү ярдәмендә бизәк күпереп, йомшак булып торган һәм үзенә җәлеп иткән.

Мәгълүмат өчен язып үтик: келәмле чигү фарсыларда III гасырда килеп чыккан. Бик озак вакыт дәверендә келәмле чигү белән ясалган келәмнәрне көнчыгыш халыкларының бай катлам вәкилләрендә генә күрергә мөмкин булган. Әмма соңыннан бу техника гади халык арасында тарала һәм келәмле чигүне милли киемнәрдә, йорт җиһазларын бизәр өчен куллана башлыйлар. Акрынлап келәмле чигү техникасы татар осталарының арсеналына кереп китә.

Чигү бизәкләренең ничек күренүенә килсәк, шуны билгеләп үтәргә кирәк: татар халкының киемнәрендә аеруча киң таралган бизәк үсемлекләр белән бәйле була. Әмма, моңа да карамастан, башка вариантлар да гамәлдә йөргән. Мәсәлән, кошлар сурәте, геометрик фигуралар һәм ислам кануннарына туры килгән сурәтләр. Әби-тәтә күлмәгенә үсемлек мотивлары, төгәлрәк әйтсәк, чәчәкләр һәм яфраклар төшерелгән.

Композиция ягын игътибарга алсак, татар киемнәрендә бизәкләрнең куелышы бертөрле, ягъни гади генә булмаган. Дулкынлы бизәк, уртадан нурлар чыккан төсле, түгәрәкле яки шахмат тәртибендә, бәйлән шикелле. Әби-тәтә күлмәгендә исә без шахмат тәртибендә урнаштырылган сурәтләрне күрәбез. Татар чигүендә иң еш очрый торган сурәтләрне төп өч төркемгә бүләргә мөмкин: дала, болын һәм, һичшиксез, бакча чәчәкләре һәм үсемлекләре. Осталарның үз күзләре белән күреп, әлеге гүзәллекне буыннан-буынга тапшыру теләге нәкъ шушы бизәкләрдә чагыла да инде. Галимә абыстай күлмәгендә дә бу тенденция күзәтелә.

Күлмәкнең тарихы Галимә абыстай сандыгы белән генә тәмамланмый. Аны музейга 1997 елда әбинең килене Җиһан апа тапшырган. Өстәвенә, тегү остасының машинасын да оныгы Фәнис Галәветдинов шушы мирасханәгә бүләк иткән. Әби-тәтә күлмәгенең күренекле урыны музей бинасы белән генә чикләнмәве билгеле. Ул 2013 елда Казанда Универсиада бәйгеләре барган көннәрдә «Татар милли киеме: тарих һәм заман» дигән күргәзмәдә дә катнашкан. Соңыннан әлеге ядкяр Татарстан Милли музее әзерләп чыгарган «Йөрәк серенең ефәк бизәге» дигән каталогка да кертелгән.

Тарихи ядкяр – Галимә абыстайның күлмәге

Галимә абыстайның улы Лотфулла Булатов Илдәшләр һәм Бөек Ватан сугышлары ветераны, җитәкче була. Оныклары да дәрәҗәле урыннарда хезмәт куя. Әйтик, олы кызы Сараның улы Әнвәр Баһаветдинов – КПСС ның Азнакай район комитеты беренче секретаре, ТАССР Югары Советының беренче рәисе; Фәрит Баһаветдинов ТАССРның сәүдә министры булып эшләгән. Галимә абыстайның нәсел җепләре, оныкларының хезмәте, авылдашларының аның хакында сөйләгән тарихлары онытылмыйча, бүгенге көнгәчә буыннан-буынга тапшырылып килә. Әби-тәтә турындагы хатирәләр шулай ук аның әлеге үзенчәлекле, зәвыклы күлмәгенең җепләрендә, чигешендә сакланып калган.

 

Айзилә Сабирова

«Безнең мирас». — 2022. — №10. — Б. 37-39. 

Комментарий язарга