Галим Хәмид Мөштәринең тууына 120 ел

Күренекле галим, физика-математика фәннәре докторы (1937), профессор (1938), ТАССРның (1940) һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1965), сүрүләр теориясе буенча Казан фәнни мәктәбенә нигез салучы Хәмид Мозаффар улы Мөштәри 1900 елның 22 июлендә Оренбург шәһәрендә туган.

Х.Мөштәри 100дән артык гыйльми хезмәт яза.

Ул – мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар телендә физика һәм математика дәреслекләре, физика һәм метеорологиядән татарча терминнар җыентыгы авторы.

Казанның бер урамы галим исеме белән аталган.

Х.Мөштәри 1981 елның 23 гыйнварында вафат булды.

Комментарий язарга