Галиәсгар Камалның соңгы сүзләре

Балкан сугышы башланган чор. 1912 ел. Галиәсгар абзый Камал, «Йолдыз» газетасының үз хәбәрчесе буларак, Төркиягә китә. Ул Истанбулда, фәкыйрь бер төрекнең чарлагында торып, хәбәрләр яза. Бертуктаусыз яуган көзге яңгырлар, салкын hава үз эшен башкара: Камал Төркиядән бик каты авырып кайта. Авыруы озакка сузыла.

1933 елда драматург тагын да катырак авырый башлый. Шул чире өстенә тагын аның эчәкләренә бизләр үсә. Табиблар операциягә ятарга кушалар. Бу эштән шүрләпме, әллә матур җәй көнендә хастаханәгә кереп ятарга теләмичәме, Галиәсгар Камал операцияне көзгә калдыра: Түбән Осландагы җәйге ял йортына китә. Ул әнисе Мәүгыйзә апаның, үпкә чирле Габдулла Камал Беренченең хәлләрен белер өчен Казанга кайткалап йөри.

— Безнең хәлләр бер көе, үзеңнең сәламәтлегең ничек? — ди Мәүгыйзә апа.

— Хәлләр бигүк начар түгел, әни, боржом суы эчәм. Бик файдасы бар. Син дә боржом эч, әни.

Бу сүзләрне әйткәндә Галиәсгар Камалның бу дөньядагы гомере санаулы сәгатьләрдән генә торган була инде.

Ул, энесе, әнисе белән хушлашып, Түбән Осланга китеп бара. Параxудтан төшкәч, җәяү ике чакрым җир киткәч, Галиәсгар абзыйның борып эче авырта башлый. Ул чөгә балыклары тутырылган челтәрен төшереп җибәрә. Камал эшнең җитди икәнен сизә. Ул, чөгә балыгы төргән газетаны ертып алып, кабалана-кабалана хатыны, балаларына соңгы сүзләрен яза:

– Әсма, Әнәс, Мөхәммәд, Зөфәр, Фаикъ, Фәрит… бәхил булыгыз… Кечкенә кызым Рәфиканы…

Уң кулына карандашын, сул кулына кечкенә кәгазь кисәген җан ачысы белән йомарлаган килеш мәшһүр татар драматургы Галиәсгар Камал туфракка ятып җан бирә.

 

(Бу вакыйганы Сара апа 1979 елда сөйләде)

Рабит Батулла

Фото: ftp.museum.ru

Комментарий язарга