Журнал «Безнең мирас»

Гали авылы татарлары Ак калфак рәисе Кадрия Идрисовадан тәрбия дәресе алды

Самара өлкәсендәге иң зур татар авылы булган Галидә «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле оешмасы бүген милли тәрбия дәресе үткәрде. Гали авылы урта мәктәбендә укучы балаларга дәресне Казаннан «Ак калфак» бөтендөнья оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бирде.


Үзенең эшчән халкы белән дан тоткан Гали авылында хатын-кызлар милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм яшь буынга тапшыру максатында, узган ел, Казанда «Ак калфак»ларның дүртенче форумында катнашып кайтканнан соң берләшкән. Бу - Самара өлкәсе «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте карамагында 2013 елдан эшләп килүче «Ак калфак» оешмасының беренче бүлекчәсе. Бераздан тагын шундый ук бүлекчәләр Мәчәләй, Иске Җүрәй авылларында һәм Сызрань шәһәрендә ачылган.



«Без үзебезнең бурычны балаларга милли тәрбия бирүдә күрәбез, - ди Гали авылының «Ак калфак» җитәкчесе, 42 ел мәктәптә математика укытучы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Кәүсәр ханым Шәйхетдинова. – Шуңа күрә бөтен чараларыбыз балалар катнашында үткәрелә».


Похвистнево районындагы 700 хуҗалык, 2 меңнән артык халык исәпләнгән Гали авылында өч мәчет, мәдрәсә, татар китапханәсе эшли. 2010 елдагы Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнгәндә авыл тарихы музее төзелгән. Гали урта мәктәбендә бүген 229 бала белем ала. Анда Гали авыл җирлегендәге Нугай һәм Красный мост авыллары балалары да укый. «Мәктәпнең 110 еллыгын билгеләп үттек. Бездә, нигездә, - татар балалары. Бер-ике үзбәк, әзербайҗан, катнаш никах балалары бар. 1-9 сыйныфларда атнага ике тапкыр татар теле һәм әдәбияты укытыла. Татар телен укуга авырсынып, балаларын башка мәктәпкә күчергән гаиләләр дә, кызганычка, юк түгел. Югыйсә, ана теленә мәхәббәт, милли тәрбия беренче чиратта гаиләдә булырга тиеш. Шул вакытта гына милләтебезнең киләчәге булачак», - ди мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаев.


Кәүсәр ханым бүген авылда «Ак калфак» эшчәнлегендә утызлап хатын-кызның актив катнашуын әйтә. Үткән бер ел эчендә алар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итеп, кул эшләре остаханәләре, дини һәм милли бәйрәмнәр, әле күптән түгел генә каз өмәсе оештырган. Галилеләр чиккән калфакларны күреп, райондагы рус хатын-кызлары да кызыккан. «Безгә һәр эштә таяныч-терәк - авылыбыз эшмәкәре Расыйх Латыйпов. 2008 елдан ул районның «Туган тел» татар җәмгыятен җитәкли», - ди Кәүсәр ханым.


Быелга планнарны искәртеп, ул Гали авылында балаларны, әти-әни, әби-бабайлар белән берлектә, зурлап «Гаилә бәйрәме»н уздырырга әзерләнүләрен хәбәр итә.


«Ак калфак» Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова яшь буынны «томшыкларын ачып, әнисе җим салганны көткән кош балалары» белән чагыштыра. «Балаларга рухи азык кирәк, алар аны кабул итәргә әзер, безгә, өлкәннәргә, әни-әти, әби-бабайларга шуны аңларга кирәк. Балаларга рухи, милли кыйммәтләрне кечкенәдән сеңдерергә тиешбез», - дип мөрәҗәгать итте Кадрия Идрисова Гали авылы хатын-кызларына. Мәктәп, балалар бакчасы, мәчет-мәдрәсәгә ул «Ак калфак» оешмасы чыгарган «Тәрбия баскычлары» дискын бүләк итте.


Кадрия Идрисова үткәргән «Тәрбия дәресе»нә Самараның үзеннән дә «Ак калфак» оешмасы вәкилләре Гөлфия Кәримова, Гөлнара Насыйрова, «Яктылык» татар мәктәбе укытучысы Асия Сәйфетдинова килгән иде. Ханымнар Татарстанның Балтач районындагы «Ак калфак»лар оештырган «Бишек туе» сценарие белән кызыксынды. Киләчәктә Гали авылында, Самара өлкәсенең татарлар яшәгән башка район һәм авылларында да татар гаиләсендә һәм башка милләтләрдә яңа туган сабыйны тәрбия кылу үзенчәлекләренә багышланган бишек туйлары үткәрелер дип көтелә. Кадрия Идрисова, мәсәлән, мәктәпләрдә «Тирә-юньне өйрәнү» дәресе генә балаларга тулы мәгълүмат бирергә сәләтле түгеллеген ассызыклады.


«Татар-информ»

Теги: Лилия ГАДЕЛШИНА

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру