Журнал «Безнең мирас»

Гайсин Галимов

Нәселебездәге Гайсин – Галимов - Усмановларның нәсел шәҗәрәләрен төзү турында шактый озак уйланып йөргәч, ниһаять мин аны очлап чыга алдым.
Бурычларым:
• Нәсел шәҗәрәсе төзү белән шөгыльләнгән М.Әхмәтҗанов, Ф.Ислаевларның бик кызыклы хезмәтләре, китаплары белән якыннан танышып, теоретик мәгълүмат туплау.
• Интернет мәгълүматлары белән кызыксыну. Әтием Нургаяз Гайсинның “Әрвахлар дәфтәре” дип исемләнгән истәлекле язмалары белән танышу.
• Әнием һәм аның туганнары белән киңәшеп, нәселебездәге укытучыларның исемлеген барлау, аларның эш урыннарын ,хезмәт стажларын билгеләү, сугышта катнашулары турында мәгълүмат туплау, хезмәттәге уңышларына игътибар итү.Шулар нигезендә таблица төзү.
• Бабай һәм әбиләребезнең сандыкларында сакланган истәлекле фотосурәтләр, язмалар, хатлар белән танышу.
• Дүртөйле авылы, Казан шәһәре зиратларына сәяхәт итү, кабер ташларына язылган истәлекле язмалар белән танышу.
• Нәсел шәҗәрәсен төзү өчен караламага схема ясау, аны акка күчереп язу.
• Фотосурәтләрне җыю, аларны сканерда эшкәртү, тиешле үлчәмдә кисү һәм шәҗәрәгә ябыштыру.
• Һәр фотосурәт астына укытучының исем- фамилиясен, әтисенең исемен язу.
• Тиешле нәтиҗәләр чыгару.
Башланган эшне азагына җиткерү өчен шактый күп хезмәт куярга, көч түгәргә туры килде.
Әнием,Гөлсинә апам, Алмаз һәм Булат абыемның ярдәмнәре дә бик ярап куйды. Бәйге турында ишетеп кайткач, мин әлеге эшкә бик теләп катнашырга булдым. Әйткәнемчә, максат һәм бурычларны барладым. Дүртөйле авылына кайтып, Рәшидә әбиемнән Касыйм, Нургаяз бабамнар, Рәшидә әбиемнең фотосурәтләрен алып килдем. Чаллыда яшәүче Гөлсинә апам, Казанда яшәүче Гөлсирә әбием дә фотосурәтләр тупларга булышты.Чистай районы Татар Ялтаны авылында яшәүче Дания апамның ярдәме дә бик урынлы булды. Нәселебездәге һәр мөгалим -мөгаллимәләрнең исем -фамилияләрен, эш урыннарын, хезмәт елларын, яулаган дәрәҗәләрен,Бөек Ватан сугышында катнашуларын өйрәндем. Булат абыем нәселебезнең шәҗәрәсен караламага төзеде.
Без аны диңгез уртасыннан бар көченә баручы җилкәнле кораб рәвешендә ясадык. Диңгез киңлекләре укытучы хезмәтенең киң колачлы һәм кирәкле хезмәт булуына ишарә булса, ә аның нәкъ уртасыннан горур килүче корабны без укытучы дип алдык. Җилкәннең яруслары безнең нәселнең тармакларын күрсәтүче билгедер.Корабыбыз ныклы, горур һәм саллы килеп чыкты, минемчә.Ул ныклы итеп алга бара, димәк, аның киләчәге өметле!
Фәнни эшемне башлар алдыннан мин үземә берничә сорау куйдым:
Мин кем? Әти-әниемнәр кемнәр? Әби-бабамнар ни белән шөгыльләнгәннәр? Безнең тамырларыбыз кайдан? Нәсел җепләребез кайсы гасыр төпкеленә барып тоташа? Гайса, Муса, Касыйм, Нургаяз бабамнар турында ниләр беләм?
Менә шушы сорауларга җавап табу максатыннан, мин үземнең нәсел шәҗәрәсен төзеп карадым.Искиткеч мавыктыргыч, кызык һәм кирәкле эш икән ул шәҗәрә төзү! Күпме мәгълүмат, кызыклы шәхесләр, тарих ята икән сандык төпләрендә!Ә хәзер,әйдәгез, Сез дә рәхим итеп танышыгыз безнең нәселебез мөгаллимнәре, сугыш батырлары белән!
Муса бабам һәм Галимә әбиемнәр
Муса бабамнан минем нәселемнең чишмә башы башлана. Ул – карт бабам, тормыш иптәше белән Чистай районы Дүртөйле авылында көн иткәннәр.Табигатьнең иң гүзәл төбәгендә урнашкан ул Дүртөйле авылы!Иң борынгы заманнарда Кадыйр бабай хөрмәтенә Кадерлеево дип йөрткәннәр. Соңрак шушы авылга тагын 3 хуҗалык килеп төпләнгән һәм аңа Дүртөйле дип исем кушканнар. Бабамнарның кендек каны тамганга күрәме, белмим, бу авыл миңа бик якын һәм бик изге!
Менә шушы авылда минем нәсел җебем башлана.
Гайса бабам Муса улы (1876) авылның ихтирамлы аксакалы булган, иген иккән, мал -туар асраган.Ул киң җилкәле,озын буйлы,зур куллы карт булган. Үзенең аты,чәчүлек җире һәм тырыш куллары ярдәмендә көн иткән. Шушы ук авылның хәллерәк кешесе Хәммәди бабай кызы Галимәгә ( 1878)өйләнеп, көн күргәннәр. Дүртөйле авылының Югары очында аларның өй нигезләре саклана. Тик хәзер анда башка гаилә яши, өй дә яңа.Аларның дүрт балалары туа:Касыйм, Сөләйман, Зәйнәп, Мәрьям . Дүртөйле зиратында аларның барысының да каберләре билгеле, кабер ташлары, истәлек язулары куелган.
Аларның тормышлары үз көенә тын гына барган,авыр хезмәткә күнгәннәр, аш -суга тук булганнар. Тырыш хезмәт белән авылдашларыннан аерылып торганнар. 5 вакыт намаз укып, Ислам дине кануннары буенча яшәгәннәр.
Әбием Рәшидә сөйләгәннәрдән:
“Мусаны авылда “Баһадир” Муса дип йөрткәннәр.Гәүдәсе Алып батырдай, ә холкы һәм кылган гамәлләре искиткеч кыю,батыр һәм гаярь булган. Муса бабамның бармаклары искиткеч калын, ә кулы бик зур булган. Шуңа күрә ул 5-6 потлы капчыкларны уйнатып кына йөрткән! Муса бабам кояш белән бергә уянып, көндәлек эшкә керешкән. Өй өчен кирәк булган савыт -саба, чабата,тукыма кирәккәндә, ат белән Казанга юл тоткан. Ашлык, себерке, мунчаланы сатып, кирәк -яракларын алып, авылына кайткан.Ә юлда берәр тау яки каршылык очрап, аты менә алмаса, Муса бабай атны туарып, арбага үзе җигелгән.Менә нинди көчле булган бит ул!
Менә шундый Алып батыр гаиләсендә 900 граммга да тулмаган бер бик кечкенә малай дөньяга аваз сала. Аңа сөеп, Касыйм дип исем кушалар. Галимә әбием кечкенә Касыймны иске чүпрәккә төреп, җылы бүреккә салган һәм мич башына куйган. Бу көн- 1905 нче елның 5 нче декабре икән.
– Бу малай бик кечкенә, кеше чыгар микән моннан!- дип кайгырган яшь ана.
Чүпрәкне сөткә манып, кечкенә Касыймга суырырга биргәннәр. Малай тырыша - тырыша, суыра башлаган.
– Бу малай Зур кеше булачак!- дигән ата кеше.
Шулай итеп, бүрек эчендә үскән кечкенә малайның олы тормыш юлы башлана.
50 елдан артык партия стажы булган “Вахитов “исемендәге, "Власть Советов» һәм “Ярыш” колхозларының элеккеге рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, гвардия капитаны Гайсин Касыйм Муса улының, бабабызның гомер һәм тормыш юлы безнең өчен үрнәк булып тора.
Ул яшьнәп үткән яшьлеге чорында да, олыгайгач та тормышны, кешеләрне яратты. Һәрчак күтәренке күңелле, беркатлы, кешелекле, ярдәмчел булды.(Рәшидә әбием сөйләгәннәрдән).
Касыйм бабабызның тормышы һәркем сокланырлык.
1927- 1930 елларда Донбасста - шахтер, Кинешма шәһәрендә йөк ташучы булып эшләгән.
1930- 31 елларда Дүртөйле авылында “Ярыш” колхозын оештыруда актив катнаша.
Ул бу колхозда хисапчы, соңрак бригадир булып эшли. Партиянең Чистай районы комитеты Касыймның оештыру сәләтен, кешеләр белән оста җитәкчелек итүен исәпкә алып, Татарстан авыл хуҗалыгы мәктәбенең колхоз һәм совхоз җитәкчеләре хәзерли торган ике еллык бүлегенә укырга җибәрәләр.1934 нче елның көзендә була бу вакыйга.Бабам мәктәпне уңышлы тәмамлый һәм Чистай район комитеты карамагына җибәрелә.
1936 нчы елның 16 нчы декабрендә Кама - Чулман елгасын кичкәндә, боз ватылып, бабабыз утырган йөк машинасы су төбенә китә. Аны бәхетле очрак- машина әрҗәсенә утыру гына коткарып кала!Кабинада утырган шофер һәм аның хатыны боз астына китәләр.
1936 нчы елда 31 яшьлек көчле егетне “ Вахитов” (хәзерге “Дуслык”) колхозына рәис итеп куялар. Хуҗалык алдынгылар рәтенә чыга. 1937 нче елда кырчылык эшендә зур уңышларга ирешәләр, колхозга Франциядән профсоюз делегациясе килә.
1937- 39 нчы елларда авылларда гөрләп Сабантуйлары үтә. Касыйм бабабыз көрәшләрдә актив катнашып, өч авылда Сабан туе Батыры исемен яулый.
1941 нче елның гыйнвар аенда Чистай райкомы бабамны Актау авылына караган “ Власть Советов» колхозы җыелышында колхоз рәисенә сайлау өчен кандидат итеп тәкъдим итә. Касыйм, рәис һәм кеше буларак, Актау халкына ошый.
Бөек Ватан сугышы башлана. Ике көндә дистәләгән актаулылар фронтка озатылалар. Колхоз шулай ук фронтка 72 баш сарык, 11 баш ат, кием -салым бирә.
“... Ул көннәрдә авылда балалар да, үсмерләр дә ничектер олыгаеп киткәндәй булдылар. Мине әти урынына тракторга яисә үгез җигеп сукага җибәрегез, дигән үтенеч белән иртә таңнан идарәгә килә иделәр”,- дип искә алырга яраткан Касыйм бабабыз.
1941 нче елның 8 нче августында колхоз рәисе - Касыймны да фронтка алалар.Аны озатырга бөтен авыл җыела.
Чистай хәрби комиссариаты аны Казан военкоматына китүче 75 кешелек төркемгә җаваплы кеше итеп билгели.Аннары Касыйм бабамны Богырысланда оештырылган политруклар һәм командирлар хәзерли торган курсларга укырга җибәрәләр.
... Политрук Гайсин Мәскәү оборонасында катнаша. Аны Калинин фронты гаскәрләре сафында сугышучы 358 нче укчы дивизиянең 1187 нче укчы полкына элемтә ротасы политругы итеп билгелиләр. 1941 нче елның 6 нчы декабрендә полк дошман белән беренче бәрелешкә керә. Бу бәрелештә карт бабам да беренче чыныгу ала. Укчы полк дошманның һөҗүмен туктату, Мәскәү шәһәрен төньяктан чолганышка алдыртмау өчен барган канкойгыч авыр сугышларда катнаша.Сугышчыларыбыз ачлыктан интексәләр дә, нык торалар.
Полк командиры Дорохов Гайсинны штабка чакыра һәм аңа сугыш кырында аунап яткан ат түшкәләрен алып килергә боерык бирә.
“Сез,татарлар, ат итен ашыйсыз. Менә инде русларга да чират җитте,”-ди җитди итеп.
Төн караңгылыгыннан файдаланып, политрук бер отделение солдат алып, дошман тылына үтә. Немецларга сиздермичә, зур саклык күрсәтеп, сугышчылар үлгән атларны чапкалап, чаналарга төйиләр һәм полкка алып кайталар.Приказ үтәлә, солдатлар туйганчы ит ашыйлар.
... Майор Дорохов өлкән политрук Гайсинны өч сугышчы белән разведкага җибәрә. Разведчиклар каршында төп бурыч: чолганыштан чыгу юлларын эзләп табарга. “Тел” алып кайтырга мөмкинлек була.Ләкин группа көтмәгәндә немецларның разведкасы белән очраша.Качып котылырга мөмкинлек юк: дошман өстен. Карт бабамның авылдашы,күршесе һәм полкташы Баһаветдинов Миңлешакирның үткенлеге хәлне җиңеләйтә. Политрук сугышчыларга агачлар артына яшеренеп, дошман группасын якынрак җибәрергә, приказсыз атмаска куша. Ак халатлы разведчиклар карга чумып, агачлар арасына яшеренеп яталар. Немец разведчиклары якынайгач кына, бабам: “Ут!”- дип кискен боерык бирә. Миңлезакир,Сухарев, Левченко автоматларын төз атып, немец разведчикларын кырып салалар.Җиңел яраланган офицерны “Тел” итеп алып кайталар. Полк шул мизгелдә үк җыенып, дошман оборонасын “йомшак” урында кыска бәрелештә өзеп, чолганыштан котыла.Бабам һәм аның батыр дуслары “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнәләр.
Сугышлар тынып торган арада Касыйм бабай ротадагы солдатлар арасында мөгаллимлек хезмәтен башкара: аңлату- тәрбия, киңәш бирү, йомшак кына тиргәү – берсе дә калмый! Солдатларны Коммунистлар Партиясе сафына кертү эшләрен дә ул башлап йөри.
... Дошман явыз, мәкерле. Белоруссия сазлыкларында сугышып йөргәндә немецларның махсус өйрәтелгән бозау чаклы этләре штурм отрядына булыша.Таң сызылып атканда, үткен күзле казах егете Турсунбаев Гайсинга немец овчаркасының үзләренә таба шуышып килүен әйтә. Гайсин эшне аңлап алып, сугышчыларга йоклаганга салышыга куша. Овчарканың авызында кыска таяк.Ул сугышчыларны иснәп чыга һәм авызындагы таякны төшереп калдырып,киредән немецлар урнашкан позициягә йөгереп китә. Озак та үтми, немец солдатлары группасы сугышчан сакчылыкны юк итү, “ тел” алу өчен, безнең позицияләргә үрмәли. Командир фашистларның якынрак килүләрен көтәргә һәм юк итәргә боера. Дошман юк ителә.
Сугышчан сакчылыкның һәм Гайсинның батырлыгы полк командиры тарафыннан II дәрәҗә Ватан ордены белән билгеләп үтелә. 1944 нче елның сентябрендә гвардия капитаны Касыйм Гайсинның траншеяда барган кул сугышында әзмәвердәй немец солдатының штык ударыннан аягы яралана. Немецның икенче ударыннан сержант Осадчий коткарып кала. Ул фашистның башына автомат приклады белән тондыра.Әзмәвер җиргә ава. Касыйм бабам 3 ай госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан үз частенә әйләнеп кайта һәм дошманга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Алда -Кенигсберг- Көнчыгыш Пруссия – сугыш чукмарларының оясы. СССР- һөҗүм итү өчен трамплин. Бу -Балтик диңгезе буена урнашкан шәһәр- крепость. Штурм вакытында күрсәткән батырлыгы өчен карт бабам “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамланырга санаулы гына көннәр кала. Безнең Өченче Белоруссия фронты гаскәрләре немец гаскәрләрен Балтик диңгезе буеннан чыгару һәм чолгап алып юк итү өчен, куәтле һөҗүм башлыйлар. Һөҗүм вакытында, 84 нче укчы дивизиянең ике полкы арасында элемтә өзелә. Полк командиры Гайсинны, өлкән лейтенант Петровны чакыртып ала һәм аларга полклар арасындагы элемтәне торгызырга боера. Гайсин һәм Петров үзләре белән ике элемтәче сержантны, ике солдатны алып, боерыкны үтәргә китәләр. Элемтә урнаштырыла. Ләкин кире кайтканда, дошманның еракка ата торган артиллериясе уты астына эләгәләр. Беренче снаряд төркемне узып шартлый, икенчесе артка килеп төшә. “Бусы, өченчесе, безгә!Ятыгыз!”-дип боерык бирә капитан. Нәкъ шул мизгелдә аларны каплап торган калын агач астында снаряд шартлый. Өлкән лейтенант һәм ике солдат һәлак булалар, бер сержант, капитан Гайсинның сул кулы һәм җилкәсе авыр яралана.Ул аңына килгәч,санбат палатасында ятканын күрә. Бераздан аңын җуя, бары тик Каунас шәһәрендәге госпитальдә генә аңына килә. Җиңү бәйрәмен шунда каршылый. : 6 ай Казан госпиталендә ятканнан соң, туган авылына әйләнеп кайта.
Икенче төркем инвалид булуына карамастан, бабабыз үзен фронтка озаткан Актау авылына колхоз рәисе булып, 1946 нчы елның ноябреннән 1953 нче елның март башына кадәр эшли. КПССның Чистай шәһәр комитеты аны 1953 нче елның март башында “Ярыш” колхозына рәис итеп билгели, һәм ул, җитәкче буларак, үзенә күрсәтелгән ышанычны намус белән аклый. 1957 нче елның апрель аенда карт бабамның фронтта алган яралары, күргән газаплары сәламәтлеген какшаталар һәм ул җиңелрәк эшкә күчә.
Карт бабам Касыймны белән чиксез горурланам. Ул кешеләр белән, авыл халкы белән дус яшәп, авылның олпат аксакалы булып гомер итте. Һәр кешегә төпле киңәшләрен биреп, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Аны беркем дә начарлык, хөсетлек белән искә алмый.Карт әбием Миңлегалим кызы Галимә белән 4 бала тәрбияләп үстерделәр.
Гайсин Нургаяз Касыйм улы – Чистай районы Дүртөйле мәктәбе укытучысы, абруйлы мәктәп директоры иде.
Гайсина -Вагизова Гөлсирә Касыйм кызы - хезмәт алдынгысы.
Гайсин Риф - ветеринария табибы, Алексеевск райкомында инструктор булып эшләде.
Гайсин Рафаэль – Казан шәһәре махсус элемтә бүлегендә өлкән диспетпер булып эшләде.Дөрестән дә, горурланырлык шул минем бабам һәм аның гаиләсе!

Закирова Гөлия Нургаяз кызы, Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, 3 нче гомуми белем бирү гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Теги: Гөлия Закирова Нәсел-шәҗәрәм

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру