Гадел Кутуй (1903-1945)

Тарихта «Җидегән» исеме белән мәгълүм, соңыннан ачыкланганча, дөньяда бөтенләй булмаган яшерен милли-сәяси оешмада әгъза булып торуда гаепләнеп, утызынчы еллар

башында Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев)һәм тагын биш «җидегәнче» (Н.Исәнбәт, Г.Минский, С.Кудаш, Т.Ченәкәй, С.Агиш – күрәсез, исеме җисеменә дә туры килми, «Җидегән»нең җиденче әгъзасын махсус органнар «уйлап таба» алмый) җавапка тартыла. Гадел Кутуй, каләм хезмәте белән яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм калып, шактый еллар мөгаллимлек итәргә мәҗбүр була. Бары тик 1935 елда, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында атаклы «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылгач кына, әдипнең абруйлы исеме яңадан матбугатка әйләнеп кайта.

Гадел Кутуй Згеж госпиталендә. 1945 ел

Ватан сугышы башлануга, Гадел Кутуй үзенең каләмен көрәш коралына әверелдерә: патриотик шигырьләр («Озату җыры», «Партизанка», «Батыр каберендә», «Яңа ел бүләге» һ.б.), «Рәссам» (1941), «Хәнҗәр» (1941) кебек хикәяләр, «Патриот Тукай», «Партизаннар», «Җиңү хәбәрчесе» сыман зур күләмле мәкаләләр язып бастыра.

1942 елның июнендә фронтка китә. «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның язында, сәламәтлеге начараеп, хәрби госпитальгә эләгә һәм 15 (яисә 16) июньдә Польшаның Згеж шәһәрендә вафат була. Шәһәр зиратының хәрбиләр участогында, 35 нче санлы кабергә җирләнә.

Язучы Ибраһим Газиның 1945 ел 18 июль датасы белән шагыйрь Әхмәт Ерикәйгә язган хатыннан өзек китерик [1]:

«Эш болай: кышкы һөҗүм вакытында (ягъни, Висладан алып Одерга кадәр) Кутуй танковый корпуста безнең газетаның [2] корреспонденты булып эшләде. Һөҗүм тукталып торганда, ул кире редакциягә кайтты һәм шул кайтудан инде китә алмады. Баштарак ул һич авыру төсле түгел иде [3]. Чандыр, ябыграк, ләкин гел шат, көләч, шаян. Озакламый без Познаньга күчтек. Ул авырый башлады. Ләкин ул үзе дә, без дә, җитди авыру белән авырыйдыр, дип уйламадык. Ятты, йөрде, эшләде. Шул хәлендә «Хәнҗәр» дигән хикәя язды, газетага гел катнашып килде. Зарлану аның гадәтендә юк иде.

Ябыкты. Әмма үзенең ябыгуын тешләре юклыктан, рәтләп ашый алмавыннан күрде. Ясалма тешләр (протез) ясатып алды.

«Инде хәзер тазарам!» – дип йөргәндә генә, бөтенләй урыннан тора алмый башлады. Аның болай һаман кирегә китүен күреп, без аны госпитальгә салдык. Госпитальдә 2-3 атна ятып, бик эче пошып, ул кире чыккан. Аны якын-тирәдәге ниндидер госпиталь-санаторийга җибәрергә уйлаган булганнар, ул риза булмаган, тизрәк чыгып, безнең Познаньдагы квартирабызга кайтып яткан. (Без инде күчкән идек.) Познаньга аның янына барсам, күрәм: Гадел һич яхшы якка үзгәрмәгән: төсе юк, ашамый, йөрми. Мин аңарга үзебезгә, редакциягә кайтырга тәкъдим иттем: «Нарат урманы, менә дигән һава, ашау яхшы, кызыл аракы күп», – дип мактадым. Ул көнне мин юлаучы машиналар белән аны алып китмәдем (ул турыда уйларга да ярамый иде). Бер-ике көннән аны алып кайттылар. Ул миңа ярыйсы гына күренде. Көлеп, сөйләшеп ятты. Икенче көнне иртә белән завтракка алып барырга дип керсәм, Гаделне танырлык түгел: битләре җилсенгән, төсе юк, сөйләшми, кәефе гаять начар. Кат-кат төренеп, башына малахай киеп, линотип бүлмәсендә боегып утыра.

Язучының кызылармеец кенәгәсе. 1942 ел

– Әйдә, ашарга барабызмы, – дисәм:

– Туңам, хәлем юк, – дип җавап бирде.

Аңа завтрак алып кайтып бирергә кушып, ятып йокладым. (Төн буе газета чыгарган идек.) Мин төшке ашка торганда, ул инде юк иде. Аны ашыгыч рәвештә госпитальгә озатканнар.

Беркадәр вакыттан соң без (Гариф Гали [4] һәм мин) ул ята торган госпитальгә бардык. Сорашабыз.

– Аны күчерделәр, – диләр.

– Кая күчерделәр?

– Тылга, Польшага.

Мин госпитальнең канцеляриясенә кердем. Сорадым. Безгә бер адрес, дөресрәге, госпиталь номеры, бирделәр.

– Нәрсә белән авырый? – дидем.

– Туберкулёз, – диделәр.

– Нинди туберкулёз: ачык формасы яки ябык формасымы?

– Ачык.

«Кызыл Армия» газетасында эшләү таныклыгы. 1945 ел 

Мин икеләнә калдым. Познаньда, аны рентген белән карап, аңардан туберкулёз тапмаганнар иде. Эчебез пошып, күңелсезләнеп, кире кайтып киттек. Ул бөтенләй без эзләгән җирдә түгел, ә Лодзь янындагы бер госпитальгә җибәрелгән булып чыкты. Язган хаты өметсез түгел иде. Туберкулёз турында бөтенләй телгә дә алмаган, тик биле авырту турында гына әйткән һәм тиздән терелүе хакында язган иде. «Туберкулёз түгел икән, булса, бездән яшермәс иде», – дип өметләндек. Хатлар яздык. Берлинга күчеп, байтак торгач, хатларыбыз кире кайтты. Аларның тышына: «Выбыл по неизвестному адресу», – дип язылган иде.
Без: «Тагы да каядыр озатканнар икән, әллә илгә кайтып киттеме?» – дип торганда, кайгылы хәбәр килеп төште. Кутуй 16/V-45 [5] нда вафат. Ярмәки [6] язган хатның конвертына кәгазь ябыштырып, госпитальдән шулай дип язып җибәргәннәр. Гариф Гали бөтенләй белеп кайтырга дип китте. Ул 20/Vләрендә кайтса, син әлегә бик шауламый тор. Чөнки, кем белә, госпитальдә хаталану азмыни. Берәр буташтыру булып чыкса, кирәксезгә куркыту һәм кайгы салу булмасын…»

 

_________________________

1. Автор орфографиясе һәм пунктуациясе саклана.

2. «Кызыл Армия» фронт газетасы.

3. Гадел Кутуй һөҗүм вакытында бик каты салкын тидерә, әмма барыбер сугышның алгы сызыгына чыгып репортажлар әзерләвен дәвам итә.

4. Гариф Гали (Гариф Закир улы Галиев, 1903-1985) – татар совет язучысы.

5. Гадел Кутуй июньдә вафат була.

6. Шагыйрь Зыя Ярмәки (Зыя Шәйхи улы Насыйров, 1887-1965) булса кирәк.

 

Әдәбият:
1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/ төзүчеләре Рәис Даутов, Равил Рахмани.
– Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. – Б.741-742.
2. Ибраһим Гази хатлары // Мәдәни җомга. 4 сентябрь 2015. Б.9.

_________________________________

 

Комментарий язарга