Гадел Кутуй. Рәссам

Юлбасарлар кулына эләккән шәһәрдә кеше бик аз калды. Халык кичә үк, дошман ыргыткан бомбалардан өйләргә ут капкач ук, ашыгыч рәвештә шәһәрдән чыгып китте. Даны дөньяга таралган рәссам Макс Латис та китәргә хәзерләнгән иде. Аңа махсус автомобиль бирелде. Хатыны һәм баласы, кул астына эләккән төенчекләрне алып, машинага кереп утырдылар. Ләкин рәссам үзенең иң кыйммәтле картиналарыннан берсен күтәреп өйдән чыкканда, каршыдагы йорт өстенә бер-бер артлы берничә бомба төште һәм көчле янгын күтәрелде. Шәһәр өстендә дошман самолетлары ешайды. Рәссамга ашыгырга кирәк иде. Ул «каһәрләр!» дип, күккә карады һәм китәргә кирәклекне онытты. Аның йодрыклары үзләреннән-үзләре йомарландылар, күзләрендә яшендәй ут очкыннары күренделәр. Бу минутта ул, хатынының: «Әйдә инде, утыр!»— дип кабат-кабат әйтеп торуын да, баласының: «Әткәй, киттек!»— диюен дә ишетмәде. Күзләре яңадан ялкын эчендә калган йортка төштеләр. Шушындый минутта, бүтәннәргә ярдәм күрсәтергә кирәк чакта, шәһәрдән ашыгыч чыгып китүне ул җинаятькә санады һәм калырга булды.

Латис кулындагы картинаны машинага куйды, хатынын, баласын үпте һәм янган йортка ишарә ясап:

— Безнең йортны да, безнең картиналарны да әнә шундый язмыш көтә. Беразын коткара алмаммы… Мин сезне куып җитәрмен. Сез ашыгыгыз! — диде.

Латис ханым иренең әкәмәтрәк табигатьле кеше булуын һәм ялгыз калганда аның ярдәмгә мохтаҗлыгын яхшы белә иде. Ул бит, исенә төшерүче булмаса, ашарга-эчәргә кирәклекне дә оныта, әнә хәзергедәй үзе дә сизмичә, бер аягына галош, икенче аягына ботинка киеп йөри. Ләкин Латис ханым иренең иҗатка, сәнгатькә бирелгән булуын да бик яхшы белә. Аның ире иң куркынычлы минутта да сәнгатьне ташлаячак түгел иде. Шулай да хатын аңа:

— Әйдә инде, Макс, бергә китик,— дип ялварып карады.

— Ярый, ярый. Мин озакламам, хушыгыз,—диде рәссам, һәм моннан бер генә минут элек бизгәк тоткандай калтыранган кеше хәзер ни өчендер елмаеп куйды. Ләкин елмаю шул ук минутта югалды да. Рәссам тагын бер тапкыр: — Хушыгыз! — диде.

Машина кузгалып китте һәм озакламыйча күздән югалды.

Макс Латис янган йорт янына барып, аны сүндерешүгә катнашты. Өенә кайтып керүгә, тәрәзәдән бик озак урамга карап торды. Өйдә аңардан башка бер кеше дә юк иде, ләкин ул, кемнәргәдер мөрәҗәгать иткән сыман:

— Әнә карагыз, нәрсә калды. Кил, кызым, кара — бала табу йорты иде бу. Син дә шул йортта тудың. Гөнаһсыз бала күкрәгеннән атылып чыккан иң беренче яшәү авазыннан да кыйммәтлерәк аваз дөньяда юк, кызым. Әгәр дә мин композитор булсам, шул авазны кушып симфония язар идем. Ә фашистлар шушындый изге йортларны бомбага тоталар. Әнә тагын, тагын яна башлады.

Рәссам, «күрәсеңме, ничек яна» дип, артына әйләнеп карады. Янында кеше юклыкны аңлагач: «Ә… әйе, киттеләр… Ә мин ник калдым соң?»— диде һәм: «Әйе, хәтерләдем!» — дип, үзалдына сөйләнә-еөйләнә, буяулар алып, рәсем ясарга кереште.

Аның хезмәте өчен иң кыйммәтле вакыт — иртәнге һәм көндезге сәгатьләр иде. Ләкин бу турыда ул бөтенләй уйламады, чөнки дөрләп янган йортлардан төшкән яктылык аңа җитәрлек иде.

Ул төн буе һәм икенче көннең төшлегенә кадәр эшләде. Рәсем ясалып беткәнче, арыганлык аның уена да кермәде, ә иң соңгы буяу салынуга ул үзен көчсез хис итте, хәтта басып торырлык та хәле калмады. Куе чәй булсын иде хәзер аңа! Макс, гадәтенчә, хатынын чакырды, аның озак җавап бирмичә торуына гаҗәпләнде. Бары тик кичәге вакыйгаларны хәтерләгәч кенә, чәйне үзенә әзерләргә кирәклекне аңлады. Ләкин чәй эчеп тормады, урамга чыгып китте.

Төнлә белән шәһәргә фашистлар керделәр. Өзлексез талаулар башланды. Ату, кычкырып елау тавышлары ишетелде. Рәссам, тәрәзә янында торып, тавыш килгән якка карады. Кул фонарьлары яктысында карачкыл шәүләләр — фашистлар күренде. Әлеге бала табу йорты да күзгә чагылды, йорт янган, кара күмергә әйләнгән, ләкин ни гаҗәп: шул кара күмерләр уртасында — багана һәм баганада йортның вывескасы калган.

Макс Латис яңа картина янына килде һәм аны, иң кадерле әйбер итеп, кая яшерергә белмичә, озак вакыт аптырап йөрде. Ахыр чиктә, рәсемне ул, иске бер материя белән каплап, ишегалдына чыгарып куйды; күренмәсен өчен аны такталар һәм буш тартмалар белән каплады.

Таңда аның өенә бер офицер килеп керде.

— Кем монда хуҗа? — диде ул офицер.

— Рәссам Латис.

— Ишеткәнем бар, кая соң ул үзе? Качтымы әллә?

— Юк, качмады, семьясын озата китте,— диде Макс, гомерендә беренче тапкыр ялганлады.

— Ә син аның картиналарын сакларга калдыңмы?— Офицер, биргән соравына җавап көтмичә, түргә узды һәм стеналарга эленгән, идәндә сөялеп яткан картиналарны карарга кереште. Чит кеше өендә үзен хуҗаларча тоткан бу көтелмәгән офицерга Макс чирканып карады һәм аңа каршы бернәрсә дә эшли алмавына үзен тиргәде. Офицерның билендә хәнҗәр бар иде. Ул шул хәнҗәрен алып:

— Монсы кирәкми!

— Монсы начар!

— Монсы рюссиш! — дип, берничә картинаны буйдан-буйга кисеп чыкты һәм катып калган Латиска әмер бирде: — Калганнарын сакла. Бераздан генерал үзе кереп карар!

Офицер чыгып китте, ә Макс, «Күрдеңме, рәссам, кыргый бандит безне нишләтте!» дигәндәй, аңа күз текәгән яралы картиналарга карап калды. Туралган рәсемнәр телгә килгәндәй тоелдылар. Ул алар янына килде, «Әткәй… әнкәй… кызым… сөеклем!..» дип, рәсемнәрдә ясалган кешеләрнең йөзләреннән сыйпады. Ә рәсемнәрдәге яраланган кешеләр: «Безнең йөрәкләребез сызлый»,— дип кычкыралар, «Кач, рәссам, кач, сине дә алар чәнчеп үтерерләр»,— дип әйтәләр кебек.

Макс яраланган картиналарны нәүрәпкә чыгарды. Аннары әллә кайдан күп-күп итеп керосин табып керде, керосинны идәнгә, стеналарга һәм офицер сакларга кушкан картиналарга сибеп чыкты. Калтыранган кулларына шырпы алды, «Тукта, мин нишлим? Акылдан яздыммы әллә?» дип, нәрсә эшләвенә хисап бирергә теләде. Ләкин озак уйлап торырга вакыт юк, ашыгырга кирәк иде… Ул шырпы кабызды һәм өйгә ут төртте…

Икенче көннең таңында күзәтче партизаннар урман авызында ярым үлек хәлдә бер гәүдә таптылар. Беренче күрүдә аны кем дияргә дә белмәделәр. Бер аягында ботинка, икенчесендә ботинка түгел, оек та юк. Бу кеше ерак һәм куркынычлы юл узган булырга кирәк. Аның ялан аягы бик нык яраланган, чиләнеп беткән, өстенә кигән күлмәге дә әллә ничә урыннан ертылган. Башында яхшы эшләпә, бер кулында — шырпы, икенче кулында — күкрәгенә кысылган хәлдә картина, искиткеч картина. Аны күрүгә күзәтчеләр хәйран калдылар: ике катлы җыйнак йорт ут эчендә, үрелә-үрелә җәелгән ялкын уртасында: «Укыгыз, күрегез!»—дигәндәй, кычкырып торган сүзләр — «Бала табу йорты». Алтын хәрефләр белән язылган бу сүзләр йөрәккә үк барып керәләр. Алар ялкыннан да көчлеләр. Юк, алай түгел, ялкын үзе «бала» сүзеннән курыккан, оялган сыман читкә үрелә. Югарыда — шул дәһшәтнең хуҗасы — кара свастикалы бомбардировщик очып йөри. Түбәндә ишелеп төшкән стеналар һәм алар астына кысылган ак күлмәкле хатын. Аның кулында яңа туган бала. Шәфкатьле ана, янгыннан һәм җәрәхәтләнүдән саклар өчен, баланы алга сузган. Бала илереп елый. Күлмәгенә ут капкан, гәүдәсе кысылган ана әрнеп-әрнеп нәрсәдер кычкыра. Картина астында өч сүз — ана кычкырган сүзләр булырга кирәк:

— Гитлерга мең нәләт!

Күзәтчеләр картинадан күзләрен ала алмыйча бик озак карап тордылар. Ярым үлек хәлдә яткан юл кешесен алар штабка алып киттеләр. Гаҗәп кешене анда бик тиз таныдылар. Өч-дүрт партизан берьюлы:

— Латис, атаклы Макс Латис бу! — дип кычкырдылар һәм аңа ашыгыч ярдәм күрсәтергә керештеләр.

Рәссам аякка тиз басты. Отрядта врач белән шәфкать туташлары да бар иде — алар аның яраларын дәваладылар.

Латисның отрядта калырга теләве партизаннарда горурлык тудырды. Үткен күзле рәссам атарга өйрәнде һәм озакламый яхшы пулеметчы булып шөһрәт казанды. Төннәрнең берсендә ул отряд белән бергә шәһәргә налет ясады. Көтелмәгән бу һөҗүмнән дошман бик нык киселде. Урамнар немец солдатларының җыеп бетергесез санда үле гәүдәләре белән капланды. Хурланган кызлар, җәзаланган балалар, кабергә тереләй күмелгән картлар өчен үч алуга Латис шат иде.

Бөек иҗат һичкайчан югалмый. «Гитлерга мең нәләт» картинасы турында газета-журналларда мәкаләләр чыкты. Картина Мәскәүгә җиткәч, аны карар өчен меңнәрчә халык күргәзмәгә агылды.

Рәссамның, партизаннар белән бер сафта торып, дошманга каршы көрәш алып баруы бөтен дөньяга таралды. Аның исеменә газеталарда котлау телеграммалары басылды, радио аша сәлам хатлары укылды. Соңгы хатта түбәндәге сүзләр бар иде:

«Сөеклебез Макс!

Синең исән-сау булуың һәм сугыш кырында батырларча көрәш алып баруың безне чиксез дәрәҗәдә шатландырды. Без Н. шәһәрендә урнаштык. Өйдән алып чыккан картиналарыңны хөкүмәткә тапшырдык. Халык аларны бик ярата. «Гитлерга мең нәләт» исемле картинаңны безнең дә, мондагы халыкның да бик күрәсе килә. Изге эшеңдә уңышлык телибез. Көннәрең бәхетле узсыннар. Сәламебез сиңа бетмәс көч бирсен. Дошман җиңелер һәм без яңадан туган калабызга кайтырбыз.

Үбеп: хатының һәм балаң».

Комментарий язарга