Җәмәгать эшлеклесе Габдулла Апанаевның тууына 160 ел

Җәмәгать һәм дин эшлеклесе, меценат, публицист, педагог һәм нашир Габдулла Габделкәрим улы Апанаев 1862 елның 15 мартында Вятка губернасының Малмыж өязендәге Сосна авылында (хәзерге Балтач районына керә) туган. Ул Шиһабетдин Мәрҗаниның яраткан шәкерте була. Габдулла Апанаев 1906 елның 1 февралендә «Азат» газетасының беренче санын, нашир буларак, бастырып чыгара.

Аның шәкертләре арасында Нәҗип Думави һәм Гаяз Исхакый кебек шәхесләрнең булуы үзе генә дә күпне сөйли.

Габдулла Апанаевның гомере фаҗигале төстә өзелә: 1919 елның 25 июнендә ул, М.Вахитовны үтерүне оештыруда гаепләнеп, кызыл гаскәрләр тарафыннан атып үтерелә.

Комментарий язарга