Журнал «Безнең мирас»

Айсылу Габдинова: "Туй үткәрмәячәкбез..."

«Алабута» җыры белән танылган җырчы Айсылу Габдиновага кияүгә чыга. Айсылу белән әңгәмә кордык.
— Айсылу, ихластан котлыйбыз сине! Кем инде ул бәхет кошын тоткан егет?
— Рәхмәт бик зур! Аның турында сөйлисем килми. Әле үзем дә ышанып бетә алмыйм кебек. Бәхетемә күзләр тимәсен. Егет белән бер ел чамасы бары тик дуслар булып кына йөрдек. Ә менә 2018 елның декабрь аенда йөреп киттек.
— Кайчан аны яратуыңны аңладың?
— Беләсеңме, элек, руслар әйтмешли, «промелькнула искра» дигән сүзне аңламый идем, ә бу мөнәсәбәтләрдә, гомумән, башкача. Хәтерлим: гастрольләр белән башка шәһәргә китәргә кирәк иде. Димәк, аның белән сау буллашырга кирәк. Ә минем аның белән бер дә хушлашасым килми иде.
— Нишләп бер ел чамасы дуслар гына булдыгыз?
— Без төрле шәһәрләрдә яшибез, шуңа күрә очрашып йөри алмадык. Ләкин бүген инде әлеге мәсьәлә хәл ителеп килә. Миңа аның белән тыныч. Һәм ул татар! Бу минем өчен бик мөһим, мин рус егетләре белән, гомумән, аралашып та тормый идем.
— Туйны кайчанга планнаштырасыз?
— Туй үткәрмәячәкбез. Никах туен җәй көнне үткәрергә планнаштырабыз.
— Никах күлмәкләрен караштырасыңмы?
— Мин күлмәкне сатып алдым инде. Әлегә аны күрсәтмим, никах көнне социаль челтәрләргә куярмын.
- Димәк, син көне буе яулыкта йөричәксең?
— Никахның мәчеттә үтә торган өлеше беткәч, бәлки салырмын да. Тик чәчем матур булмыйячак. Кызык сорау, уйланып карарга кирәк.
— Җырчылар арасыннан кемнәрне чакырырга уйлыйсыз?
— Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Илнар Миранов, ТНВ телеканалыннан берничә кешене чакырырмын бәлки. Әлегә төгәл исемлек юк. Әйтергә онытканмын: әтием Айдар Габдиновны да чакырмыйча булмас (көлә).
— Туй чыгымнар таләп итә. Матди яктан хәлләр ничек?
— Әлеге сорауны әти-әниләр хәл итә. Акча кирәген аңлыйбыз инде. Ләкин, Аллага шөкер, без эшлибез. Бар да яхшы булыр!
— Айсылу Габдинова гаилә дип сәхнәдән китә алырмы?
— Юк, сәхнәдән бер дә китәсем килми. Гаиләдә яхшы хатын, сәхнәдә уңышлы җырчы була алырмын дип ышанам. Бары тик тырышырга кирәк.
— Булачак ирең сәхнәгә якын кешеме?
— Ул җырларга ярата, җырны аңлый белә, ләкин сәхнә кешесе түгел. Булачак иремнең җырлавыма бер дә каршы булганы юк. Киләчәктә ул минем продюсерым булырга хыяллана.
— Син сораган мәһәр хакы күпме?
— Бергә сайларбыз дип уйлыйм. Гадәттә алтын бүләк итәләр дип беләм. Һәрбер кеше үзе хәл итә инде, егет кешенең матди яктан нинди хәлдә булуыннан тора.
ТНВга сылтама белән Матбугат.ру

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру