Журнал «Безнең мирас»

Габдерәшит Ибраһим: Мәҗбүрилек телне өйрәнү юлы булып тора!

"Безнең мирас" журналында атаклы мәгърифәтче Габдерәшиn Ибраһимның "Ислам дөньясы" әсәре һәр сан саен диярлек басыла. Әсәрдән олуг галим һәм сәяхәтченең япон телен өйрәнү тәҗрибәсен күзәтү кызык. Әсәрдән өзек китерәбез:
"Мин исә бертуктамый Японияне гизәм, көннәр буе, иртәдән кичкә кадәр, карап-күзәтеп йөрим. Япониянең башкаласы булган  Токионың әйләнә-тирәсендә урнашкан авыллар, җәйге өйләре булган бакчалар аша үтәм, күбесенчә җәяү йөрим. Авылларда йөрүнең минем өчен файдасы күбрәк иде, чөнки юлда очраган кешеләрдән, теләсәм дә, теләмәсәм дә, юлны яисә башка берәр нәрсә турында сорарга туры килә һәм японча сөйләшергә мәҗбүр була идем. Менә шундый мәҗбүрилек телне өйрәнү юлы булып тора да инде. Тәрҗемәче һәрвакыт яныңда булмый. Кайчакларда куна калырга кирәк була, кунар урын эзли, сораша, сөйләшә идем. Гомумән, сәяхәткә чыгуымның максаты да бу иде".
Тулысынча "Безнең мирас"ның ноябрь саныннан укырга мөмкин.

Теги: Габдерәшит Ибраһим Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру