Журнал «Безнең мирас»

«Татар-информ» #МӘҺДИЕВ флешмобын башлап җибәрә

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм татар язучылары #МӘҺДИЕВ флешмобын башлап җибәрә. Флешмоб күренекле татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Әдипләр Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән өзекләр укыячак.


Проектның идея авторы - Земфира Гыйльметдинова, проект җитәкчесе - Илгиз Шәкүров. Алар белдерүенчә, флешмобның максаты - Мөхәммәт Мәһдиевнең исемен яшәтү һәм халыкны «Торналар төшкән җирдә» әсәрен укырга чакыру.


«Язучылар сүзнең кадерен белә торган халык. Шуңа күрә дә бу флешмобны алар белән башлап җибәрәбез. Әдипләр әсәрдән өзекләр укыячак һәм иң кызык җирдә туктаячак. Дәвамын һәркем үзе табып укып бетерергә тиеш була», - дип сөйләде Земфира Гыйльметдинова.


#МӘҺДИЕВ флешмобын Марсель Галиев башлый. Теләге булган һәркем флешмобка кушыла ала. Моның өчен «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән өзекне видеога төшерергә һәм аны #МӘҺДИЕВ хештегы белән интернетка урнаштырырга кирәк.



  • «Татар-информ» һәм татар язучылары күптән түгел «Туфан сүзе сагындыра» флешмобын да уздырган иде. Ул флешмобның видеоязмаларын #туфансүзесагындыра хештегы аша табарга мөмкин.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/02/194628/?fbclid=IwAR2E0TduTKF_ZXQ-vArzComS-U211Dc0ZbKjdHswGyN1WECNKaAwh7hAuIQ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру