Журнал «Безнең мирас»

Фирдүс Тямаев балаларны шатландыра

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кариев театрында күрсәтелгән хәйрия спектакленең иганәчесе булган. Балаларга билетлар сатып алу өчен ул 15 мең сум акча биргән.

Бу хакта театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
"Фирдүс Тямаев балаларга билетлар өчен 15 мең сум акча бирде. Без мөмкинлекләре чикле балаларга билетлар биреп аларга спектакль күрсәттек", - ди театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.
Ул хәйрия спектакльләре традициясенең бу театрда һәрвакыт булуын әйтә.
"Фирдүснең бу гамәле башкаларга да үрнәк булсын иде", - ди директор.
Театр балаларга "Бүре белән кәҗә" әкиятен тәкъдим иткән.
Берничә көн элек Мәскәүдән килгән тамашачы Зөһрә Фатыйх та балаларга билет алу өчен хәйрия ярдәме күрсәткән.

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру