Журнал «Безнең мирас»

Фидакяребез

Татарстан Җөмһүриятенең атказанган фән эшлек­лесе, академик Вахит Хөҗҗәт улы Хаков Татарстан ра­дио­сының 40 елдан артык тарихлы «Тел күрке – сүз» тапшыруының чишмә башында торган кешеләрнең берсе булды дисәк, хакыйкатькә бер дә хилаф килмәс. Чөнки ул иң беренче авторларыбыз, танылган тел галиме Рифкать Әхмәтҗанов һәм шулай ук галим, язучы Хәсән Сарьянга табигый рәвештә бик тиз кушылып китте һәм тапшыруның халык арасында киң танылуына үзенең саллы өлешен кертте.


Тапшыру циклы башланган елларда редакциягә хатлар ташкыны ява башлады. Хатларның темалары төрледән-төрле иде. Күбесе әдәпле сөйләү, сүзләр тарихы, дөрес язу кагыйдәләренә караса, телебезнең көннән-көн аяныч хәлгә кала баруы, аның киләчәге, язмышы хакында борчылып язылганнары да байтак иде. Ул елларда шактый четерекле эчтәлекле бу хатларга эфир аша, ягъни цензура иләге аша мөмкин кадәр дөрес, мөмкин кадәр объектив җавап бирер өчен киң эрудицияле галим булу белән бергә «эзоп телен»дә оста куллана белә ала торган сәясәтче сыйфаты да кирәк иде. Менә шушы ифрат җаваплы вазифаны Вахит ага башкарды һәм бу эштә ул алыштыргысыз булды.


Моннан тыш фидакярь галимебез төрки халыкларның тел галимнәре хезмәтләре, туган телебезгә кагылышлы вакытлы матбугатта дөнья күргән язмалар белән тыңлаучыларны даими рәвештә таныштырып барды.


"Тел күрке - сүз" тапшыруын әзерләгәндә. Сулдан уңга: Госман Әхмәтҗан (режиссер), Рөстәм Акъегет (мөхәррир), Хуҗи Мәхмүтов һәм Вахит Хаков

Латинга күчү мәсьәләсен дә «Тел күрке – сүз» тапшыруларында беренчеләрдән булып Вахит ага күтәреп чыкты һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы теманы игътибар үзәгенән ычкындырмады.


Ул редакцияне радиотыңлаучылар белән турыдан-туры бәйләүче авторларыбызның берсе иде. Хәзер укучыларыбызга аның радиотың­лау­чыларның сорауларына җавап биргән бер язмасын тәкъдим итәбез.


Ул аның соңгы чыгышларының берсе булды.


Рөстәм Акъегет


–  Сез хәзерге татар теленең торышына, телне саклау һәм үстерү буенча эшләнгән эшләргә нинди бәя бирәсез?


– Бүгенге көндә татар теленең югары камиллектә булган лексик, фонетик, грамматик һәм стилистик нормалары бар, аның тарихи яктан төрле сөйләм формаларын эченә алган ныклы, тот­рыклы сөйләү һәм язу кагыйдәләре барлыкка килгән. Хәзер элек-электән килгән тел байлыгын саклау һәм үстерү юнәлешендә киң эш алып барыла. Бу мәсьәлә игътибар үзәгендә тора дияргә була. Мәгълүм булганча, бездә – Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып игълан ителде. Бу – Конституциябездә дә беркетелгән. Татар теле, рус теле белән беррәттән, гомумбелем бирү мәктәпләрендә, гимназия, көллиятләрдә, өлешчә, югары уку йортларында да укытыла. Татар телен рус балалары да, рус телле укучылар да өйрәнә. Аның турында матбугат битләрендә дә күп языла, радио һәм телевидение аша тапшырулар оештырыла. Дәүләт оешмаларында, учреждениеләрдә дә телгә багышланган төрле чаралар үткәрелә. Татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Парламентында яңа программа да кабул ителде. Тел мәсьәләсен һич тә үз агымына куярга ярамый. Дәүләт оешмалары һәм киң җәмәгатьчелек, бергәләп, татар телен сак­лау һәм үстерүне ныклы контрольдә тотарга тиеш. Әмма бу өлкәдә әле эш җиңел генә бармый. Татар телен рус теллеләр һәм башка милләт вәкилләре – руслар тарафыннан өйрәнү канәгатьләнмәслек дәрәҗәдә тора. Телне дөрес куллануда, сөйләм культурасын үзләштерүдә бездә әле зур кимчелекләр яшәп килә. Телебез турында үзебез кайгыртмасак, берәү дә аны эшләмәячәк. Федераль җитәкчелек Русиядә милләтләрне кысу сәясәте алып бара, милли телләрне үстерү белән кызыксынмый, киресенчә, азатлык юнәлешендә эшләнгән эшләрне хупламый, җөмһүриятебездә кабул ителгән кануннарны юкка чыгарып тора. Конституциядәге маддәләрне Русиянеке белән тәңгәлләштерүләр, Русия Дәүләт Думасының безнең латинга күчүебезгә каршы чыгуы һәм башка гамәлләр шул турыда сөйли. Әле күптән түгел РФ генераль прокуроры урынбасары А.Звягинцев республика Президентына кандидатлыкка сайлау цензы билгеләү мәсьәләсе буенча Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итте. 31 нче мартта Суд Татарстан Рес­публикасында Президентның ике дәүләт телен дә белүе мәҗбүри түгел, дип тапкан. Бу инде Президент кәнәфиенә урыс телен генә белгән кешеләр дә утыра алачак, дигән сүз, чөнки татар милләтеннән Президентлыкка сайланган кешеләр һәрвакыт ике телне дә (татар һәм урыс телләрен) камил беләчәк.


– Сез элеккеге әдәби телдә кулланылган, яңадан әдәби телебезгә әйләнеп кайткан икътисад, мөхәррир, сәркатиб, табиб, канун кебек сүзләрнең кулланылуына ничек карыйсыз?


– ХХ гасыр ахырында җәмгыятьтә бар­лыкка килгән зур үзгәрешләр нәтиҗәсендә телебездә элек кулланылган күп сүзләр яңадан кайта башлады. Мәсәлән: табиб, канун, мөхәррир (редактор мәгънәсендә), икътисад, мәдәният, рәис, сыйныф (мәктәптәге класс мәгънәсендә), маддә (законнардагы «статья» сүзе урынына), гыйбарә, мәҗмуга (журнал һәм җыентык мәгънәсендә), нотык, могътәбәр (хөрмәтле сүзенең синонимы), фирка, мөнбәр, мөһаҗир (эмигрант), тәхәллүс (псевдоним урынына), инкыйлаб, иганә, кавем (токым мәгънәсендә) һәм башкалар. Алар арасында бер үк кушымчалар белән кулланыла торганнары да бар: рухият, зарурият, гамәлият, мөхтәрият, хакимият, көллият, илһамият, мөйләмият, иминият, хөррият, сәяси, гамәли, икътисадый, нәзари (теоретик), җәмгыяви, кыйблаи.
Соңгы елларда намә һәм ханә сүз­ләре кушма сүзләр ясауда киң катнаша­лар. Мәсәлән: шартнамә, әмернамә, бәянамә, солыхнамә, кануннамә (конституция), боерыкнамә, бурычнамә, ел­намә, килешүнамә, кисәтүнамә, өн­дәүнамә, сораунамә (анкета), сый­фат­намә, тасвирнамә, тәбрикнамә, тәкъ­­димнамә, хәбәрнамә, хисапнамә, ыша­­нычнамә, юлнамә һ.б. Ханә сү­зе бе­лән: тамашаханә, кәба­б­­­­ханә, коралханә, саклауханә, там­гаханә, укуханә, чәркәханә, кунакханә, хастаханә (больница), шифаханә (санаторий), сырхауханә (поликлиника), даруханә (аптека), дәваханә (лечебница), сабакханә, ашханә, остаханә, мирасханә, базарханә, чатырханә (павильон) һ.б. Әлбәттә, мондый сүзләрнең әдәби телдә тулысынча урнашып бетмәгәннәре дә бар. Вакытлы матбугат битләрендә һәм сөйләмдә аларны очратырга мөмкин. Мисаллар: мәхкәмә (хөкем йорты, суд мәгънәсендә), әбүнәче, мәгъмәрият (ар­хитектура), зиһният (интеллект мәгъ­нәсендә), казый (арбитр, спорттагы судья), мәхәллә (квартал), сәркатыйб (секретарь мәгънәсендә), мотлак (абсолют), хатыйб (оратор мәгънәсендә) һ.б.
Тулаем алганда, телебезгә бу сүзләрнең керүен уңай тенденция, уңай күренеш итеп бәяләргә кирәк.


– Сез искергән (архаик) төрки татар сүзләрен (Чулман, турун, чирү) кайтаруны кирәк дип табасызмы?


– Гасырлар дәвамында телнең тарихи үсешендә төрки-татар сүзләренең бер өлеше телдән бөтенләй төшеп калган. Алар хәзерге телдә кулланылмыйлар диярлек. Мәсәлән, кот (бәхет), чиркин (яман, начар мәгънәсендә), сазган (аждаһа), бусу (качып тору), сү, чирү (гаскәр), өл (кул мәгънәсендә), турун (онык мәгънәсендә), сагым (мираж мәгънәсендә) йазы (дала, кыр мәгъ­нәсендә), йийү (ашау мәгънәсендә) һ.б. Мондый искергән, телдән төшеп калган сүзләрнең кайберләре тарихи вакыйгаларны, борынгы яшәү рәвешен сурәтләгәндә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, бүгенге көндә без онык төшенчәсенең борынгы телдәге турун сүзе белән бирелгән очракларын күрәбез. Еш кына Кама елгасының исемен Чулман сүзе белән атыйбыз. Хәзерге телдә гаскәр мәгънәсендә килгән сүзне борынгы чирү сүзе белән дә белдерәбез. Бу сүзнең элекке синонимнары – сү, ләшкәр сүзләре хәзер бөтенләй кулланылмый. Кайбер искергән сүзләрнең мәгънәләре төрле атамаларда сакланып калган. Мисалга үлән мәгънәсендәге ут сүзен алырга мөмкин: ул үлән исемнәрендә бүген дә очрый, ләкин без аны ике сүздән торган атама буларак кына күз алдына китерәбез: сарут- сары – ут, ягъни ул сары үлән дигән төшенчәне белдерә. Олыяз, Торнаяз дигән авыл атамаларында да йаз сүзе борынгы телдәге дала, кыр төшенчәсенә туры килә (Олы дала, Торна даласы) һ.б. Елга исемнәрендә дә халык борынгылыкны саклый: Каманы Чулман, Вятканы Нократ дип йөртә.
Шул рәвешчә, хәзерге тел өчен аерым сүзләр дә теге яки бу күләмдә үзләренең борынгылыгын сиздереп торалар.

Теги: Рөстәм Акъегет Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру