«Фазыл чишмәсе» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

Фазыл чишмәсе
(Сибгат Хәким сүзләре, татар халык көе)

Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем;
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.

Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән?
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.

Кызарып янган шәфәкътан
Күзләрем алалмадым.
Тибрәнде телем, әйтергә
Сүзләрем табалмадым.

Йолдызлар чишмә суында
Ардылар инде йөзеп шул.
Әй, йөрмә, йөрмә, Фазыл, син
Бөтенләй өмет өзеп.

Чишмәгә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә.
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.

«Фазыл чишмәсе» – күтәренке күңелле җыр. Көйне заманында – радиокомитетта эшләгән чагында баянчы Рокыя Ибраһимова Татарстанның Теләче районыннан отып кайта. 1946 елда (кайбер чыганакларда – 1940 елда) аңа әлеге районның Яңа Ил (Янил, Югары Мәтәскә) авылында булырга туры килә. Бу авылда Фазыл чишмәсе дигән чишмә булган.Чишмә буе авыл яшьләренең эштән соң кичен җыелып күңел ача торган урыны икән. Зиннәт (Зиннәтулла) исемле бер гармунчы егет бик күңелле, әмма Р.Ибраһимовага таныш булмаган яңа көй уйный. Яшьләр аны «Яңа көй» дип кенә йөртә. Фазыл чишмәсе янында җырланганга, Р.Ибраһимова аңа «Фазыл чишмәсе» дип исем куша.

Күпмедер вакыттан соң (1947 елда) шагыйрь Сибгат Хәким җырның яңа сүзләрен яза. Бераздан «Фазыл чишмәсе» җыры Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова һәм Рокыя Ибраһимова (баян) башкаруында радиодан яңгырый башлый.

Баянчы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982), Казан шәһәре тумасы (әтисе Габдерәхим, әнисе Сәхипҗамал чыгышлары белән Питрәч районының Шәле авылыннан) Рокыя Ибраһимова (20.01.1913- 28.04.1998) һәм мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров (15.02.1935-16.01.2019)

Җырның сүзләре ничек тууы турында С.Хәким болай дип яза: «Җырның исеме үк ниндидер бер сюжетны сорап тора иде. Мин башта шул сюжетны таба алмый аптырадым… Авыл кызлары, авыл егетләре, чишмә буйлары искә төште. Мәхәббәт үзенең авылча тыйнаклыгы, оялчан сафлыгы белән күңелдә уянды. Ул минем шундый җыр язуымны теләде. Мин күңелем кушканча яздым. Башта ул ике генә куплет иде. Радио көнендә радиокомитет артистлары Мехчылар клубында чыгыш ясый. «Фазыл чишмәсе» дә җырлана. Җыр җиңел, күтәренке. Әмма тыңлаучыларга кыска тоела. Залда утырган бер апа торып баса да җырның дәвамын таләп итә, тагын җырлагыз, ди. Ә дәвамы юк. Җырны ахырынача җиткерергә халык миңа үзе, аның настроениесе булышты, димәк, җыр аның рухына туры килгән, рухына яткан. Минем өчен иң бәхетле җыр – шагыйрьдән халык арасына күчкән җыр».

Җырны С.Хәким биш куплетлы итә. Әмма ахыр чиктә җырчылар җырның дүрт кенә куплетын башкара. Әүвәл: «Сибгат Хәким сүзләре, татар халык көе», – дип күрсәтелсә, соңрак чыккан татар җырлары җыентыкларында: «Мансур Мозаффаров көе (әлеге халык көен ул халык уен кораллары оркестры һәм солист өчен эшкәрткән), Сибгат Хәким сүзләре», – дип бирелә.

«Фазыл чишмәсе» җыры Зифа Басыйрова, Галия Гафиятуллина, Гөлсем Сөләйманова, Мөнирә Булатова, Энҗе Шәймурзина һ.б. репертуарында бар.

 

 

 

 

Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы  (авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева) материалларына нигезләнеп,  Ләбиб Лерон әзерләде.

 

«Безнең мирас». — 2022. — №3. — 108-109 б.

Комментарий язарга