Журнал «Безнең мирас»

Фәрит Мөхәммәтшин Мирфатыйх Зәкиевкә мактау билгесе тапшырды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин академик Мирфатыйх Зәкиевка "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырды. Бу минутларда ТР Дәүләт Советында "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты" темасына түгәрәк өстәл утырышы бара.
"Парламент йөкләмәсен үтәп, 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы Рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиевка Татарстан Дәүләт Советының "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырырга телим", - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Мирфатыйх Зәкиев - ТР Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторв, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

  • Утырышта уникенче чакырылыш Югары Совет депутатлары, төрле чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары, галимнәр, сәясәт, фән эшлекләре катнаша. 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең әһәмияте турында фикер алышалар. Әлеге вакытка Марат Галиев, Индус Таһиров, Шакир Яһүдин, Зилә Вәлиева чыгыш ясады.

  • 1992 елда референдумда гражданнарның 61,4 проценты Татарстанның мөстәкыйльлеген арттыру курсын сайлый. Халыкның теләге Конституциянең беренче статьясында теркәлә. Конституция 7 кисәктән, 4 бүлекчәдән, 126 маддәдән тора.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/06/196498/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру