Журнал «Безнең мирас»

Язучы Фәрит Гыйльминең тууына 75 ел

Язучы, 1982 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльми (Гыйльметдинов) 1947 елның 14 апрелендә ТАССРның Мөслим районындагы Уразмәт авылында туган.


1970 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1970-1972 нче елларда ул Тарихи һәм мәдәни ядкярләрне саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе вазыйфасын башкара. 1972-1974 нче елларда исә Оренбург өлкәсенең Тук районында хәрби хезмәттә була. Фәрит Гыйльми 1974-1978 нче елларда Әлмәтнең 1 нче татар урта мәктәбендә тарих һәм әдәбият укыта. 1978-1983 нче елларда – Әлмәт батырма электр насослары заводында хезмәтне фәнни оештыру бюросы башлыгы, 1983-1985 нче елларда – «Оргтехстрой» трестында инженер булып эшли.


Фәрит Гыйльми 1985-1987 нче елларда – Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курслары тыңлаучысы, 1988-1993 нче елларда – Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә яшь һәм башлап язучылар консультанты.


Аның «Салават күпере» исемле беренче хикәясе 1967 елда «Кызыл таң« газетасында (Уфа) дөнья күрә. «Урсал тау итәгендә» повесте (1977 елда «Казан утлары» журналында басылган) һәм «Елганың борылган төшендә» әсәре (1980) белән ул 1982 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1984 елда аның «Су өстендә чәчәкләр» дигән хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Ф.Гыйльми 1993 елның 12 октябрендә вафат булды һәм Әлмәт районының Бигәш авылы зиратында җирләнде.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру