Садри Максуди: «Фәкыйрь булмыйк, бетәрбез!»

Россия империясенең Дәүләт Думасы 1905-1917 нче елларда дүрт чакырылыш үткәрә. Әле яңа гына Париж университетын тәмамлап кайткан яшь сәясәтче Садретдин Максудов (Садри Максуди, 1878-1957) II һәм III чакырылышның әгъзасы була. Ул Дума трибунасыннан, Россия мөселманнарының хокукларын яклап, унбиш чыгыш ясый. Аның чыгышлары, мәкаләләре «Йолдыз» газетасында һәрдаим басыла. С.Максуди аларда милли проблемаларны күрсәтеп, чишү юлларын эзли, дәлилләр китерә һәм татар халкының якты киләчәген уку, белем белән бәйли. Депутат татар милләтен саклап калыр өчен милли икътисадны да үстерергә кирәк дип саный.

Игътибарыгызга С.Максудиның «Йолдыз» газетасында 1910 елда (№526. – 11 апрель; №528; – 15 апрель) басылып чыккан «Милли сохбәтләр (әңгәмәләр)» исемле мәкаләсен тәкъдим итәбез. Биредә ул татар халкы алга китә алмавының икътисадый сәбәпләре турында уйлана. Аяныч ки, Садри Максуди күрсәткән проблема һәм мәсьәләләрнең шактый өлеше бүген дә актуаль.

II нче чакырылыш Дума депутатлары. Икенче рәттә уңнан өченче – Садри Максуди

Милли сохбәтләр
Заманыбызда хәят (тормыш) өчен көрәшүләр вә моңа милләтнең мөнәсәбәте

 

Һәр мәмләкәттә, һәр җирдә, һәрбер эштә дөньяда яшәр өчен көрәш бара. Хәят өчен көрәштә ошбу нәрсәләр мәгънәви хезмәт итәдер: дин, әхлак, гадәт. Болар инсаннар арасындагы хәят көрәшен бераз йомшата, инсаниятләндерә, бизәкли, ләкин бөтенләй бетерми.

Мәдәниятсез инсаннарда тормыш ихтыяҗлары аз була. Мәдәният тәрәкъкый иткән (үскән) саен адәм балаларының тормышлары төрлеләнәдер, хәҗәтләре күбәядер. Күп акча табу кирәк була, моның өчен күп эшләргә кирәк була.

Һәркем күп эшләргә, күп эшләп күп акча табарга һәм табып, яхшы яшәргә тырышадыр. Берәүләр акчаны күп, икенчеләре азрак таба, шулай итеп тормыш өчен көрәш мәйданга чыгадыр. Хәят көрәшүләрендә кемнең эшкә сәләте, ни эшли алуы артык булса, шул кеше җиңәдер. Эштә җиңү өчен эшлекле булу кирәк, ә моның өчен куәт булу, бу куәтне урынына сарыф итәргә гакыл вә фикер бердәмлеге кирәк. Мәдәният тәрәкъкый иткән саен, матди куәтнең әһәмияте азаядыр, мәгариф куәтенең роле зураядыр.

Безнең халкыбыз бу хәят көрәшендә ни хәлдә? Бу көрәштә ул җиңелеп, егылып калмаячакмы?

 

Гомуми милләтләр арасындагы хәят көрәшләре эчендә безнең милләтнең хәле

 

– Көрәш мәйданына атылырга куәтебез бармы?

– Һич куәтебез юк! Ләкин, алай булса да, бу мәйданга атлаганнарыбыз теләр-теләмәс көрәшә алмасак та, тыпырчынырга мәҗбүрбез.

– Куәтебез булмагач, тиз егылу ихтималыбыз юкмы? – дисәк, моның да җавабы читен түгел:

– Без инде егылган, бары тапталып кына бетмәгән, актык куәтләребезне сарыф итеп тибрәнсәк, торырга, яңадан кеше шикелле көрәшә башларга ихтималыбыз бар. Әгәр егылган көенчә тагын бераз ятсак, тапталып изеләчәкбез – бу көн кебек ачык!

 

***

Бу җавапларның һәрбере бераз озынрак аңлатылуны тели. Безнең милләт икътисадый җиңү коралына ия түгел, дидем. Бу ачык билгеле булса кирәк. Бу заманның икътисад мәйданында сугышу вә җиңү коралы нидер? Бу корал безнең халыкта бармы? Юк. Русиядә яшәгән мөһим кавемнәр арасында безнең төрек кавемнәре кадәр надан, мәдәниятсезе юк. Бу хакта, өмид итәм, шөбһә иткән кеше булмас. Мәдәнияттә без поляк, рус, әрмән, яһүдиләрдән артта түгел дип әйтү безнең хәлне әз генә дә яхшыртмый!

Икътисадый көрәш мәйданына атылырга куәтебез юк, дигән идек. Җиңү коралына ия булмагач, әлбәттә, мәйданга атылырга куәт булмыйдыр. Кылыч уены мәйданына кереп көрәшү өчен иң әүвәл кылычың булу кирәк. Кылычы булмаган кешегә бу мәйданга атылу файдасыз-мәгънәсез, көлке генә буладыр. Ләкин кылыч уены мәйданына, кылычың булмаса, кермәскә мөмкин. Хәлбуки, икътисад көрәшләре кылыч уены мәйданы кебек түгел. Бу сугыш мәйданы кебектер, җиңәргә теләсәң, өмет бирә торган коралың булса да, булмаса да, мәйданга керергә, көрәшергә мәҗбүрсең. Сугыш мәйданында дошман сиңа һөҗүм итүдән әүвәл: «Синең коралың миндә булган коралга тиңме?» – дип сорап тормыйдыр.

Шулай ук хәят вә икътисад мәйданында көрәшүчеләр: «Көрәшергә миндәге кадәр көч-куәт бармы?» – дип тә сорамыйдыр. Икътисадый көрәшүләр кылыч уены кебек ихтыярлы түгел, бәлки, мәҗбүри. Дошман синнән, көрәшәсеңме, дип сорап тормый, үзенең икътисадый укларын өстеңә яудыра башлыйдыр. Син теләсәң дә, теләмәсәң дә, булган кадәр ватык-сынык коралың белән айкарга, бер дә коралың булмаса, коры йодрыгың белән кизәнергә мәҗбүрсең, кулдан килгән кадәр өметсез бер хәлдә тыпырчынасың. Икътисад мәйданындагы көрәшүләр бик каты, бик рәхимсез. Бу хәлне аңламаган милләтләргә хәсрәт вә азагында бетү, инкыйраз килер.

Өченче җавабымда, безнең милләт икътисад җәһәтеннән егылган, бары тапталып кына бетмәгән дигән идем. Бу җавабым, фикерем бераз озынрак итеп, әтрафлырак язуны телидер. Чөнки чын хәлебез хакында бик күп фикер йөртмәгән кайбер оптимистлар безнең милләт ничек егылган дигән кебек игътиразлар (каршы фикерләр) әйтәләр. Шуның өчен бу хакта мисаллар белән, икътисад мәйданында без егылган икәнне күрсәтергә телим. Икътисад мәйданында егылган дип нинди кешеләрне вә нинди милләтләрне атарга мөмкин? Икътисад мәйданында егылган милләтләр шул милләтләр: кайсылары төрле гамәл-эш мәйданында иң авыр вазыйфаларны эшләп, иң аз файда күрәләр.

Икътисад мәйданында егылган милләтләр заманча көрәшә белмәгән, заманча эшне күп нәтиҗәле, файдалы итә белмәгән кавемнәрдер, заманча эшкә сәляхиятсез (сәләтсез) кавемнәрдер. Эшкә сәляхиятле булу ике нәрсәгә бәйле. Берсе – матди куәт, икенчесе – мәгънәви куәт, табигый гакыл вә кәсеби гакыл. Бу ноктадан караганда, җиңелгән, егылган милләт нинди милләт булыр? Без башка милләтләр илә көрәшү өчен башка милләтләр кадәр үк матди куәткә ия булсак та, мәгълүмат бездә башка милләтләргә караганда бик түбән яки бөтенләй юк. Шуның өчен без бу икътисадый көрәшү мәйданында егылган, ягъни һәр эштә бик авыр вазыйфаны өстебезгә алып, байтак матди куәт сарыф итсәк тә, эшнең нәтиҗәсендә бик аз файда күрәбез. Агачны без үстерсәк тә, җимешен башка милләтләр ашыйлар. Инде бу урында берничә төрле гамәл-эшне алып, безнең халык, иң авыр эшләрне эшләп тә, бик аз файда күрә килгәнен мисаллар белән күрсәтергә телим.

Иң гади мисал алыйк. Ашлык сәүдәсе. Безнең Волга буендагы никадәр авылларда, басуларда җәйнең яндырган кызу көннәрендә тирләп-пешеп никадәр авыл халкы чәчеп-сукалап ашлык үстерә, мәшәкатьнең ахырында, әгәр ел бәрәкәтле булса, бер-ике йөз пот арыш яки бодай аладыр. Моны көзге пычракларда төяп ерак шәһәргә алып барып сата да бераз акча хасыйл итә. Бу акчаның байтагын имана түләргә тота. Калганы кая китә? Бишмәтлек, күлмәклек, читек-кәвешлек һәм кәләпүшкә китә.

Икенче төрле әйткәндә, бу мужикның җан тирләрен чыгарып алган акчасы ситсакомач, постау ясаучыларга, читек тегә белүчеләргә, боларны сатучыларга китәдер. Мужик бөтен җәй тирләп-пешеп хасыйл иткән 100 пот бодаеның нәтиҗәсен шәһәрдә бер-ике көндә комаччы, кызыл малчы, читекчеләргә биреп бетерәдер. Бу саналган кешеләрнең һичберсе, мужик кадәр авыр эшләмәсәләр дә, бодайның нәтиҗәсеннән артыграк файдаланалар. Ник? Чөнки болар мужикка караганда үткенрәк, мәгълүматлырак: матди куәт бик аз сарыф итеп, гакыл вә белем илә азаз коралланып, күп файда күрү юлларын мужиктан артыграк беләләр, көрәшергә осталар. Тән куәте белән күп көчәнмичә, гакыл, осталык белән эш итәләр.

Шул ук икмәк, ашлык сату турында тагын бер мисал алыйк. Бер дә азапланмыйча, ничә мең мужик ашлыкларын башка кешеләргә кушып, үлчәп алдырып кына бер оста рус сәүдәгәре бер яһүди илә ничә мең сумнар файда итә. Ник? Чөнки ул мужиктан артык икмәкне ничек җыярга, кайда сатарга, кай вакытта сатарга, кайсы мәмләкәткә бирергә икәнен беләдер вә төрле мәмләкәтләрдә төрле сату юлларын, телләрне беләдер, сату-алу гыйлемендә күлдә йөзгән үрдәк шикелле йөзәдер. Бөтен нәтиҗәләрне алдан күрмәенчә, бер адым атламый, һәр эшне белеп-уйлап, карап эшли. Икмәк белән сату итүче яһүди бер Русиядә генә түгел, ә бөтен дөньядагы икмәк бәясен көн саен белеп-күзәтеп тора, шуңа сирәк вә аз ялгыша, аз зарар итә.

Кайсы дәүләттә ни чыкканын белгән кеше, һәрберсен алдан яхшылап хисаплый белгән, һәр мәмләкәтнең телен белгән европалы яки яһүди ашлык сәүдәгәре бөтен эшне дөрес йөртә, бик сирәк ялгыша. Инде шуның янына безнең милләттән булган ашлык белән сату итүче бер байны ал. Ул бичара нигә ышанып, ни хисапка нигезләнеп икмәк җыя? Кая сатарга уйлый? Берсен дә белеп эшләми. Аллага тапшырып, Василий алган бәягә, яһүд Соломон Гроссман биргән бәягә ул да җыя башлаган була, Гроссман бәяне төшерсә, ул да төшергән була…

Мин укучыны мисаллар белән ардырырга теләмим. Шулай да тагын берничә мисал китерәсем килә. Сезнең Русиянең күп сулы, матур шәһәрләрендә Волга-Камада пароходта йөзгәнегез бардыр. Пристаньнарда йөк ташучылар арасында милләт балаларыбызның беләкләрен күп күргәнсездер: көчлеләр! Тазакаһарман буларак, җилкәләренә бау салып йөк ташучыларны бурлак диләр.

Безнең халык Волгада пароходлар йөрүеннән бары бурлак булып кына файда итәдер. Волганың күп сулы булуыннан, монда күп пароход вә баржалар булуыннан башка төрле файдалану мөмкин түгелме? Әлбәттә, мөмкин, ләкин аннан Сафиулла Әхмәтҗанов файдаланмый, Любимов, Калинский, Булычев файдалана. Ник? Любимов, һич шөбһәсез, Әхмәтҗановтан белемлерәк. Бурлак мөселманда гынамыни? Руста юкмыни? Бар, әлбәттә. Бу хакта руслар алга киткән бер кавем түгел. Ләкин, русларда бурлак булса, пароход йөртүчеләре – капитаннары да бар. Бурлагы да, пароход хуҗасы да, капитаны да булу табигый хәл. Ә капитаны, пароход хуҗасы да, матрослары ду булмыйча, бурлагы гына булган милләтнең хәле уңайсыздыр!

Икенче мисал: менә Казанда, Алафузов заводында. Бу заводта меңнән артык кеше эшли. Моның һәрберсе дә простой рабочий түгел, боларның 100дән 6-10ысы кара хезмәтче булмыйча, чистарак эш күргән кешеләр: язучылар, конторщиклар һ.б. Болар, көчне азрак сарыф итсә дә, хезмәт хакын күбрәк алалар – бу заводның агырак хезмәтен башкарып, бераз чибәррәк жалованье алган кешеләредер, әмма алар арасында мөселманның һичбер кешесе юк. Ник болай? Чөнки ак хезмәтләр белү мәгълүмат иясе булуны телидер, моның өчен азмыкүпме укыган булырга тиешле. Безнең бичара халыкта бу нәрсә юк, шуның өчен без заводта бары авыр эшләрне эшләргә генә ярыйбыз. Завод-фабрикаларда рус байлары миллионнар казанган вакытта, рус приказчиклары меңәр сум жалованье алган вакытта безнең агайлар көненә илле тиен белән калалар. Чөнки наданнар, мөселман булгач, укымасаң да ярый дип беләләр.

Университетта укытучылар – руслар, идән себерүче, мичкә ягучылар – мөселманнардыр.

Бу мисаллар минем бер фикеремне куәтли. Мин әйткән идем: без, мөселманнар, икътисад мәйданында егылганбыз, дип. Егылган милләтләр һәр эштә иң авыр вазыйфаларны өстенә алып, нәтиҗәдә, аз файда күргән милләтләр, дидем. Икътисад мәйданында егылган милләтләр – заманга туры китереп көрәшә белмәгән милләтләр, күп файда итә белмәгән милләтләр, заманча эшне күп нәтиҗәле, күп файдалы итә белмәгән милләтләр, эшкә, хәяткә сәләтле булмаган милләтләр, дидем. Безнең милләт нәкъ икътисад мәйданында егылган, заманга яраклы итеп көрәшә белмәгән, күп җәфаланып та аз файда күргән бер милләт, дидем.

Безнең халык һәр эштә иң авыр хезмәтләрдә булса да, мәшәкать, зәхмәтләреннән файда бик аз ала. Иген эшеннән тирләп иген иккән мөселман файдаланмый – Гроссман күбрәк файдалана, пароход эшләреннән татар файдаланмый – Любимов, Калинскийлар файдалана, заводлардагы вак хезмәттә мөселманнар бик аз файдаланганда завод хуҗалары булган руслар миллионнар ясый, профессорлар меңнәрчә жалованье алганда, татар сторожлары 15-20 сум гына ала.

Нинди генә мисал китерсәк тә, без, мөселманнар, һәр җирдә иң ямьсез, иң авыр хезмәтләрдә эшләсәк тә, бик аз хак алабыз, бик аз файда күрәбез. Чөнки мөселманнар эшне күп файдалы итә алмыйлар. Ник алай? Чөнки мөселманнар эшне күп нәтиҗәле итү коралына, бу замандагы икътисадый сугышларда җиңү коралына ия түгел.

 

***

– Бу заманның икътисад мәйданында көрәшү вә җиңү коралы ни ул?

– Бу икътисад мәйданында җиңү коралы – уку, белү, мәгълүмат. Болар мөселманнарда юк. Моннан ни килеп чыга? Без икътисад ягыннан фәкыйрь, егылганбыз, чөнки бу заманда башка милләтләр белән көрәшеп җиңәргә куәтебез юк, белемебез юк, укымаганбыз. Надан кавем һәрвакытта икътисад җәһәтеннән егылырга мәҗбүр. Әгәр бу кавем шушы юлын дәвам итсә, наданлыктан чыгарга тырышмаса, бу кавем, бу милләт икътисад җәһәтеннән изелептапталып бетәчәктер.

Икътисад җәһәтеннән изелү милләт җәһәтеннән бетә башлауның башыдыр. Башы гына да түгел, уртасыдыр. Шуның өчен, әгәр миллият җәһәтеннән югалып китәсебез килмәсә, икътисад җәһәтеннән көчле булырга тырышыйк! Икътисад җәһәтеннән көчле буласыбыз килсә, заманча көрәшергә өйрәник. Заманча көрәшә беләсебез килсә, укыйк, мәгълүмат тәхсил итик (өйрәник), укырга тырышыйк. Надан булмыйк, фәкыйрьләнербез! Фәкыйрь булмыйк, бетәрбез! Укыйк, зинһар, милләттәшләр, бетмик!

 

Кереш мәкалә һәм текстны Миләүшә Гайнанова әзерләде.

Безнең мирас. — 2021. — №7. — 26-31 б. 

Комментарий язарга