Фаил блокноты, Ишморат хаты…

Язучы Фаил Шәфигуллин Әдәби атналыкта. Балык Бистәсе, 1972 ел. (Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның шәхси архивыннан)

Фаил Шәфигуллинның архивы Казанның Милли музеенда саклана. Мин аны 1989 елда музей хезмәткәре, Фаилнең якташы Рәмзия Абзалина тәкъдиме белән тапшырган идем. Берничә блокнотын, күп адреслар, күп кенә исем-фамилияләр язылганга күрә, суд эшләренә кирәк булса, дип, архивка бирмичә калдырдым. Фаилнең вафатына утыз тугыз ел тулган көннәрдә ул блокнотларны менә тагын бер кат җентекләп карап утырам һәм тагын игътибарга лаек булырдай фикерләр, сүзләр табам. Кайберләрен «шигырьгә детальләр» дип тә язып куйган ул аларның. Табигый ки, блокнот, Фаилнең яраткан алымы буенча, тиз-тиз сызгалап куелган рәсем-штрихлар белән дә «бизәлгән». Менә ул фикерләр:

 

Ут алынды, гүя өйләр чәчәк атты.

***
Ай, калын кар катламы артындагы мунча лампасы кебек, тонык нур сибә.

***
Кимсетелгәнне кимсетүең белән үзеңне дә кимсеттең түгелме соң?

***

Ии кешене, бер-берен чәйнәп атарга җитешкәннәр инде.

***

Үпкәләшеп кенә алдык, җәннәтне ычкындырганым да юк, ычкындырмыйм да, мәйтәм…

***

Кирәк бит арбага бишенче көпчәк.

***

Шуннан, утырган да шуган,
Тауга түбән булган.

***
Бал, дисәң, бер үкси,
Кашык төртсәң, ике үкси.

***
Күзләре тегермән ташы чаклы.

***

Теше сызлый торган кеше – беркем дә озатмый, беркем дә каршы алмый торган кеше.

***
Ватык чынаяк кебек.

***
Урманда җиләк эзләп йөрсәң – юк ул, ә кырыйда гына басылып җыйсаң, җиләк белән кайтасың.

***
Бездә, ягъни безнең шәһәрдә иң үтемле товар – чәчәкләр, кабатлап әйтәм, чәчәкләр.

***
Борынгылар әйтә: «Сабыр төбе – сары алтын».

***
Кыз балалар курчак-курчак уйный, ир балалар уйный ат-ат.

 

Риза Ишморат хаты

Хөрмәтле якташым Эльмира!

Үзеңә һәм сөекле кызларыңа күп сәламнәр җибәреп, һәрвакыт шат күңел белән бәхетле яшәвегезне теләп калганымны белдергәннән соң, язар сүзләрем шул:

Бирегә килгәч (Малеевкадагы иҗат йортына. – Э.Ш.), «Казан утлары»ның 7 нче санында Фаил Шәфигуллинның тәмамланыр-тәмамланмас хәлдә калган кулъязмасын – синең кул белән матбугат өчен әзерләнгән «Өй салуның ние бар?» повестен бик яратып, дулкынланып укып чыктым. Ул миндә зур тәэсир калдырды. Талантлы әдип, Ватаныбызның кыю патриоты, көчле рухлы, тирән фикерле кеше, чын кеше булган икән Фаил дустыбыз дигән элеккеге фикерем тагын да көчәя төште. Аның фаҗигале төстә һәлак булуы әдәбиятыбыз өчен зур югалту булса, синең өчен, гаиләң өчен, аеруча балаларыгыз өчен нинди олы фаҗига булганын әйтәсе дә юк. Барын да зур сабырлык белән кичереп, эшеңне, бигрәк тә мактаулы иҗатыңны зур уңыш белән дәвам иттерү – бу соклангыч хәл. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Эльмира!

Гали Хуҗи (сулда), Мөхәммәт Садри, Риза Ишморат фронт газетасы редакциясендә. 1944 ел

Үз иҗатың турында әйтсәк, ул – сокландырырлык, дулкынландырырлык, уйландырырлык матур иҗат.

Кечкенә генә «Яңгыр җиле» китабында йомшак кына, назлап-иркәләп исә торган мәрхәмәтле җил дә, җылы-кояшлы яңгыр да, давыл-гарасат та, утлы яшен дә бар. Яшьләр газетасында һәм журналларда басылган «Безнең күңел» шигыре белән китапның тәмамлануы да бик урынлы, минемчә. Тирән мәгънәле, уйландыра да, сискәндереп тә куя торган, шуның белән бергә Синең рухи көчеңә ышандыра торган көчле шигырь ул.

Яшь композитор Закировның (Илгиз Закиров. – Э.Ш.) нәкъ шушы шигырьгә көймузыка язуы юкка гына түгелдер дип уйлыйм.

Хәзергә шул.

Тирән хөрмәт һәм иң изге теләкләр белән – якташың Риза Ишморатов.

Малеевка, Серафимович исемендәге иҗат йорты, 12.09.1988.

 

Эльмира Шәрифуллина

Безнең мирас. — 2021. — №5. — 74-75 б. 

Комментарий язарга