Журнал «Безнең мирас»

Бөтендөнья татар конгрессы эшмәкәрләрне җыя

Бүгенге вазгыятьтә икътисад, бизнес мәсьәләләре зур авырлыкларга дучар булды. Татарстанда исә бу мәсьәлә күптән актуаль проблемалар рәтендә тора.


Шул факторны тулаем юкка чыгаруны максат итеп куеп, 20-22 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XV форумын оештыра. Биредә Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Форумда 300гә якын эре татар эшмәкәре катнашачак.


Форумның иң төп максаты булып татар шәхси эшмәкәрләрне, үзмәшгульләрне милли проектларга, милләт, татарның киләчәге мәсьәләләре буенча эшләгән оешмаларга җәлеп итү аталды. Әлбәттә, иң мөһиме – аларда милли рух калдыру. «Бизнеста милләт дигән әйбер юк диләр. Без бу фикердән, киресенчә, читләшәсебез килә. Әлеге форум бу башлануларга зур адым булачак. Яңа брендның исеме татар исеме булырга тиеш», – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров.


«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумына СНГ һәм Аурупа илләреннән, шулай ук бүгенге көндә зур үсеш кичергән Кытайдан кунаклар көтелә. Җир шарының нинди генә почмакларыннан килмәсен, аларның барысы да милләте буенча татар икәне дә ачыкланды. Форумда катнашучыларның 1/3 өлеше яшь эшмәкәрләр булачак дип планлаштырыла.


Казанга форумга килүчеләрне бай һәм бизнес ягыннан бик файдалы 3 көнлек программа көтә дип белдерде оештыручылар. Яшел Үзән муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару, «Бәши Рәмиев исемендәге ИТ-парк» технопаркында пленар утырышы форумның үзәк чаралары булып торачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның катнашуы да көтелә.


Биредә бизнесы булган татар эшмәкәрләрен, үзмәшгульләрне зур ачышлар, кызыклы фикерләр һәм файдалы тәҗрибә алышу көтәчәк. Нәтиҗәләрен исә без тиз арада белербез, ишетербез, күрербез дип ышанып калабыз.


Теги: Айзилә Сабирова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру