Сәйдәш Шәмсетдинов: «Эшебезне Аллаһка тапшырдык»

(Ульяновск өлкәсенең махсуслашкан медицина ярдәме күрсәтүче клиник үзәге хирургы,

Россия Федерациясенең атказанган табибы Сәйдәш Миркасыйм улы Шәмсетдинов белән

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе)

 

РФнең атказанган табибы Сәйдәш Шәмсетдинов

 

«Бабай тәрбиясендә калдым»

 – Сәйдәш әфәнде, әңгәмәне туган төбәкне, ата-бабаларны искә төшерүдән башлыйк әле…

 – Буа районының Адав-Толымбай дигән авылында тудым. 1946 елда әтием Миркасыйм әнием Ркыя Исхак кызы белән гаилә кора. Шуннан бер-бер артлы аларның Рөстәм, Мәдинә, Сәйдәш һәм Наҗия исемле балалары дөньяга килә. Кызганыч, Наҗиябез 1955 елда вафат булды. Әти 39 яшендә бакый дөньяга күчте. Әнием Ркыя нибары дүрт класс белемле иде, гомер буе колхозда эшләде. Әтием Толымбайда башта – 7, аннары Кугальнада 10 классны тәмамлый. Аны Юридик институттан армиягә алалар. 1939 елда ул Фин сугышында була, шуннан Бөек Ватан сугышына китә һәм Волхов фронтында каты яраланып, 1944 елда туган авылына кайта.

Әтием фотога төшерергә бик яратты. Моннан тыш, аларның нәселе бик оста балта осталары: тәрәзә, ишек, шкаф һәм өстәлләр ясыйлар иде. Әтинең чоланда верстагы барлыгын яхшы хәтерлим. Бабам белән бергә алар бик күп эшләде. Әти үлгәннән соң, бабай тәрбиясендә калдым. Миңа бу вакытта нибары 7 яшь иде. Бабай мине күп һөнәрләргә – мич чыгарырга да, агач эшенә дә өйрәтте.

 

 «Бер генә спектакльне дә калдырмый идек»

– Аллаһы Тәгалә Сезгә кешеләрне дәвалау бәхетен биргән…

– Әтинең иң кечкенә энесе Марат хирург булып башта – Апаста, аннары гомере буе Әстерханда эшләде. Мәктәпне бетергәндә ул миңа: «Фәкать мединститутка гына барасың, аның да лечебный факультетына! Хирург буласың!» – дип, киңәшен бирде. Аның сүзеннән чыкмадым. Авылда 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Буадагы Вахитов исемендәге мәктәптә 9-10 нчы сыйныфларда укып, Казан медицина институтына укырга кердем. Студент вакытта бер генә спектакльне дә калдырмый торган идек. Төркемдәшләрем арасында язучы Роберт Мөхәммәдиев (Ринат Мөхәммәдиевнең энесе), Камил Исмәгыйлев, Рәис Хафизов, Нурия Хәсәнова кебек талантлы терапевтлар бар. Алар белән әле дә аралашып торабыз. Институтны тәмамлаганнан соң, мине Ульяновск шәһәренә эшкә озаттылар. Армия хезмәтендә танк полкында табиб булып хезмәт иттем.

Ульяновск хастаханәсенең бүлек мөдире, Россиянең атказанган табибы Нигъмәтулла Закир улы Сибгатуллин 59 яшендә инфарктан вафат булды. Шуннан соң мине әлеге вазыйфага тәгаенләделәр. Шулай итеп, 33 ел дәвамында бүлек мөдире булып эшләдем. Хәзерге вакытта Ульяновск дәүләт университетының 5-6 курс студентларына госпиталь хирургиясе буенча белем бирәм. Зур, авыр операцияләр вакытында яшьләргә ярдәм итәм. Бу хастаханәдә бөтен хирурглар, табибларның күбесе – минем укучылар.

 

«Безне сыер коткарды»

– Сезнең турында: «Хирург от Бога», – диләр. Ульяновск өлкәсенең иң яхшы хирургы булып танылгансыз. Биредәге авырулар белән аралашканда да Сезнең хакта: «Иң талантлы табиб!» – дигән сүзләрне еш ишеттем. Шушы дәрәҗәгә ничек ирештегез? Бу нәселдәнлекме, максатчанлыкмы, үҗәтлекме яки эшкә мәхәббәтме?

– Әйткәнемчә, абыем Марат сүзеннән чыкмадым. Яшь вакытта башка туганнарыма ияреп агроном булырмын дип уйладым, спорт юнәлешенә дә кереп китү мөмкинлегем бар иде. Ул өлкәдә үрнәк булырлык шәхесләрне атап үтәм – абыем Сабирҗан Нәфыйков – танылган тренер. Заманында Розалин Бакиев, МДУ доценты Рафаэль Рәхимов кебек данлыклы спорт осталарын тәрбияләгән кеше ул.

Эшләп үстек. Әни, мескен, безне берүзе карады, кеше итте. Әле дә хәтерлим: аңа бер гектар чөгендер җире бирәләр иде. Мәктәптән кайткач, кырга китеп, караңгы төшкәнче шунда эшләдек. Җәйләрен печән өсте башлана. Безне сыер коткарды. Көнаралаш, иртәнге дүрттә торып, Буага сөт сатарга йөрдем: литры – 25 тиен, ә ипи 16 тиен тора. Сөт саткан акчага чират торып ипи сатып алам да яңадан 5 чакрым авылга – Толымбайга йөгерәм, чөнки дәресләр башланганчы мәктәпкә өлгерергә кирәк. Мәктәпне «5»ле билгеләренә генә тәмамладым. Акча җитмәгәнлектән, 1 нче курстан ук психиатрия хастаханәсенә эшкә урнаштым. 3 нче курска кадәр шунда эшләдем. Менә шулар барысы да үз эшемә җаваплы караш, тырышлык һәм үҗәтлек сыйфатлары тәрбияләгәндер дип уйлыйм.

 

«Толымбай – хирурглар авылы»

– Мәгълүм булганча, Толымбай авылы хирурглар белән данлыклы…

– Толымбай, гомумән, талантларга бай авыл. Язучы һәм әдәбият галиме Гомәр Толымбай, Буа театрының директоры Раил Садриев, космик өлкә белгече Эдуард Сәгъдиев – минем авылдашларым. Әйе, миннән башка, тагын Ирек Әхмәтҗанов, Ирек Камалов, абыем Марат, улым Альберт кебек танылган хирурглар да бар.

 

Хатыны Клара, улы – булачак нейрохирург Альберт һәм хәрби табиб Сәйдәш Шәмсетдинов

 

«Бу елларны күңелле вакытлар итеп искә алам»

– Ир кеше яхшы тылдан башка уңышка ирешә алмый. Бу җәһәттән хатыныгыз Клара белән танышу тарихын искә алып үтсәгез иде.

– Ул Мәдинә апам белән укый иде. Апам янына барып йөргәндә аның белән дә таныштым. Аннары Клара, химия-биология факультетын тәмамлап, Актаныш районының Сәфәр авылына балалар укытырга кайтып китте. Ике ел дәвамында аның белән хатлар язышып, аралашып яшәдек. Мин институтны тәмамлаганнан соң өйләнештек. Клара Ульяновскидагы кичке мәктәпкә химия укытучысы булып урнашты. Мин хәрби хезмәткә киткәндә ул йөкле килеш Толымбайда калды. Львовта дүрт ай хезмәт иткәннән соң, аны үз яныма алып килдем, аннары Житомирга күчендек. 1975 елда улым Альберт дөньяга килде. Ике елдан соң яңадан шушы хастаханәгә кайттым.

Клара миңа гел ярдәм итеп торды. Аның бервакытта да каршы әйткәнен хәтерләмим. Яшь вакытта көндез – хастаханәдә, ә төннәрен ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында эшли идем. Мәскәү, Петербург һәм Киев шәһәрләренә барып, озак вакытлар укырга туры килде. Бу елларда гаилә мәшәкатьләре тулысынча Клара өстендә булды. Ул – гаять төгәл һәм пөхтә кеше.

Актаныштагы бабай һәм әби (хатыны Клараның әтисе белән әнисе. – Ред.) белән дә мөнәсәбәтләр бик яхшы булды. Аларга утын, печән әзерләү эшләрендә хәлдән килгәнче булыша идек. Бу елларны шулхәтле күңелле вакытлар итеп искә алам. Гомер менә шулай үтеп китте.

 

«Һәр операцияне дога белән башлыйм»

«Улым: «Чүкеч күтәреп йөрмим әле», – диде»

 – Улым Альберт та табиб һөнәрен сайлады, дидегез…

 – Улым мәктәптә укыганда ук: «Табиб булам!» – диде. Ульяновскида университет тәмамлады да: «Невролог булып, чүкеч күтәреп йөрмим әле, нейрохирург булырга, профессор Валерий Иванович Даниловта укырга телим», – диде. Шулай итеп, Казан медицина университетының неврология һәм нейрохирургия кафедрасында интернатура һәм ординатура тәмамлады. 2001 елдан бирле ул РКБда эшли, хәзер исә югары категорияле табиб-нейрохирург, медицина фәннәре кандидаты.

Дөрес, аның спортны сайлау мөмкинлеге дә бар иде. Альберт ун яшьтән бирле бокс белән шөгыльләнде. Ул 6 нчы курста укып йөргән вакытта Чаллы шәһәрендә бокс буенча Россия беренчелеге узды. Альберт шунда көмеш медаль яулады һәм спорт мастеры дәрәҗәсенә ия булды. Тренерлары улымны спортка җәлеп итмәкче иде, әмма ул: «Спортта үз урынымны таптым инде, хәзер хирургия белән генә шөгыльләним, кешеләргә ярдәм итәсем килә», – дип җавап бирде. Хатыны белән Кәрим һәм Әсгать исемле улларын үстерәләр.

– Һәр операциягә керер алдыннан дога укыйм, дидегез. Шуны тагын бер кабатлагыз әле…

– Бер генә операцияне дә догасыз башлаганым юк. Төнлә, ашыгыч операцияләргә чакырып алганда да, хатын: «Теге догаңны онытма!» – дип, кабат-кабат искә төшерә. Мин аны кечкенә вакытта ук әбиемнән өйрәнеп калган идем. Син дә исеңдә калдыр: «Хәсбүн Аллаһу вә нигъмәл Вәкил»*.

 

Җырчы Әлфия Авзалова Сембер татарлары янында. 2006 елның 15 ноябре

 

«Пушкин, давай, пас!»

 – Сәйдәш әфәнде, Сез, хирург буларак, кешене эчтән яхшы беләсез. Эчке органнар сәламәт булсын өчен «Безнең мирас» укучыларына ниләр киңәш итәр идегез?

– Мин гел хәрәкәттә булуны яратам. 40 яшькә кадәр ишегалдында бала-чага белән туп типтем. Яшь вакытта чәчләрем көдрә иде. Урамда уйнаучы малайлар миңа «Пушкин» дигән кушамат тактылар. «Пушкин, давай, пас!» – дигән сүзләр безнең ишегадында еш яңгырап торды. Өйдәгеләр әйтүенчә, төннәрен дежурга калсам, малайлар: «Пушкин бүген чыгамы?» – дип, ишек шакыйлар икән.

Сезнең соравыгыз күршемне, хирург дустымны искә төшерде әле. Ул, табиб булса да, гел тәмәке тартырга, бәйрәм вакытларында салгаларга ярата иде. Нәтиҗәдә, инсульттан яшьли вафат булды. Шуңа күрә, сәламәт булыйм дисәң, иң беренче чиратта, начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Икенчедән, кеше һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш! Хәзерге вакытта һәр кичне хатыным Клара белән 10 мең адым атлап, саф һава сулап кайтабыз.

– Ходай Сезне сәламәтлектән аермасын!

– Амин. Менә инде мине бер авыру көтеп тора. Шуңа һәм аңа операция ясаучы шәкертемә ярдәм итәргә ашыгам…

 

 

«Безнең мирас». — 2022. — №6. — 46-50 б.

 


*Әлеге дога Коръән-Кәримдәге Әл-Гыймран сүрәсенең 173 нче аятеннән. Аның тулысынча тәрҗемәсе менә болай: «Бер кеше, ягъни Нүгайм сәхабәләргә хәбәр бирде: «Тәхкыйк, Кораеш җәмәгате сугышка әзерләнгән, бәс куркыгыз ул Кораештан», – диде. Бәс, (бу сүзләр) аларның иманын арттырды. Ягъни, Нүгаймнән бу сүзне ишеткәч, сәхабәләр камил тәвәккәл белән сугышка әзерләнделәр вә әйттеләр ки: «Ярдәм йөзеннән безгә Аллаһ җитәдер, ни хуш Вәкилдер. Эшебезне Аллаһка тапшырдык», – дип».

 

Комментарий язарга